Хоккей сөюче азнакайлыларны турнирга чакыралар
АФИША

Хоккей сөюче азнакайлыларны турнирга чакыралар

5 һәм 6 октябрьдә Азнакайның Боз сараенда Идел буе федераль округы кубогы өчен хоккей ярышлары уздырыла.

Турнирда 2014 елгы уенчылардан торган командалар катнаша. Ике көн дәвамында барган ярышта Азнакайның “Соколы” командасы Яр Чаллының “Челны” уенчыларына каршы уйный.

5 октябрьдә уен  – 14.00, 6 октябрьдә 10.30 сәгатьтә башлана.

Керү – бушлай.  0+


Нет комментариев