Азнакайлыларны “Дельфин” бассейнына чакырып калалар
АФИША

Азнакайлыларны “Дельфин” бассейнына чакырып калалар

Йөзүнең сәламәтлеккә никадәр фадалы булуын барыбыз да беләбез.

Умыртка сөяге авырулары белән җәфаланучылар өчен бассейнның файдасы аеруча зур. Бу очракта йөзү – рөхсәт ителгән бердәнбер физик күнегү.

Җәй үтте дип кайгырмагыз, хәзер ябык бассейнда да рәхәтләнеп йөзәргә була. Дүшәмбедән шәһәрнең “Дельфин” бассейны эшли башлый. Дүшәмбе – җомга көннәрендә бассейн 8.00-12.00, 18.00.-21.00 сәгатьләрдә эшли.

Сәламәт һәм матур булыйм дисәгез, атнасына кимендә ике-өч тапкыр бассейнга йөрүне гадәткә кертегез!

Реклама 0+


Нет комментариев