Турнирда авыл җирлекләре командалары көч сынашачак
Иртәгә, ягъни 7 март көнне, Мәлбагыш авылының “Мәллә” иҗтимагый-мәдәни үзәгендә укучылары һәм авылдашлары күңелендә якты эз калдырган, озак еллар физкультура укытучысы, мәктәп директоры, профсоюз рәисе вазифаларын башкарган Әгъдәс Әхтәмов истәлегенә багышланган бадминтон турниры үткәрелә. Анда авыл җирлекләреннән ике кешедән торган командалар катнаша.
Турнир 9.00 сәгатьтә башлана. 0+
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев