Азнакаево
  • Рус Тат
  • Югалган авыллар буйлап…

    Адәм баласы туып - үсә, хезмәт итеп яши дә, үзе дә сизмәстән гомер көзенә керә. Шул вакытта ул үзенең тормыш дәфтәрен тагын бер тапкыр актара, артка әйләнеп карый. Дөрес яшәгәнме ул, җирдә нинди файда калдырган? Гомер иткән йортын, терәлеп торган күршесен, хәтта һәр агач-куагына кадәр сагына ул. Бу кичерешләр авыл...

    Адәм баласы туып - үсә, хезмәт итеп яши дә, үзе дә сизмәстән гомер көзенә керә. Шул вакытта ул үзенең тормыш дәфтәрен тагын бер тапкыр актара, артка әйләнеп карый. Дөрес яшәгәнме ул, җирдә нинди файда калдырган? Гомер иткән йортын, терәлеп торган күршесен, хәтта һәр агач-куагына кадәр сагына ул. Бу кичерешләр авыл баласына бигрәк тә якын. Ә нигезең бөтенләй дә таралса, бөтенләе белән эссез югалса… Боларны үз башыннан үткәргәннәр генә яхшы аңлый.
    Районыбызда югалган авылларны барлау, зиратларын әйләндереп алу, чистарту эшләре, һәйкәлләрне торгызу, стела урнаштыру кебек изге гамәлләр район җитәкчеләре инициативасы һәм ярдәме белән, шул ук вакытта туган якны өйрәнүчеләр, эзтабарларның тынгысыз хезмәте аша башкарылып килә. Югалган авылларны барлап, районда китап чыгарырга алыну - изге гамәл. Моның өчен махсус комиссия төзелеп, җаваплы кешеләр билгеләнде.
    Юкка чыккан авыл урыннарын карау, китапка тулырак мәгълүматлар җыю, зиратларның торышы белән танышу максатыннан экспедиция оештырылды. Эшлекле экспедиция составында язучы, тарихчы, төркемнең фәнни җитәкчесе Марсель Гарипов, туган якны өйрәнүче Фәрит Галимов, төбәкне өйрәнү музее директоры Ирина Халикова, музей хезмәткәре Айгөл Нигьмәтҗанова 26 майдан авыллар буйлап сәяхәткә чыктылар. Авыл җирлекләрендә төркемгә биләмә башлыклары, төбәкне өйрәнүчеләр, мәктәп директорлары, мәдәният хезмәткәрләре, дин әһелләре, авыл аксакаллары да кушылды.
    Беренче көнне экспедиция Әгерҗе җирлегендә булып, Тимәш авылы булган урынны, чишмәләрне, зиратны карады. Төбәктәге беренче 10 еллык рус мәктәбе дә шушы авылда урнашкан була. Биредә сәясәтче, Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты Фәндәс Сафиуллин укыганлыгы мәгълүм. Авыл зираты бертуган Галагановлар ярдәме белән 1992 елда әйләндереп алынган. Зират капкасына авылның 1898 елда барлыкка килүе язылган.
    Зверевка авылы зираты коймаланган, нефтьчеләр Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан элмә такта да беркеткәннәр.
    Ободовка авылында зират яхшылап әйләндереп алынса да, эчен чистарту сорала. Чүкеп ясалган тәре тамгалы кабер ташы ауган, аны дөрес урнаштыру кирәк. Соңгы җирләү 1995 елда башкарылган.
    Монашкино авылы зираты 2012 елда коймаланган, буялган. Ләкин тышкы якта язулы такта юк. Нибары ике кабер сакланып калган, ә авыл үзе 1965-70 елларда юкка чыккан.
    Бөгелмә - Минзәлә юлындагы «Екатериненский» күперендә дә булырга туры килде. Аны Перутский күпере дип тә йөрткәннәр. Картада 19нчы гасырларда ни өчендер ул тимер юл итеп күрсәтелә.
    Чишмәләр элек-электән изге урын саналса да, кешеләрнең ваемсызлыгы аркасында бүген кайберләре пычрана, ямьсезләнә бара. Халыкның яратып йөри торган «Алсу» чишмәсе дә чистартуга мохтаҗ.
    Икенче көнне экспедиция юлын Туйкә һәм Балтач авыл җирлекләренә караган авыллар буйлап дәвам итте. 18нче гасырларда галим, танылган сәяхәтче Петр Симон Паллас бу җирләрдә булып киткән. Шөгер районының Сугышлы авылыннан килгән кешеләр безнең якларда нигез салып, әлеге исемне куялар. Авылда бары тик бер урам гына була. Зираты билгесез. 1930нчы елларда Сугышлы тарала.
    Югалган авыл Стәрлебаш зираты трос белән генә әйләндерелгән. Анда йөргәндә Рәшит ага Галиев сабан калагы тапты. Кайчандыр кабер казыганда файдаланылган, дигән фараз бар. Экспонат музейга тапшырылды. Зиратны тиешенчә чистартырга, коймаларга, элмә такта куярга, эчкә керү юлын күрсәтергә кирәклеге ассызыкланды.
    Кәкре Елга һәм Мәсгут авыл җирлекләренә караган, юкка чыккан авыллар буйлап сәяхәтебез дәвам итте. Югалган Куәтле Елга, Үрнәк, Яшләү, Кызыл Яр авыллары яшәгән җирләрдә, зиратларда булдык.
    Куәтле Елга заманында зур авыллардан саналган. Якында гына тау булып, аннан известь табылган. Аны яндырып, күперләр төзегәннәр. 1970 нче елларда авыл юкка чыга. Зираты тимер челтәр белән әйләндерелгән. Авылга нигез салучыларның берсе - Шәймөхәммәт Гарипов биредә җирләнгән. Зиратны чистартырга, рәшәткәләрне буярга, табличка эләргә, юл күрсәткеч тамга куярга кирәк. Шулай ук Үрнәк авылы зираты да ике тапкыр әйләндерүгә карамастан, яңартуны, чистартуны сорый. Ә Кызыл Яр авылы зираты тимерчыбык белән әйләндереп, чистартылган. Буяп, юл күрсәткеч билге генә куясы калган.
    Сәпәй авыл биләмәсенә кергән Зирекле Елга авылына сәяхәт дәвам итте. Заманында ул алга киткән авылларның берсе була. Үзенең клубы, кибете, мәчете, мәктәбе булган авыл инде юк. 1968нче елларда ул тарала. Хәзер бакчачылар бистәсе.
    Урманай җирлегенә Маслозавод, Моратовка, Көчле Бүләк, Галимовка кебек югалган авыллар керә. Маслозавод авылы зиратында бала кабере генә сакланып калган. Моратовкада мәңгелек йорт корыч чыбыктан әйләндерелгән. Рәшәткәләрен буярга, чистартырга, табличка куярга тәкъдим ителде. Ә Көчле Бүләк авылы зираты яхшылап чистартылган, каралган, табличкасы гына юк.
    Карамалы янында 1921 елдан 1982 елларга кадәр Урсай Ключ авылы була. Авыл зираты тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган. Шушы авылда туып - үскән кешеләр ел саен анда өмә үткәреп, чистарту эшләре алып баралар.
    Күп кенә авылларда музейлар белән танышу мөмкинлеге дә туды. Алардагы экспонатлар - җирлектәге тормыш-көнкүреш эшләнмәләре, хезмәт кораллары, зыялы кешеләрнең шәхси әйберләре хакында аерым язарлык. Безнең як халкы үзенең үткәне белән кызыксына белә шул. Саклый да белә, киләчәккә калдыру кирәклеген уйлый. Мәдәният йортында булсынмы, мәктәп бүлмәләрен биләсенме - музей кабинетлары белән танышканда горурлык хисләре кичерәсең. Бу эштә мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренең, аерым эзтабарларның зур тырышлыгы ята.
    Югалган авылларның зиратларын чистарту, әйләндереп алуда районыбыз нефтьчеләре дә гаять зур өлеш кертә. Әнә шулай изгелек кылып, үзләренә зур савап алалар.
    Экспедиция эшен дәвам итә. Безне әле тагын бик күп югалган авыллар көтә...
    Гөлфия Мостафина,
    төбәкне өйрәнү музее фәнни хезмәткәре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: