Азнакаево
  • Рус Тат
  • Йөрәк кушуы буенча

    33 ел үзе белән йөрткән гаилә фоторәсеме Латыйфуллинга баштарак, хезмәте буенча еш кына командировкага йөргәндә, һәрчак сагындырып торган гаиләсен хәтерләтә иде. Ышанычлы гомер юлдашы Дания ханым китеп баргач, рәсем хәтерне гаилә бәхете кичергән көннәргә алып бара. Хәзер балалар турында ешрак искә төшерә, шөкер, ата кешенең сөенече зур, өчесе дә тормыш...

    33 ел үзе белән йөрткән гаилә фоторәсеме Латыйфуллинга баштарак, хезмәте буенча еш кына командировкага йөргәндә, һәрчак сагындырып торган гаиләсен хәтерләтә иде. Ышанычлы гомер юлдашы Дания ханым китеп баргач, рәсем хәтерне гаилә бәхете кичергән көннәргә алып бара. Хәзер балалар турында ешрак искә төшерә, шөкер, ата кешенең сөенече зур, өчесе дә тормыш юлын ышанычлы узалар: өлкәне - Айдар "ТатАИСнефть"тә элемтә инженеры, кызы Дилә - Уфа янында химия заводында производство бүлеге җитәкчесе, кечесе Рөстәм "Азнакайнефть" транспорт җәмгыятендә автомеханик. Күптән түгел гаилә чираттагы мәртәбә җыелып алды - Мөсәвир Хәбибулла улына 80 яшь тулды.
    Мондый юбилейлар хәтерне кузгата. Туган авылында колхоз эше, өч ел Совет Армиясендә хезмәт, Кемерово өлкәсендә күмер чыгару эше, төзелештә балта остасы, авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесы, "Париж Коммунасы" совхозында электрчы-слесарь, дүрт ел Азнакайда АТХ-10 автослесаре. Һәм, кайда эшләсә дә, Мөсәвир үзен тырыш эшче һәм актив җәмәгать әһеле итеп күрсәтергә өлгерде. Бай хезмәт һәм тормыш тәҗрибәсенең аңа 1964 елда "Азнакайнефть" идарәсенә урнашкач бик нык ярдәме тиде.
    Аны өченче промыселга җибәрделәр, ә промысел бер елдан "Актүбәнефть" составына керде. Башта җир асты ремонтында ярдәмче оператор, аннан - оператор, производство бүлеге инженеры, инженер-диспетчер, өлкән инженер булып эшләде. Эшне, андагы үзара мөнәсәбәтләрне, нефть чыгаруда кулланыла торган төрле техниканы һәм технологияне яхшы үзләштергән белгечне 1974 елда куркынычсызлык техникасы бүлегенә җитәкче (соңрак - идарәнең баш инженеры урынбасары) итеп куялар. Катлаулы һәм бик җаваплы бу эшне ул ике дистә ел башкара.
    Яхшы башкара. Хезмәт кенәгәсенә өстәмә битләр эш алмаштыру турында түгел, ә бүләкләр, мактау кәгазьләре алу турында язмалар белән тула. Латыйфуллинның шәхесен, характерын ача торган ике бүләген генә әйтеп үтәм: "Коллективның производство казанышларын яктырту һәм пропагандалау буенча стена һәм район матбугатында актив катнашкан өчен". Кадрлар бүлегенең архивын актарып карагыз, мондый формулировканы күп табарсыз микән? Матбугат сүзенең, җәмәгатьчелек фикеренең көчен ул яхшы белә һәм аннан соңгы елларда да район газетасы эшендә катнашып килде. Икенчесе - "Монолит йортлар төзүдә инициатива күрсәткән һәм шәхси өлеш керткән өчен". Актүбәдә бу. "Татнефть"тә, (һәм, минемчә, республикада) беренче булып идарә җитәкчесе Р.Ишкәев инициативасы белән төзелде мондый йортлар, зур микрорайон калкып чыкты. Латыйфуллин үзенә йорт салмады, үзенекен ул инде пенсиягә чыккач, Яңа Юл микрорайонында төзеде, ә Актүбәдә иптәшләренә, коллективка ярдәм йөзеннән эшләде, чөнки йөрәк кушуы буенча читтә кала алмады.
    Яшьлек елларында АТХ-10да ул комсомол оешмасына җитәкчелек итте, НГДУда аны берничә тапкыр профком рәисе, партоешма секретаре итеп сайладылар, район Советы депутаты да булды. Лекцияләр белән еш чыгыш ясый иде. Колхоз-совхозларда шикәр чөгендере утауда, җыюда, төяп озатуда, яфрак азык һәм үлән оны хәзерләүне оештырып, аларда катнашып килде. Идарә объектларын һәм бистә кварталларын тәртипкә китерү эшләрендә активлык күрсәтте, ирекле халык дружинасы әгъзасы буларак дежурлыкка чыга иде... Беренче гыйнварга каршы төндә Ютазы станциясенә дә барырга туры килде, уникенче яртыга кадәр идарә өчен килгән платформалардан вак таш бушаттык...
    Азнакайга килүче иҗади интеллигенция вәкилләре: "Безне монда икенче төрле, аеруча җылы, аңлап каршы алалар", - ди. Хаклы алар. Мондый рухи һәм әхлакый климат төрле һөнәр кешеләренең, күп йөзләрчә активистларның озак еллар хезмәте нәтиҗәсендә булдырылган һәм ныгытыла. И.А.Крыловның моннан ике йөз ел элек язылган "Бөркет һәм Бал корты" мәсәлен искә төшерегез:
    Эшемне зур күрсәтәсем килми,
    Әмма кәрәзләребезгә карап уйлыйм:
    Минем бал тамчым да бар бит монда.

    Мөсәвир Хәбибулла улы да шундый тыйнаклардан. Ул иҗтимагый мәнфәгатьләрне беренче планга куя белә.
    Ниһат Мозаффаров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: