Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яңа технологияләр – өстәмә нефть

    "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү-спорт базасында хезмәт коллективының ел йомгакларына багышланган конференциясе узды. Аның эшендә структур подразделениеләрдән сайланган делегатлар, "Татнефть" ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков, компания профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, эргәдәш предприятие һәм сервис хезмәте күрсәтү җәмгыятьләре җитәкчеләре, баш...

    "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү-спорт базасында хезмәт коллективының ел йомгакларына багышланган конференциясе узды. Аның эшендә структур подразделениеләрдән сайланган делегатлар, "Татнефть" ААҖ генераль директорының капиталь төзелеш буенча урынбасары Николай Глазков, компания профкомы рәисе урынбасары Андрей Зимин, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, эргәдәш предприятие һәм сервис хезмәте күрсәтү җәмгыятьләре җитәкчеләре, баш белгечләре, гамәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
    Конференциянең төп темасы - предприятиенең еллык эш йомгаклары һәм алда торган бурычлар буенча "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов тәфсилле чыгыш ясады. Аннан күренгәнчә, хисап елында коллектив "Татнефть" компаниясенең 1 һәм 3нче әмерләрендә билгеләнгән техник-икътисади күрсәткечләрнең барысын да үтәгән һәм төрдәш предприятиеләр арасында призлы урыннарның берсен биләгән. 2012 ел дәвамында җир катламнарыннан 3 млн. 490 мең тонна, шул исәптән планда билгеләнгәннән тыш 82 мең тонна нефть чыгарылган. Алынган продукциянең сулылыгы 88,1 процент тәшкил итә. Бу эштә иң яхшы күрсәткечләр - 1нче һәм 3нче цехларда.
    Нефть чыгаруда үзәк мәсьәләләрнең берсе булып аны табуның нәтиҗәлелеген күтәрү тора. Моның өчен яңа инженер-геология алымнары булдырыла. Әйтик, гидродинамик һәм өченчел методлар куллану хисабына идарәдә 1 млн. 500 мең тоннадан артык продукция алынган. Бу табылган барлык нефтьнең 45 процентын тәшкил итә. Рәзиф Хираҗетдин улы әйтүенчә, хисап елында разведка һәм җиһазландырылмаган скважиналардан продукция алу уңышлы дәвам иткән - махсус техника ярдәмендә 14 мең 879 тонна нефть суыртып алынган. Чыгарыла торган нефтьнең сулылыгын киметү максатыннан, идарәнең 63 скважинасында ГТМ уздырылган.
    Өстәмә продукция алуда яңа борауланган скважиналарның өлеше зур. 2012 елда тәүлеклек дебитлары уртача 10,6 тонна булган шундый 38 скважина сафка бастырылган һәм алардан 50 мең тоннадан артык чимал алынган.
    Нефть чыгаруны арттыруда катламнарны гидравлик аеру (ГРП) технологиясен куллану да сизелерлек нәтиҗә бирә. Идарәдә бу ысул беренче тапкыр Павловка мәйданындагы горизонталь борауланган "389Г" скважинасында кулланылган. Хәзер аннан тәүлегенә 7,2 тонна нефть алына. 2012 елда 99 ГРП уздыру нәтиҗәсендә 47 мең тонна чимал табылган булса, 2013 елда әлеге операция 145 (18е яңа борауланган) скважинада уздырылачак.
    Идарәдә ОРД, ОРЗ технологияләре дә киң кулланыла. Алар 223 скважинага кертелгән һәм шуның нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә 377 мең тонна нефть алынган.
    Скважиналарның продукт бирүчәнлеген саклау һәм арттыруның тагын бер юлы - катламда кирәкле басым тоту. Моның өчен катлам басымын саклауны (ППД) үзгәртеп кору программасын дәвам итү сорала. "Татнефть" ААҖ, энергия чыгымнарын киметү һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында, әлеге система технологиясен яңарту өстендә эшли. Бүген ул су кудыру скважиналарындагы җиһазларны югары басымнан һәм коррозиядән саклауга, ППД процессын комплекслы оптимальләштерүгә һәм сервисны үстерүгә юнәлдерелгән.
    Хисап елында идарәнең 96 скважинасына катлам басымы һәм коррозиягә бирешмәүче насос-компрессор торбалары (НКТ), ышанычлы пакерлар төшерелгән. Борар барысы да "ППД системасын камилләштерү программасы" кысаларында башкарыла.
    Нефть һәм агым су хәзерләү объектларындагы җиһазларны эшкә сәләтле хәлдә тоту буенча билгеләнгән эш планнары да тормышка ашырылган. Шул исәптән 47нче ГЗНУда 1, Бирючевкадагы чистарту корылмаларында - 3, резервуар паркындагы 1 РВС җиһазларына капиталь ремонт ясалган. Азнакай товар паркында резервтагы нефть хисабын ала торган РВС-5000 сафка бастырылган һ.б.
    Скважиналар искергән саен аларга капиталь ремонт уздыру һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген күтәрү (ПНП) зарурлыгы арта. Шул ук вакытта аларның сыйфатына да таләпләр үсә. Докладтан күренгәнчә, хисап елында "Татнефть-РемСервис" ҖЧҖ бригадалары "Азнакайнефть" идарәсе карамагындагы 349 скважинага ремонт ясаган. Ремонтта тору вакыты, 2011 ел белән чагыштырганда, 52 сәгатькә кимегән. Әмма хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм ремонтның сыйфатын яхшырту буенча эшлисе бар икән әле.
    Соңгы елларда идарәнең җир асты ремонты цехын яңартуга һәм хезмәт шартларын яхшыртуга шактый чыгымнар тотылган. Бригадаларны техник яктан тәэмин итү буенча эш дәвам итә.
    Җылылык һәм электр энергиясенә чыгымнар нормасын үтәү нефть чыгару идарәсендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып кала. Бер елда 1 тонна нефть чыгару өчен планда каралган 175,6 кВт/сәгать урынына 168,29 кВт/сәгать электр уты тотылган. Әлеге күрсәткеч чагыштырма нормадан 4,2 процентка кимрәк дигән сүз. Электрны сакчыл куллану, үз чиратында, эксплуатация чыгымнарын киметүгә һәм җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыруга китерә. Энергияне саклау мәсьәләсе идарәдә бүген нефть табу планын үтәү белән бер рәттә тора.
    Үзенең чыгышында Рәзиф Галимов уйлап табу һәм рационализаторлык эшчәнлеге торышына да җитди урын бирде. Хисап елында бу мөһим хәрәкәттә катнашкан 722 новатор тарафыннан 1240 рационализаторлык һәм уйлап табу тәкъдиме кертелгән. Аларны җитештерүдә файдаланудан алынган икътисади нәтиҗәлелек 600 млн. сумнан артып киткән.
    2011 елда "Татнефть" ААҖ үзенең структур подразделениеләре арасында уздырган уйлап табу һәм рационализаторлык ярышында "Азнакайнефть" идарәсе өченче урынны алган һәм компания дипломына лаек булган иде. Шундый ук урынны коллектив идея һәм тәкъдимнәр ярминкәсендә дә яулады. 11нче ел йомгаклары буенча 2нче ЦДНГ начальнигы вазифаларын башкаручы Андрей Сучковка һәм 1нче ЦДНГ җитәкчесе Марсель Нигъмәтуллинга "ТРның уйлап табу һәм рационализаторлык отличнигы" исеме бирелде.
    2012 елда идарә новаторлары 16 фаразланган уйлап табуга һәм файдалы модельләргә заявка биргән булган. Шуларның 13енә патент алынган инде. Калганнары да уңай хәл ителү алдында тора.
    Эшләүчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту, сәнәгать куркынычсызлыгы булдыруны таләпләр югарылыгына җиткерү буенча да предприятиедә күп кенә техник оештыру һәм профилактика чаралары уздырыла. Алга таба да җитештерү объектларында сәнәгать куркынычсызлыгын, технология һәм хезмәт дисциплинасын ныгыту, аларның үтәлешен ныклы контрольдә тоту төп бурыч булып кала.
    Капиталь төзелеш күрсәткечләре дә уңышлы үтәлгән. Төп җитештерү фондларына һәм социаль сфера объектларына капиталь ремонт ясалган. 60 чакрымнан артык арада торбаүткәргеч төзелгән һәм 30 километр озынлыгындагы шундый үткәргеч ремонтланган. Яңа төзелгән барлык сәнәгать объектлары һәм скважиналар файдалану балансына кертелгән.
    Ипотека программасы буенча төзелеш эшләре дә уңышлы башкарыла. Азнакай шәһәренең Просторная урамында төзелгән 90 фатирлы шундый йорт кулланылышка тапшырылды.
    "Азнакайнефть" идарәсендә 1504 кеше эшли. Шуларның 1046сы - эшчеләр. 33 яшькә кадәр булганнар 430 кеше. Алар гомуми күрсәткечнең 28 процентын тәшкил итә.
    "Азнакайнефть"нең җитештерү белән идарә итүгә хәзерлек мәктәбе үзенең унөченче чыгарылышын уздырды. Шушы вакыт эчендә анда 339 яшь кеше укыган һәм бүген алар мәктәптә алган белемнәрен практикада уңышлы файдалана. Моннан тыш, электрон корпоратив университет кысаларында яшь белгечләрне онлайн режимында укыту дәвам итә.
    Идарә яшьләре рационализаторлык өлкәсендә дә актив эшли. Хисап елында алар 453 тәкъдим керткән. Бу гомуми күрсәткечнең 36 проценты дигән сүз.
    "Укытуга чыгымнарны планлаштыру", "Персоналны укытуны оештыру", "Кадрлар резервы" һәм башка шундый бизнес-процесслар кысаларында "Персонал белән идарә итү" проекты эшләнгән. 2013 елда "Персоналны сайлап алу", "Персоналның адаптацияләшүе", "Яшьләр белән эшләү" бизнес-процессларын кертү дәвам итәчәк.
    Биредә инвестиция эшчәнлеген алып баруга да зур игътибар бирелә. Хисап елында идарәдә инвестиция кертү юлы белән 4 млрд. сум акча үзләштерелгән, инвестиция программасы чараларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә өстәмә рәвештә 319 мең тонна нефть чыгарылган.
    "Татнефть" ААҖ 2012 елдан өч елга исәпләнгән инвестиция программасын формалаштыруга күчте. 2013-2015 елларга исәпләнгән программалар инде расланды. "Азнакайнефть" идарәсенә төп инвестиция программасы буенча билгеләнгән 670 чараны башкарып чыгу өчен 4 млрд. сумнан артык акча күчерү планлаштырылган. Шул ук вакытта өстәмә программалар буенча билгеләнгән 20 чараны тормышка ашыру өчен 200 млн.нан күбрәк акча бирү каралган.
    - Бүген "Татнефть" компаниясендә перспектив планлаштыруга җитди әһәмият бирелә. Бу безнең 19 эшкәртү объектын эксплуатацияләүнең 2030 елга кадәр, төзелеш объектларын планлаштыруның, җиһазлар сатып алуның 2015 елга кадәр исәпләнгән бизнес-проектларда чагылыш таба, - диде Рәзиф Хираҗетдин улы. - Шул ук вакытта "Азнакайнефть" идарәсенең тотрыклы эшчәнлеген муниципаль район җитәкчелеге, эргәдәш һәм сервис предприятиеләре белән аңлашып, ярдәмләшеп, кулга-кул тотынып эшләүдән башка күз алдына китерүе дә кыен.
    Чыгышын йомгаклап, Рәзиф Галимов фидакарь хезмәте өчен идарә коллективына рәхмәтен белдерде, алдагы хезмәтендә уңышлар теләде.
    Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә - коллектив килешүнең үтәлеше турында "Азнакайнефть" идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов җентекле доклад ясады. Аннан күренгәнчә, килешүдә каралган барлык пунктлар да үтәлгән. Рәфис Кәбир улы 2013 ел килешүенә кертеләчәк яңа маддәләргә тукталды.
    Фикер алышуларда идарәнең баш геологы Венера Таипова, җитәкченең капиталь төзелеш буенча урынбасары Ринат Ахунов, Актүбә җир асты басымын саклау цехы начальнигы урынбасары Руслан Апанаев, җир асты ремонты цехы җитәкчесе Руслан Сабиров, "Татавтоматизация" ААҖнең башкаручы директоры Шамил Бикколов катнашты.
    Конференция делегатлары алдында чыгыш ясаган "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Николай Глазков "Азнакайнефть" идарәсенең хисап чорындагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов районның социаль-икътисади халәте белән таныштырды.
    Җыелышта "Татнефть" ААҖ хезмәт коллективы конференциясенә делегатлар сайланды.
    Нәфис Әхмәт, Наил Абдуллин

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: