Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урамыбыз аның исемен йөртә

    ВӘЛИЕВ М. З. 1958 елның декабрь башы. Райком секретаре Шакирә Шәрәфетдинова инициативасы буенча район Мәдәният йорты директоры Касыйм ага Еникеев агитбригада туплый. Моңа кадәр республикада булмаган хәл - урып-җыю чорында гына оештырыла торган эшне чатлама суык һәм буранлы декабрь-гыйнвар айларында башкарырга кирәк. Яшь чакта шунысы яхшы - әлләни уйланып торасы...

    ВӘЛИЕВ М. З.
    1958 елның декабрь башы. Райком секретаре Шакирә Шәрәфетдинова инициативасы буенча район Мәдәният йорты директоры Касыйм ага Еникеев агитбригада туплый. Моңа кадәр республикада булмаган хәл - урып-җыю чорында гына оештырыла торган эшне чатлама суык һәм буранлы декабрь-гыйнвар айларында башкарырга кирәк.

    Яшь чакта шунысы яхшы - әлләни уйланып торасы юк. Алты кеше чыгып киттек. Иң яшебез - 17 яшьлек Маис Вәлиев, 9нчы класс укучысы. Бригада җитәкчесе һәм комсомол хезмәткәре буларак аны үгетләп тә карадым, риза булмады: "Мин мәктәптә әйтеп кайттым инде, укымыйм дидем". Чынлап сәхнә эшлеклесе, артист булырга ният итте егетебез.
    Ул елларда Гамил Афзал Башкортстанда яши, әле генә аның "Кар сулары" һәм "Вөҗдан сүзе" дигән беренче ике китабы чыкты. Гәҗит-журналларда аның һәм Шәүкәт Галиевның шигырьләре басылып тора, Маисның репертуары бай. Районыбыз тамашачылары егетне беренче чыгышларыннан ук яратып, хуплап каршы алды. Бераз соңрак яшь артист кичке урта мәктәпне тәмамлады, Алабуга мәдәният училищесында "театр коллективы җитәкчесе" белгечлеге алды. Сәхнә юлын да белем киңәйтә икән ләбаса.
    Үзешчән сәнгать түгәрәген халык театры дәрәҗәсенә үстерүдә яшь артистның роле аз булмады. Икенче яктан, халык театры оештыру Маис талантын күпкырлы бриллиант итеп тагын да ныграк балкытты. 1978 елда Маис Закуан улы Вәлиевкә "ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре" дигән исем бирелү аның үзенә дә, театр коллективы өчен дә зур бүләк булды.
    Мәшһүр шагыйрьләрнең иҗади даннарына кимчелек китерәсем килми. Әмма шигырьне уку - бер ләззәт, ә Маис кебек талант ияләре сәхнәдә шигырь укыганда тыңлаучы күңеленә аеруча тирән тәэсир итә. Димәк, юмор-сатира әдәбиятын пропагандалауда сәхнә үзенә бер төрле әһәмиятле роль уйный. Мондый рольне Маис гомере буе талантлы итеп башкарды, сәхнәдә бер генә мәртәбә күргән кеше дә бу шәхесне, аның үзенчәлекле талантын онытмас.
    Маис иҗаты өчен характерлы аерымлык: спектакльләрдә юмористик яки сатирик рольләр башкарганда ул тамашачыда көлү яисә нәфрәтләнү тойгылары белән беррәттән чын кешелек сыйфатлары шытып чыгуга ышаныч та тудыра, артист мыскылламый, ә күз яше аша көлә, яхшылыкның җиңеп чыгачагына өмет уята иде.
    Совет урамына параллель рәвештә елгага табарак урнашкан, чирәмендә Маис тәгәрәп, уйнап үскән Колхоз урамы бүгенге көндә Маис Вәлиев исемен йөртә. Бу да халык хөрмәте булып калсын.
    Ниһат Мозаффаров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: