Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урамыбыз аның исемен йөртә

    ВӘЛИЕВ Ә.И. Үзебезнең Илбәктә туып, Мәлләдә тегермән буасында су коенып, көймәдә йөзеп, Яхшыбай, Тархан урманнарында чия "чоркытып" (ул елларда анда дәүләт заказнигы, чиялек кораллы сак астында иде), Нәгыймулла аланы, Урыс чабыны, Терсәк имәнлек тирәләрендә җиләк, бөрлегән җыеп, бераз исәйгәч төнлә ат саклап үскән егет. ТБУМны тәмамлагач (тулы булмаган урта мәктәп,...

    ВӘЛИЕВ Ә.И.

    Үзебезнең Илбәктә туып, Мәлләдә тегермән буасында су коенып, көймәдә йөзеп, Яхшыбай, Тархан урманнарында чия "чоркытып" (ул елларда анда дәүләт заказнигы, чиялек кораллы сак астында иде), Нәгыймулла аланы, Урыс чабыны, Терсәк имәнлек тирәләрендә җиләк, бөрлегән җыеп, бераз исәйгәч төнлә ат саклап үскән егет. ТБУМны тәмамлагач (тулы булмаган урта мәктәп, җидееллык), Әкрам әти-әнисе белән Бурятиягә китә. Озакламый эшли башлый, сугыш башланыр алдыннан бер приискка клуб мөдире итеп күчерәләр. 1942 елны, 18е тулгач та, армиягә алына, гвардияле укчы дивизиядә яхшы хезмәт итә.
    1944 елның август башларында дивизия Резекне шәһәрен азат итә. Немецлар Көнбатыш Двинаның (Латвиядә аны Даугава диләр) кушылдыгы Айвиексте елгасының сул ярында ныгып калырга маташа, ә безнең гаскәрләр аларны аръякка кысрыклап, аннан да ары, диңгезгә таба куарга омтылалар.Майор Черников батальоны 4 августка каршы төндә елгага якын килү өчен каты сугыш алып бара. Немецлар урнашкан биеклеккә беренче булып рота комсоргы, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры өлкән сержант Вәлиев отделениесе бәреп керә.
    Дошман елга аръягына чигенгәндә, соңгы көймәләре каршы ярга якынлашканда безнең бер сугышчы 4 немецны автоматтан атып төшерә, буш калган көймә дулкын өстендә чайкала-чайкала, агым белән китә башлый. Вәлиев суга сикерә, елганы йөзеп, көймәне куып җитә һәм үзебезнең якка алып чыга. Озакламый безнең десантчыларның беренче төркеме дошман биләгән ярда була, ә Вәлиев тагын биш рейс ясый, берничә көймәне кулга төшерә. Туктаусыз артиллерия атышына һәм һавадан бомбардировкага карамастан, батальон уңышлы һөҗүм итә. Полкның төп көчләренә, артиллериягә, минометларга елганы кичү мөмкинлеге тәэмин ителә. Дошман көнбатыш юнәлештә шактый еракка алып ташлана. Бу бәрелештә күрсәткән батырлыгы өчен 20 яшьлек Әкрам Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
    СССР Верховный Советы Президиумының бу турыдагы Указына 1945 елның март аенда кул куела. Хәбәр частька килеп җиткәч, Әкрам полкташлары белән шатлыгын уртаклашып, болай ди:
    - Рәхмәтемне белдерергә сүзләр таба алмыйм. Рәхмәт сиңа, Ватаным, син мине тәрбияләдең, син мине герой иттең.
    1946 елда демобилизацияләнеп, Әкрам туган авылына кайта, авылдашлары, район колхозлары аны зурлап каршы ала. Кичәге сугышчы колхозда эшли, Илбәк авыл Советында рәис вазыйфаларын башкара. 1975 елда вафат була.
    Район китапханәсендәге геройлар турында китаплар яшьләрне, мәктәп укучыларын даими кызыксындыра. Азнакай, Бөгелмә, Лениногорск һәм башка күрше районнарда туып-үскән геройларның биографияләре кабат-кабат укылганы укучылар куйган төрле тамгалардан һәм хәтта кәгазьнең ныграк тузганлыгыннан ук күренеп тора. Димәк, тормыш дәвам итә.

    Ниһат Мозаффаров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: