Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урамыбыз аның исемен йөртә

    ВӘЛИХАНОВ Ә.В. Башкортстанның Мишкә районында 1927 елда туган. Күрше Бөреледә республиканың төньяк һәм төньяк-көнчыгыш зонасында нефть һәм газ эзләү базасы. Шуңадыр бәлки, хәрби частьта аны ГСМ җитәкчесе (хәрбиләр телендә шулай диләр) һәм ягулык буенча техник итеп билгелиләр. Хезмәтне ул 1944-1947 елларда уза, турыдан-туры сугышта 1945 елның февраль-май айларында катнаша -...

    ВӘЛИХАНОВ Ә.В.
    Башкортстанның Мишкә районында 1927 елда туган. Күрше Бөреледә республиканың төньяк һәм төньяк-көнчыгыш зонасында нефть һәм газ эзләү базасы. Шуңадыр бәлки, хәрби частьта аны ГСМ җитәкчесе (хәрбиләр телендә шулай диләр) һәм ягулык буенча техник итеп билгелиләр. Хезмәтне ул 1944-1947 елларда уза, турыдан-туры сугышта 1945 елның февраль-май айларында катнаша - сугышның соңгы, әмма хәтәрлеге җитешле айлары.
    1953 елда Уфа нефть институтын тәмамлап, яшь белгеч «Бөгелмәнефть» трестында скважиналарга капиталь ремонт участогында мастер булып эшли башлый, тиздән участок начальнигы була. «Азнакайнефть» идарәсе оешканда (1956, ноябрь) нефть промыселы өлкән инженеры (хәзергечә - цех җитәкчесе урынбасары), ә бераздан промысел мөдире, күп тә үтми - идарәнең баш инженеры. Ул елларда миңа Вәлиханов белән очрашкаларга туры килде. Акыллы, тотанаклы һәм җитди җитәкченең комсомол-яшьләр бригадалары оештырганда, металл ватыклары җыю буенча өмәләр, спорт ярышлары, үзэшчән сәнгать кичәләре уздырганда яшьләргә ярдәмчеллеге ошый иде...
    Кешеләргә игътибарлы, кайгыртучан җитәкче буларак, җаваплы карашлы һәм инициативалы булганы өчен идарә коллективында аңа һәрвакыт эчкерсез ихтирам белән, яратып карадылар. Әмма югарырак оешмаларда да Вәлихановны тиз искәрделәр. 1962-1963 елларда ул «Елховнефть» идарәсе җитәкчесе, 1963-1965 елларда «Әлмәтнефть» начальнигы, 1965-1977 елларда - СССРда иң зур нефть берләшмәсе «Татнефть»нең генераль директоры.
    Нефть чыгару буенча җидееллык планны үрнәк төстә үтәгәне, нефть ятмаларын эшкәртү методларын камилләштерүдә һәм бораулау эшләрен оештыруда ирешелгән уңышлары өчен 1966 елда «Татнефть» берләшмәсе Ленин ордены белән бүләкләнә. Уйлап карасаң, бу бит «Татнефть» системасында шул вакытта һәм моңа кадәр эшләгән һәр кешенең хезмәтенә иң югары бүләк.
    Күп меңле коллективның хезмәтен һәм социаль өлкәдә уңышларын оештыру җитәкчегә дә хөрмәт һәм дан китерә. 1966 елда Вәлиханов Ленин ордены белән бүләкләнә, 1971 елда ул Социалистик Хезмәт Герое, 1977 елда аңа Октябрь Революциясе ордены тапшырыла. Ул Татарстан АССРның атказанган нефтьчесе, академик И.М.Губкин исемендәге премия лауреаты, Татарстан АССР Верховный Советы депутаты (1963-1967), СССР Верховный Советы депутаты (1966-1970), КПССның 23нче (1966), 24нче (1971), 25нче (1976) съезды делегаты.
    1975-1985 елларда Әгъзәм Вәлихан улы Министр урынбасары, аннан соң - тармакның Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү институты генераль директоры.
    Җитәкченең посты никадәр югарырак булса, аның үз иреген эш мәшәкатьләре шулкадәр ныграк чикли. Әмма Вәлиханов Татарстан, Азнакай белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә торды, туган якларга кайтып килергә вакыт табарга тырышты. Безнең халык та аңа шундый ук игътибар һәм хөрмәт белән җавап бирде. Шәһәрнең Некрасов урамына Вәлиханов исеме бирелде, «Татнефть» җитәкчелеге аны төзекләндерү, яңарту максатына шактый акча юнәлтте, ул Азнакайда иң матур, иң төзек урамнарның берсенә әверелде. Ә инде аны һәм барлык башка урамнарны чиста һәм тәртипле тоту - безнең уртак бурычыбыз. Урамнарыбызның гүзәллеге гражданнарыбызның узган һәм бүгенге буын хезмәтен һәм омтылышларын гәүдәләндерерлек булсын.

    Ниһат Мозаффаров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: