Азнакаево
  • Рус Тат
  • Урамыбыз аның исемен йөртә

    ГАЛИЕВ Г. З. Гариф Закир улы Галиев 1903 елда Азнакай районының Урманай авылында (ул чорда Самара губерниясенең Бөгелмә өязе, Чәкән волосте) вак сәүдәгәр гаиләсендә туа. Аңа җиде яшь тулганда әтисе вафат була, малайны исә шул көздә унике чакрымдагы Бәйрәкәгә укырга илтәләр. Бу бәхет эше, чөнки Бәйрәкә мәдрәсәсендә традицион дини сабак...

    ГАЛИЕВ Г. З.

    Гариф Закир улы Галиев 1903 елда Азнакай районының Урманай авылында (ул чорда Самара губерниясенең Бөгелмә өязе, Чәкән волосте) вак сәүдәгәр гаиләсендә туа. Аңа җиде яшь тулганда әтисе вафат була, малайны исә шул көздә унике чакрымдагы Бәйрәкәгә укырга илтәләр. Бу бәхет эше, чөнки Бәйрәкә мәдрәсәсендә традицион дини сабак кына түгел, ә география, хисап (арифметика), һәндәсә (геометрия) кебек дөньяви фәннәр дә укытыла. Гариф үзлегеннән дә укый, матур әдәбият белән дә кызыксына. 1917 елгы революцион вакыйгалар белән канатланган шәкертләр драма түгәрәге оештырып, тиря-як авылларда спектакльләр куеп йөри.

    1918 елның көзеннән Гариф Бөгелмәдәге өчьеллык укытучылар семинариясендә укый, әмма 21 елгы ачлык афәте укуны өзә, авылга кайтырга туры килә. Дүрт ел сельпода приказчик (сатучы) булып эшли, авыл тормышыннан хәбәрләр язып матбугатта катнаша, хикәя жанрында көчен сынап карый.

    1925-1926 елларда хәрби хезмәт үтә. Кайткач, бер кыш авылда зурлар өчен оештырылган кичке мәктәптә эшли, аннан соң бер ел Азнакай урта мәктәбендә укыта. Шул чорда Мәскәү татар язучысы һәм тәнкыйтьчесе Мәхмүд Максуд яшь авторның «Эшче» газетасында дөнья күргән хикәяләрен бергә туплап, «Кызыл Армия хикәяләре» исеме белән мөстәкыйль җыентык итеп бастырып чыгара. 1928 елда яшь язучыны Бөгелмәдә чыга торган «Сабанчы» газетасына, ә ике елдан Казанга эшкә чакыралар. 1931 - 1941 елларда авторның тагын тугыз китабы чыга.

    1941 - 1946 елларда фронтта чыга торган газеталарда эшли. «Кызыл Йолдыз» ордены, «Варшаваны азат итү өчен», «Берлинны алу өчен» медальләре язучының сугыштагы шәхси батырлыкларын чагылдыра.

    Тыныч тормышта да иҗатын дәвам итә, бигрәк тә балалар әдәбияты өлкәсендә күп эшли. Уннан артык бер пәрдәле пьесалар яза, аларның берсе («Хаттан башланды» пьесасы) 1950, 1953, 1954 елларда рус телендә, ә 1956 елда немец телендә Дрезденда чыга. «Җир турында җыр», «Без авылныкылар», «Истә, һаман да истә», «Аю агачлар белән сөйләшә» җыентыклары дөня күрә. Рус телендә тагын алты китабы чыкты.

    Язучы 1985 елда Казанда вафат була. Әсәрләрендә хезмәткә, табигатькә дан җырлаган, авыл халкының күп гасырлык гореф-гадәтләрен зурлаган, яшь буын тәрбиясенә, шәхесне әхлакый яктан үстерүгә кагылышлы мөһим мәсьәләләр күтәргән әдип якты истәлеге якташлар күңелендә саклана.

    Ниһат Мозаффаров

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: