Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тыйнак, үрнәк тормыш юлы

    Сугыш башланганда апабыз Зәйтүнә Садыйковага 20 яшь иде. Ул чакларда Казанда эшли, яши иде. Авылдагы туган нигезеннән бер-бер артлы ир туганнары Камил, Җәмил, Хәмбәл, Наҗәт, апабыз Зәкия сугышка киткәч, олы яшьтәге әти-әнисен, без - сеңелләрен карарга авылга кайтырга мәҗбүр булды. Аны кайту белән бригадага мөдир итеп куйдылар. Апабыз аз сүзле,...

    Сугыш башланганда апабыз Зәйтүнә Садыйковага 20 яшь иде. Ул чакларда Казанда эшли, яши иде. Авылдагы туган нигезеннән бер-бер артлы ир туганнары Камил, Җәмил, Хәмбәл, Наҗәт, апабыз Зәкия сугышка киткәч, олы яшьтәге әти-әнисен, без - сеңелләрен карарга авылга кайтырга мәҗбүр булды. Аны кайту белән бригадага мөдир итеп куйдылар.

    Апабыз аз сүзле, әмма бик тырыш, таләпчән иде. Олысы-кечесе бик хөрмәт итте үзен. Бригадада эш әйбәт барды: җир вакытында сөрелде, тиешле срокта чәчелде, уңыш әйбәт чыкты, хөкүмәт куйган бурычлар үтәлеп торды. Апабызны Казанга алдынгылар җыелышларына да җибәрделәр. Ул чагында халыкны да бер уй-теләк берләштерә иде шул: тизрәк фашистларны җиңәргә дә, яхшы тормыш төзергә, авылдашлар гына исән-имин сугыш кырыннан әйләнеп кайтсын!

    Зәйтүнә апаны без өйдә сирәк күрдек, ул гел кырда, кешеләр янында булды. Барсы балән яхшы сөйләшә, күтәрелеп бәрелми, әмма эш тә таләп итә. Көндез ашарга кайтса, аннан-моннан капкалап ала да, чалгысын тотып мал-туарга үлән чаба. Сыер, сарык, кәҗә тота идек, шунсыз яшәп тә булмый. Хәзер генә уйлап утырам: әле аның япь-яшь чаклары иде бит, үзен өчен дә яшәргә кирәк булгандыр... Әмма яшьтәшләре фронтта булган апам бу хакта тамчы да уйлап та карамады, бернинди начар гамәлләр кылмады, фронттан кайткан ир-атка да күз ташламады, үзен бик күп нәрсәдән мәхрүм итте, гаилә кормады, балалар үстерә алмады... Ул бары тик әти-әни дип, без, туганнары дип яшәде. Сугыш тормыш кагыйдәләрен үзе билгеләде шул, яшьлекләрне урлады, язмышларны үзгәртте... Әмма апабызның беркайчан да томышыннан зарланганын ишетмәдек, бер дә үкенмәде.

    Сугыштан соң ул почтада бригадир булып эшләде. Үз эшен яратып, белеп башкарган апам Дан орденына лаек булды. Ул шулай гомере буена безгә үрнәк булды.

    Апабыз инде олыгаеп барса да, әле дә актив тормыш белән яши. "Замандаш" клубына йөри, биредә үткәрелгән очрашуларны көтеп ала, сөенә, алар аңа яшәү көче бирә, дәрт өсти. Шөкер, дөнья яхшы кешеләр белән тулы, үзен дә бик яраталар, хөрмәтлиләр.

    Сеңлесе Хөснә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: