Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тәртипсез тормыш алып барган ана аркасында әле дөньяда яши генә башлаган баланың гомере өзелгән

    Әллә нинди буталчык заманда яшибез бүген. Чәчләрне үрә торгызырлык хәбәрләргә дә ияләшеп беттек бугай инде. Кая карама һәлакәт, үлем-китем... Шулай да иң борчыганы - тәртипсез тормыш алып барган, башын да күтәрми эчеп ятучы хатын-кызларның көннән-көн арта баруы. Әлеге мәсьәлә мине инде шактый еллар дәвамында борчыса да, никтер каләм алырга кул...

    Әллә нинди буталчык заманда яшибез бүген. Чәчләрне үрә торгызырлык хәбәрләргә дә ияләшеп беттек бугай инде. Кая карама һәлакәт, үлем-китем... Шулай да иң борчыганы - тәртипсез тормыш алып барган, башын да күтәрми эчеп ятучы хатын-кызларның көннән-көн арта баруы. Әлеге мәсьәлә мине инде шактый еллар дәвамында борчыса да, никтер каләм алырга кул җитмәде. Ә менә күз алдымнан үткән очрак күңел түрендә яшеренеп яткан хисләр ташкынына ирек бирде.


    Көзге тымызык кич... Кечкенә баламны җитәкләп, түгәрәктән кайтып киләм. Кызым Элизаның түгәрәктә өйрәнгән җырлары үз эченә генә сыймыйча, шәһәр урамнарына тарала:

    Әни булганда яшәве рәхәт,
    Күлмәкләр матур,
    ашлар тәмлерәк...


    "Әни, мин сине шундый яратам!", - дип, бер алдыма, бер артыма чыга тагын үзе.


    Шулвакыт икебезнең сүзне бүлеп, бер йортның ачык тәрәзәсеннән хатын-кызлар тавышы ишетелде. Пәрдәсе дә төшмәгән фатир тәрәзәсеннән өстәл артында кәеф-сафа корып утыручы дүрт хатын шәйләнә. Рәхәтләнеп кинәнеп, берсен-берсе уздырып, "Аракыны, виноны, бик яратам мин аны..." дип бөтен урамны яңгыратып, җыр сузалар. Ярар, хатын-кызның ир-ат белән ярыша-ярыша, кайбер вакытта хәтта арттырыбрак та эчкәненә дә күнегелгән. Әмма алар җырлаган җырдан, кырларында йөргән балаларның көлүе күңелемә нык тиде. Алар нинди тәрбия алып үсәләр икән дигән уй йөгереп үтте. Балалары белән андый-мондый хәл килеп чыкса, бер генә ана да үзен гаепләми. Ул баланы кемдер карарга тиеш булган, кемгәдер ышанып калдырган...


    Соңгы елларда зиратларда нәни каберләр саны арта бара. Кечкенә генә рәшәткә артындагы кара туфрак астында кемнәрнеңдер сөеп туймас нәни кызчык, уллары мәңгелек йокыда... Битарафлыкмы? Әллә бар нәрсәгә төкереп караумы бу?


    Җәй айларында Мөслимдә ике яше дә тулырга өлгермәгән сабый югалды дигән хәбәр беребезне дә битараф калдырмагандыр. Ике тәүлек узгач ике яшь тә сигез айлык кызның мәетен Ык елгасыннан табып алдылар.


    Тәртипсез тормыш алып барган ана аркасында әле дөньяда яши генә башлаган баланың гомере өзелде. Бала, гаилә турында уйлаган юньле хатын авылга мунча салырга дип килгән шабашниклар белән бәйләнешәме? Эчкән хатын-кыз исә - җирәндергеч күренеш. Ә эчеп йөреп баласын да оныткан ана кеше?!


    Әлеге җинаять эшен тикшерү, ачу белән Азнакай районара тикшерү бүлеге шөгыльләнде.
    -Бүген 1981 елгы хатынга Россия Федерациясе Җинаятьләр кодексының 125 нче маддәсе (куркыныч астында калдыру) буенча җавап бирергә туры киләчәк. 15 октябрьдә җинаять эше карар чыгару өчен Мөслим район судына тапшырылды, - ди Азнакай районара тикшерү бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Илдар Зәйнуллин.


    Миңа калса, эчеп, елга буенда дөньясын, балаларын онытып, аяк типтереп бәйрәм итеп йөргән хатынга җинаять җаваплылыгының иң җиңеле туры килә, минемчә. Нишлисең, хокук саклау органнары да законнан читкә тайпыла алмый. Маддә нигезендә сәрхүш ана 80 мең штраф; хезмәт хакы күләмендә яки алты айлык керем күләмендә штраф; 360 сәгатькә мәҗбүри яки бер елга кадәр төзәлү эшләренә тартылырга, бер елга иреге чикләнергә дә мөмкин.


    Узган ел районда исерек хәлдә булган кешеләргә ярдәм кулы сузып, алар белән профилактик эш үткәрү өчен "Приют" учреждениесе ачылган иде. Ел башыннан анда 736 кешегә хезмәт күрсәтелгән, шуларның 91е ­ хатын-кыз. Ноябрь аенда тугыз хатын-кыз бар дөньядан, тормыш мәшәкатьләреннән, балаларыннан биредә "качып" "ял иткән". Кемнәрнеңдер газиз баласы, кемнәрнеңдер сөекле анасы бит алар!


    Без шул әбиләребез әйткән ата - улны, ана кызны белми торган заманга килеп җиттек бугай. Шулай булмаса, бәгырь җимешләребезгә болай ук битараф, игътибарсыз булмас идек. Ә илебездә бала сөюдән зар булган аналарыбызның саны күпме? Алар өчен йөрәк телгәләнә. Тик һәркайсыбызга язмыш үз өлешен әзерли шул...


    Ялгызы дүрт бала үстергән әниемне уйлыйм да, боларны күз алдына китерәм. Алар да бит минем әни кебек үк горур АНА исемен йөртә... Аналарның да төрлесе була шул...

    Сүз уңаеннан
    Рәсми мәгълүматлар буенча, Русиядә бүген эчкечелек белән 4 миллионга якын хатын-кыз интегә. Хәмер куллануга бәйле авырулар аркасында илдә һәр елны 500 меңгә якын кеше үлә.


    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: