Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тоткыннарның да хисләре бар

    Исәнмесез, хөрмәтле редакция! Бәлкем, сезнең газетада бу язмаларыма бераз урын табылыр. Ялгызлык - читен сыйфат. Берәү дә теләмидер үзендә бу хисне кичерергә. Бу хат - төрмәдән. Язмыш мине шушындый җирләргә китереп чыгарды. Ялгышларым өчен төзәтү колониясендә хөкем җәзасын кичерәм. Мондагыларга караш бер - җинаятьчеләр. Ә бит алар да шундый ук...

    Исәнмесез, хөрмәтле редакция!

    Бәлкем, сезнең газетада бу язмаларыма бераз урын табылыр. Ялгызлык - читен сыйфат. Берәү дә теләмидер үзендә бу хисне кичерергә. Бу хат - төрмәдән.

    Язмыш мине шушындый җирләргә китереп чыгарды. Ялгышларым өчен төзәтү колониясендә хөкем җәзасын кичерәм. Мондагыларга караш бер - җинаятьчеләр. Ә бит алар да шундый ук кешеләр, бары тик туры юлдан тайпылганнар гына.

    Кырыс йөзле, тоткыннар телендә сөйләшкән, иректә булмаган, аерым бер идеяга буйсынып гомер итүчеләрнең үзенә хас эчке хисләре, хыяллары юктыр дисезме? Бар, әлбәттә.

    Ирек белән аралашу юлы бер - хатлар! Минем дә сезнең районда дусларым бик күп иде: Илкам, Зиннур, Равил (ишетүемчә, ул баянчы иде, арабыздан киткән).

    Без бергә Түбән Камада яшәгән идек. Аларны утыз елдан артык күргәнем юк.Тиздән иреккә чыгам. Сезгә язуымның сәбәбе: бигрәк тә яшьләргә, ялгышмагыз, сөегез тормышны, "монда" эләгүе тиз, ә кирегә юллар озын һәм озак еллар көтәргә кала.

    Ә хәзер сезгә язмаларымны тәкъдим итәм.

    Очрашу тапкан язмыш

    Без Николай Николаевич белән шахмат уйнаганда таныштык. Сөйләшеп киттек. Һәркем үз башыннан кичкәннәрне искә төшерде. 75 яшьлек картның монда эләгү сәбәпләре мине нык уйландырды. Мондый хәлләргә калмасыннар, гыйбрәт булсын дип, аның тарихын газета укучыларга тәкъдим итәргә булдым.

    Моннан унбиш еллар элек бер-бер артлы Николайның әнисе, тормыш иткән хатыны үлеп китә. Кызы бу вакытта гаиләсе белән икенче өлкәдә яши. Николай моңа кадәр спорт белән шөгыльләнә, начар яшәми. Ләкин ялгыз калгач, әкренләп эчә башлый. Тиздән аның тормышына Людмила исемле хатын килеп керә. Ул кызы, кияве белән шәһәр фатирында яши. Бер көнне хатын: "Әйдә, синең фатирыңны сатыйк та, безгә тотырга килерсең, пропискага да кертербез, " - ди. Беркатлы, юк-барга тиз ышанучан ир ризалыгын бирә.

    Людмила ярдәмендә фатирны тиз генә сатып, болар бергә яши башлыйлар. Сатылган фатирның акчасы, билгеле инде, ир кулына эләкми. 4 ел бергә яшәгәч, Николайга белдертмичә, Людмила танышлары аша аны пропискадан төшерә һәм урамга куып чыгара. Николай, кызы белән күптән аралашмаганлыктан, аның кайда яшәгәнен дә белмичә, аптырап йөри.

    Якын туганнары юк, барыр җире булмагач, социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә. Николайны картлар йортына урнаштыралар. Ләкин монда тыныч кына яшәү насыйп булмый. Күпмедер вакыттан соң аңа ике адәм ияләшә. Пенсия акчасының бер өлеше кулга бирелә, болар моны сагалап кына тора, шунда ук талап алалар.

    Аяныч хәлдә калган ир алар белән кешеләрчә сөйләшеп карый, администраторга да керә, ләкин нәтиҗәсе булмый. Чираттагы пенсия көне килеп җитә. Николай аш бүлмәсендә бәрәңге әрчеп утырганда теге ике адәм килеп, аннан акча сорыйлар. "Бирмим, бу юлы, үземә кирәк", - диюе була, аны тукмый башлыйлар. Николайның түзәрлек хәле калмагач, кулындагы кухня пычагы белән кыйнаучының берсенә кадый.

    Теге бәндә егылгач, ул администрациягә йөгерә, ашыгыч ярдәм, милиция чакыра. Алар килгәч, эшнең ничек булганын сөйләп бирә. Аңа җинаять эше ачып, 6 елга хөкем итәләр һәм каты режимдагы колониягә озаталар. Бу урында газета укучыларга соравым бар: бер яклаучысыз нишләргә кирәк булган соң?

    Казанда тоткыннар өчен хастаханә бар. Анда төрле колонияләрдән, төрмәләрдән чирлеләрне дәваларга алып киләләр. Мин дә шунда эләктем. Бу язмамны шунда дәвам итеп, аның эчтәлеген бүлмәдәге яшь егеткә сөйләдем. Николайның исем-фамилиясе белән, кайда туган, яшәгән, ничә яшьтә. Егет бераздан кычкырып җибәрмәсенме: "Бу бит минем бабам! Мин аның оныгы булам. Бабайның кайда икәнлеген белми идек". Егет бу турыда әнисенә хәбәр итте. Николайның кызы аның янына килә.

    Очрашып аңлашалар. Кызы әтисен үзенә алып кайтып тәрбияләү өчен гариза яза. Озак вакыт үтмәде, Николай Николаевичны вакытыннан алда чыгарып җибәрделәр. Хатлары килеп тора, тормышлары яхшы, матур яшәп яталар. Николай белән бергә булганда: "Моннан чыккач, кая барасың?" - дип сораган идем. Ул ачык кына җавап бирә алмады, чөнки ул чакта кызы гаиләсенең кайда икәнлеген белми иде. Ә картлар йортында тагын нинди язмыш көтәр иде аны? Мин бу танышым өчен чын күңелдән сөендем. Аның да бит картлык көннәрендә тыныч кына яшисе килгәндер.

    Кермә ялгыш юлларга

    Нигә кирәк иде яраларда

    Үтү шулай тормыш юлларын?

    Төрмә-зиндан, кояш нуры юктан

    Сагышларда үтә елларым.

    Кайда калды ирек, яшьлек яме,

    Мин тоткында хәзер ялгызым,

    Үкенәмен шатлык күрми гомер

    Үткәннәрдә булып ялгышым.

    Ялгышларны алдан белеп булмый,

    Ходайдандыр алар бирелгән.

    Түзәм бүген, күз яшьләре белән

    Мин богауда әлегә тилмерәм.

    Яшь чакларның кадерләрен белми

    Керәбез шул ялгыш юлларга.

    Яшәештә ни җитми соң безгә

    Аерылмаска озак елларга?!

    Сагынырсың, мин булмам

    Гомер уза, яшьләр алга бара,

    Чыкканмындыр бәлкем уеңнан.

    Тик йөрәктә, диләр, хәтер кала

    Сагынырсың, әмма мин булмам.

    Үткән еллар кире кайтмагандай,

    Яшьлек тә бит килми соңыннан.

    Ялгыз аккош парын тапмагандай,

    Сагынырсың, әмма мин булмам.

    Югалтмаска иде сөюләрне,

    Авыр ни бар сагыш һәм моңнан.

    "Мин синеке мәңге!" - диюләрне

    Сагырсың, әмма мин булмам.

    Габделхәй Биктимиров, Казан

    Редакциядән: Габделхәй Биктимиров хатында: "Адресымны сорасалар, бирә аласыз", - дип тә язган. Кызыксынучылар булса, редакциягә мөрәҗәгать итә алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: