Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үткән юлларда – нефть эзе

    Сугыш чоры баласы Әнвәр ага Хәмзә улы Шаһиев гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган меңнәрчә кешеләрнең берсе. Аны бүгенге көндә "Азнакайнефть" идарәсенең тере тарихы дисәң дә хата булмастыр. Аның белән сөйләшкәндә күп вакыйгаларны кабат яңартасың, ишетеп белгәннәрен башка яктан ачасың. Итагәтьле, олыны олы, кечене кече итә торган кеше буларак беләләр аны азнакайлылар....

    Сугыш чоры баласы Әнвәр ага Хәмзә улы Шаһиев гомерен нефть сәнәгатенә багышлаган меңнәрчә кешеләрнең берсе. Аны бүгенге көндә "Азнакайнефть" идарәсенең тере тарихы дисәң дә хата булмастыр. Аның белән сөйләшкәндә күп вакыйгаларны кабат яңартасың, ишетеп белгәннәрен башка яктан ачасың. Итагәтьле, олыны олы, кечене кече итә торган кеше буларак беләләр аны азнакайлылар. Ул моннан сиксән ике ел элек Азнакай районының Зирекле - Елга авылында туган. Бүгенге әңгәмә аның белән очраклы гына булса да, гәҗит укучылар өчен, бигрәк тә аның белән эшләгән чор кешеләре һәм хәзерге яшь буын өчен кызыклы булыр дип беләм. Нефть тармагын күтәрүнең авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган чын эш батырлары арабыздан тыныч кына бакыйга күчә торалар. Ә бит аларның һәрберсенең хезмәт юлы үзенчәлекле, кабатланмас, игътибарга лаек. Ул чор кешеләренең нефть сәнәгатенә керткән хезмәте, бүгенгеләр өчен батырлык үрнәге ул. Аларның сөйләгәннәрен дәреслек урынына кулланып була.

    - Әнвәр ага, сез хезмәт юлыгызны Азнакай җирендә нефть таба башлаган вакытлардан башлагансыз. Беренче нефть фонтанын үз күзләрегез белән күргән, шул казанда кайнаган кеше. Чишмә башын искә төшереп үтсәгез иде. Бүгенге көндә туган авылыгыз янында һәйкәл булып торган 541 скважинаны эшләтеп җибәрү, белүемчә, сезнең катнашта булган.

    - Мин Бөгелмә трестының 2 нче промыселында Азнакай мәйданында 1951 елның июненнән эшли башладым. Азнакай мәйданнарында беренче скважина 1950 елның октябрь аенда борауланган иде. Нефть үткәргечләр төзелгәннән соң, скважинаны 1951 елның ноябрь аенда эксплуатациягә тапшырдык. Аны эшләтә башлаганчы, землянка казып, аның эчке ягына агач стеналар кордык, тимер мич куйдык. Башта мичне утын белән яктык, аннары солярга күчтек, ә соңыннан газга тоташтырдык.

    Скважинаны эшләтеп җибәргән көн бyгенгедәй хәтеремдә: салкын иде, кар яуды. Операторлар: мин hәм Чебарев, өлкән оператор Вагыйз Галиев скважинаны эшләтеп җибәрy өчен кирәк булган барлык әйберләрне алдан хәзерләп куйдык. Нефть чыгару буенча мастер ярдәмчесе Әкълим Мөхәммәтҗанов ап - ак яңа тун киеп ат белән килгән иде. Ул чагында әле "Азнакайнефть" идарәсе оешмаган, мастерлар Лениногорскийдан килеп эшли. 541нче скважинаны эшләтеп жибәрүне миңа тапшырдылар. Янымда мастер ярдәмчесе, өлкән оператор:"Задвижканы акрын гына ач, кинәт ачма", - диләр. Буферда басым 20 атмосфера. Задвижканы ачуга газ катыш нефть штуцер аша нефть ага башлады. Мерник скважинадан 100 метрлап чамасы читтә. Барсы да шул якка таба атладылар. Ә без өлкән оператор белән факел кабызырга киттек. Таякка бәйләнгән чүпрәк кисәген, факел астына түгелгән нефтькә манып, факельне яндырып җибәрдек. Аннан соң барысы да мерникның тулганын күзәтә башлады. Ул мерникка белән яртылаш тулды, ә нефть үз агымы белән китми дә китми. Бу хәлдән чыгу юлларын эзли башладык. Бәлки мерникны бөтенләй тутырырга hәм ул басым белән торбадан узе ага башлар, диләр. Әкълим Касыйм улы: "Тутыруы озак түгел" - дип, миңа скважинаны яңадан ачырга кушты. Мин кабат задвижканы ачтым. Ләкин шул ук хәл. Анда катнашучылар барыбыз да мерник янына җыелдык, шунда нефть, газ катнашмасы көчле басым белән мерникка юл алды, ул тулып нефть фонтан булып бәрде. "Нефть душында" беренче тапкыр шунда коендык. Ә.К. Мөхәммәтҗановның өр-яңа туны кап-кара булды. Мерник тулысынча тулса да, нефть барыбер yз агымы белән акмады. Соңыннан аны "С-80" тракторы ярдәмендә кудыра башладык. Лениногорскийдан юдырткыч агрегат алып килделәр. Тәҗрибә, белем, юллар юклыгы нормаль шартлар булмау, беренче чорда төрле шундый катлаулыклар китереп чыгарды.

    - Ул чорда скважиналар бораулаучылардан еш кабул ителгәндер. Яңа скважина, яңа мәшәкатьләре белән килгәндер...

    - 541нчы скважинаны эшләтеп җибәрүгә берничә көн аралыгында, 543нче скважинаны да эшләтеп җибәрдек. Ул скважинада өч бертуган Едутовлар - Николай, Анатолий hәм Михаил эшләделәр. Нефть үткәргечләрдә аварияләр булганда, кулдан чокыр казырга тотына идек. Yзебез казыдык, үзебез чиләкләр белән нефть түктек. "С-80" тракторында эретеп ябыштыру агрегаты да көттереп кенә Лениногорскийдан килә иде. Юл булмагач, автомобилләр белән йөреп булмый. Эштә элемтәнең, махсус техникаларның булмавы зур кыенлыклар тудырды. 541нче скважина белән тоташтырылган 99нчы скважинаның үткәргеч торбалары белән ничек җәфаланганыбыз бүген дә исемдә. Нефть үткәргечләре сыйфатсыз эретеп ябыштырган булып чыкты. Безгә кабат-кабат аварияләрне бетерергә туры килде. Нефть үзе агар дип уйлаганнармы, хәттә кайбер торбаларны эретеп ябыштырмый башын башка терәп кенә салып күмгәннәре дә булды. Беренче "кара алтын" әнә шулай чыкты. Торбаларга парафин утыру, аны кыргычлар белән чистартып тору үзе бер зур бәләгә әйләнде. Парафин чистартканда җиргә ага, соңыннан скважина тирәләрен чистарта идек.

    - Кыргычларны тиешле бер вакытта төшереп менгерү кул көче ярдәмендә икәнен беләбез. Шактый гына көч сорый торган эш. Аның штуцер алыштыруы да җайлы булмаган, диләр...

    - Әйе, штуцер алыштырган вакытта да безгә бер генә кул белән эшләргә туры килде, чөнки икенче кул белән югары кутәрелеп арматурага тотынып тордык. Бөтен вахта белән эшләдек. 541 нче скважина румын арматурасында, ул бик биек, ярты елдан соң гына арматура мәйданчыгы китерделәр, эшләү җиңеләйде. Шуңа да скважиналарны эшләтеп җибәрү hәм хезмәт курсәтү өчен операторлар җитешмәү сәбәпле, безгә 541нче скважинадан тыш 543нче, 99нчы скважиналарга да хезмәт курсәтергә туры килде.

    - Халыклар атасының "Кадрлар барысын да хәл итә!" дигән канатлы сүзләре бик актуаль булган чор бит ул. Тәҗрибәле операторлар да җитешеп бетмәгәндер...

    - 1952 ел башында операторлар hәм эшчеләрне күпләп кабул итү башланды. Әнә шул чорда Солтан Якупов, Рафаэль Рәупов, Фатыйх Шакиров, Рәшит Ханнанов, Әнвәр Гыйниятов, Андрей Гурьянов, Нәфис Фәйзуллин (Лениногорскийдан кайтты), 1952 ел азагында ирле-хатынлы. Э.К. Косовская hәм А.С. Косовскийлар (Бакудан күчеп килеп) оператор булып эшли башладылар.

    Скважиналарда электр энергиясе юк. Нефть кудыру өчен индивидуаль насослар урнаштырылды. Алар еш ватылалар. Ике сәгать саен кыргычны кул белән төшереп кутәрергә кирәк. Без hәрбер скважинага өлкән оператор hәм дүрт оператор сменалап хезмәт күрсәттек. Авылда яшәдек, скважинага җәяү йөри идек, барлык эшләр кул көче белән башкарылды. Шул вакытларны искә төшерәм дә, ничек түздек икән, ничек армадык икән, дип уйлап куям. Нефть табу планын 105-108% ка үтәп бардык, газ уткәргечләр булмау сәбәпле, аерылып чыккан газларны факелларда яндырдык. Күпме кыйммәтле ягулык әрәмгә янды ул чакта.

    - Ул чорда нефтьче егетләрне армиягә чакырмаганнар. Сезне алганнар...

    - Ул болай булды. 1954 елның азагында мин 538нче скважинада өлкән оператор булып эшли идем. Әйе, ул чорларда нефтьче егетләрне армия сафларына алмадылар. Ә минем бик тә барасым килде. Берничә тапкыр хәрби комиссариатка чакыруларын сорап бардым, кыскасы, үз теләгем белән армияга киттем. Өч ел хезмәт итеп, сержант дәрәҗәсендә кайттым да үзем эшләп киткән промыселга килдем.

    - Ул чорда Армиядән кайткан кешегә үсәр өчен мөмкинлекләр булгандыр? Эш фронты да үсә барган вакыт бит.

    - Әйе, 1958 елда Азнакай мәйданында тоташ бораулау эшләре башланды. Мине мастер В.Н. Константинов җитәкләгән беренче бригадага өлкән оператор итеп күчерделәр. Валерий Николаевич бик тә кешелекле, итәгатле шәхес иде. Бер елдан 49, 51, 63 нче ГЗУ ларда, 1 нче нефть промыселының нефть җыю пунктында механик булып эшли башладым. Нефть кудыру эше дә җиңел түгел. Теләсә нинди hава шартларында да тимер баскычлар буйлап резервуарга күтәреләсең. Кул рулеткасы белән 2 сәгать саен нефтьнең күләмен үлчәп, бригадалар буенча төгәл исәп-хисап алып барасың. Электр энергиясе еш өзелә. Насосларга парафин утыру, газ эләгү дисеңме... Төннәр буе насослар ремонтлаган чаклар булды. Шуңа да карамастан, башка нефть промыселлары арасында алдынгы урыннарда бардык. Безгә тәҗрибә уртаклашырга дип күрше промыселлар да килә иде. 1967 елның гыйнварында нефть промыселының 2 нче бригадасына нефть чыгару мастеры итеп күчерделәр. Бригада комплекслы иде, 38 кеше. Нефть табу операторлары, слесарьлар, электрчылар, электр белән эретеп ябыштыручылар бар да промыселда. Без 105 скважинага хезмәт күрсәтәбез. Эшләү чорында белем кирәклеге еш сиздерә иде. Шуңа да белемемне күтәрергә тырыштым. Читтән торып Лениногорскийнын нефть техникумында "Нефтепромысел җиhазлары механигы" белгечлеге алдым; Баку шәhәрендә Азбеков исемендәге нефть чыганакларын эксплуатациялау буенча, Дрогобыч нефть техникумында нефть hәм газ скважиналарын эксплуатацияләү квалификациясен күтәрдем...

    - Тора-бара кул көченә механика алмашка килеп, эшне җиңеләйткәндер?

    - 1960 нчы еллар башында фонтанлы скважиналарга АДУ - 1 hэм АДУ-3 куйдылар. Алар операторларны кыргычларны күтәрү hәм төшерүдэн азат итте. Скважиналарга суырту hәм ябу автоматлары, кыргыч штанговращательләр куелды, ләкин аларның барысының да кимчелекле яклары булды. Автомат кудыру тоткарланган очракларда мерник тулып нефть ташый иде. Бераздан нефть скважиналарын транспортлау hәм үз агымыннан герметик җыю ысулына күчерү башланды. Мерник трапларын, суырту hәм ябу автоматларын алып ташладылар. Нефть амбарларын мазутка баткан факел обволовкаларыннан, чүп-чардан чистарттык. Без бу эшне 1971 елда төгәлләдек. ГЗУ hәм ГЗНУ системасын кертү безгә бер сменада күп скважиналарга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге тудырды. Скважиналарга хезмәт күрсәтү күпкә җиңеләйде. Нефть чыгару объектларын автоматлаштыру мөмкинлеге туды.

    Сиксәненче еллар башында скважиналарның ремонтсыз эшләү вакытын озынайту өстендә эшләдек. Минем бригадага ПРС ның бик эшчән Рафаэль Әхмәдиев бригадасы беркетелде. Мин үз ягымнан еш ватыла торган скважиналарны парафиннан К2 белән юдыру hәм чистарту өстендә күбрәк эшләргә тырыштым. НКТны hәм нефтепроводны парафиннан чистарту безгә ремонт араларын озынайтырга hәм күбрәк нефть чыгарырга ярдәм итте.

    - Нефть чыгару һәрдаим арта барсын дисәң, бораулау эшләрен туктатмаска кирәк. Ә аңа яңа мәйданнар кирәк, яңа эзләнүләр...

    - 1970 елда Карамалы мәйданын бораулау башланды. Минем бригадада бораулау эшләре 3 ноктада барды. Скважиналарны кабул итеп вакытында эшкә җибәрергә кирәк. Аларны бораулау өчен суны, үткәрелгән нефтьүткәргечтән, ГЗУ аркылы җибәрә идек. Моның өчен безгә су бирүне дә көйләргә туры килде.

    - Нефтьченең хезмәте сезонлы эш түгел. Җәй көне бер төрле мәшәкать булса, аның кышы бар, анда башка мәшәкать. Салкыннарда эш бермә-бер авырая. Яңа скважиналар кабул ителгәндә бигрәк тә...

    - Кыш көне эшләү бик авыр, суүткәргеч ката. Каткан торбаларны экскаватор белән казып, ППУ ярдәмендә җебетәбез hәм рәтлибез. Бу эшләр ПРЦНО белән берлектә цех башлыгы Мәхмүт Макъсүтов hәм механик Мирхәт Мушаров, берничә җир өсте җиhазлары слесарьларе, электр белән эретеп ябыштыручы Ләбип Хәбиров көче белән эшләнде. Скважинаны бораулаганнан соң, эксплуатациягә җибәрер алдыннан, суны компрессор ярдәмендә кудырып, кабат ялгап, скважинаны җиhазлый идек. Бу эшләр ПРЦНО, электр цехы, ЦБПО ЭПУ hәм производстваны автоматлаштыру цехы ярдәмендә эшләнде. Ләкин җаваплылык нефть чыгару промыселына йөкләнде. 1978 елның апрелендә яңа РИТС-3 нефтепромыселы оешты. Бүлү вакытында минем бригаданы РИТС-3кә күчерделәр. Мин нефть чыгаруда 43 ел, 1951 елның июненнан 1994 елга кадәр эшләдем. Пенсияга чыккач та ике ел нефть тармагында хезмәт куйдым.

    - Сез "Татрстан АССРның атказанган нефтьчесе, өч тапкыр "Татнефть"ААҖ генераль директорының рәхмәт хатына лаек булгансыз, алты тапкыр фотосурәтегез идарәнең мактау тактасында торган, өч тапкыр бригадагыз Мактаулы хезмәт вахтасын җитәкләгән, ике тапкыр идарәнең иң яхшы мастеры исеменә лаек булгансыз, башка бик күп төрле рангадагы Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнгәнсез...

    - Бу бүләкләр минеке генә түгел, ә барлык коллектив әгъзаләре тырышлыгы; өлкән операторлар А.Гурьянов, Р.Рәүпов; операторлар - Ч.Герасимова, Ф.Ситдикова, Ф.Шакиров, К. Әхмәтшин, З.Никандрова, Г.Ихсанова hәм башкалар. Бәхетемнән сәләтле цех җитәкчеләре: Е.Ф.Синявский, Ф.И.Мөхәрләмов, А.И.Свеженцев, Р.Р.Халимов, С.З. Сафин hәм өлкән инженер И.Ф.Шариповлар белән эшләргә туры килде...

    - Җәмәгать эшләрен дә читкә куеп булмый. Ул чорда нинди дә булса өстәмә эш алып бару һәр җитәкченең, ИТРның изге бурычы саналды.

    - Мин 4 ел буена беренче, 3 ел өченче нефть промыселында профком рәисе булдым. Эшли башлауның беренче көненнән 1994 елга кадәр ветераннар Советы hәм 3нче цехта Халык контроле рәисе булып билгеләндем. Бик куп эшне искиткеч сәләтле җитәкче Е.Ф. Синявскийдән өйрәндем. Миңа чын эш батыры, принцпиаль, ташып торган энергияле, hәр вакыт уз алдына куйган бурычны үтәргә омтылучы Ленин ордены кавалеры, өлкән мастер Н.Г.Файзуллин белән дә эшләргә туры килде. Ул участок башлыгы, мин инженер-технолог идем.

    - Хатыныгыз Сирина Газиз кызы Шаhиева белән янәшәдә эшләү җайлы идеме, үз кыенлыгы да булдымы? Гаиләдә балалар да бар бит. Аларга да күз колак булырга кирәк...

    - Хатыным 1нче нефть промыселында оператор булып 13 ел эшләде. "Азнакайнефть" идарәсенең Мактау грамотасы hәм акчалата бүләкләре белән бүләкләнде, фотосурәте берничә ел Мактау тактасына куелды. Сәламәтлеге аркасында башка эшкә күчәргә мәҗбүр булды. Мин аңа hәрвакыт ярдәм иткәне hәм аңлаганы өчен бик рәхмәтле. Безгә бит кайчагында еш электроэнергия өзелү hәм башка техник сәбәпләр аркасында тәүлек буенча эшләргә туры килә иде. Без аның белән 3 ул тәрбияләп үстердек. Барысы да техникум бетерделәр, "Татнефть" ААҖ тармагында эшлиләр. Без балаларыбызга рәхмәтле. Алар үзләренең ярдәменнән ташламыйлар.

    - Бүгенге көндә сез үзегезне нинди хәлдә хис итәсез, кирәк чакта кирәк идек, кирәгебез калмагач, белүче дә юк, дип җитәкчелеккә үпкәләп яшәмисезме соң?

    - Без "Татнефть"ААҖ, "Азнакайнефть"идарәсе, цех җитәкчелегенә бик рәхмәтле. Эш урынында без, пенсионерларны, онытмыйлар: бәйрәмнәргә, очрашуларга чакыралар. Яңа объектларга экскурсиялар оештыралар, концерт, театрларга, юбилейлы даталарга чакыралар, бәйрәм бүләкләрен биреп торалар. Нефть сәнәгате үсү нәтиҗәсендә Азнакай авылы халкы агач өйләрдән 2-5 катлы таш йортларга күченде, яхшы асфальт юллары hәм заманча инфраструктурасы булган нефть шәhәренә әйләнде. Социаль-коммуналь тармакларны үстерүгә нефтьчеләр бүген дә күп өлеш керттәләр. Шәһәрне яхшы хәлдә тоту өчен бик күп финанс hәм физик хезмәт күрсәтәләр.

    Без яшь, көчле hәм сәламәт идек. Һәрвакыт бар нәрсәгә оптимизм белән карап, үзебезнең көчкә ышанып яшәдек һәм безнең хыяллар чыңга ашты, уңайлы, җылы, якты йортларда яшибез. Яшеллеккә, чәчәкләргә төрелгән шәһәребез елдан ел үсә, матурлана. Болар нефтьчеләр катнашынан башка эшләнми.

    Нәфис Әхмәт

    Фотосурәт гаилә архивыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: