Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тирәкләре – тарих шаһиты

    Мәгълүм ки, 50-60 нчы еллар кара алтын байлыгының Азнакай чыганагын (кайбер документларда шулай теркәлгән дә) удар төстә үзләштерү чоры булды. Корылган һәрбер объект - скважина, нефть үткәргеч, җыю пунктлары - тарихи әһәмиятле вакыйга буларак кабул ителде. Нәкъ Чатыр тавы итәгенә көмештәй ап-ак төстәге алагаем зур алты чан утыртып, 52 нче...

    Мәгълүм ки, 50-60 нчы еллар кара алтын байлыгының Азнакай чыганагын (кайбер документларда шулай теркәлгән дә) удар төстә үзләштерү чоры булды. Корылган һәрбер объект - скважина, нефть үткәргеч, җыю пунктлары - тарихи әһәмиятле вакыйга буларак кабул ителде. Нәкъ Чатыр тавы итәгенә көмештәй ап-ак төстәге алагаем зур алты чан утыртып, 52 нче нефть җыю пунктын эшләтеп җибәрү дә нефтьчеләрнең чираттагы хезмәт җиңүе иде. Аңа Сәпәй авылы тирәсендәге басу-кырларда борауланган скважиналар нефте үзагымы белән җыела иде. Рельефны бик оста файдаландылар нефтьчеләр кара алтын җыюда. Насослар ярдәмендә аннан аны товар паркына кудырдылар.

    52 нче җыю пунктын Бөек Октябрьнең 44 еллыгы хөрмәтенә тапшыру өчен социалистик ярыш җәелдереп эшләп, нефтьчеләр вәгъдәләрен бер атнага алдан үтәп чыктылар һәм аны 1961 елның 1 ноябре көнне сафка бастырдылар. Пунктны эшләтеп җибәрү хокукы бригаданың иң алдынгы операторы Фаяз Баһавиевка бирелә. Әлеге рәсемдә сез шул мизгелне күрәсез. Сулдан өченче - оператор Нәфис Фәйзуллин.

    Ул пункт хәзер юк инде. Нефть җыю челтәре үзгәртеп корылганлыктан, аның җиһазларын да сүтеп алалар. Ләкин урыны әле дә билгеле. Ихатасындагы топольләр, узган вакыйгаларның телсез шаһитлары булып, әле булса үсеп утыралар...

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: