Азнакаево
  • Рус Тат
  • Татарстан – икенче йорт?

    Россия чит илләрдән вакытлыча эшкә килүчеләр саны буенча дөньяда АКШтан кала икенче урынны били. Гастарбайтерлар бүгенге көндә илебезнең теләсә кайсы төбәгендә бар. Авылдамы, шәһәрдәме, Мәскәүдәме, Азнакайдамы дигәндәй... Аларның максаты бер - гаиләсенә күпме булса да акча эшләү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия гражданлыгын алып, шәхси эш ачучыларның саны да...

    Россия чит илләрдән вакытлыча эшкә килүчеләр саны буенча дөньяда АКШтан кала икенче урынны били. Гастарбайтерлар бүгенге көндә илебезнең теләсә кайсы төбәгендә бар. Авылдамы, шәһәрдәме, Мәскәүдәме, Азнакайдамы дигәндәй... Аларның максаты бер - гаиләсенә күпме булса да акча эшләү. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия гражданлыгын алып, шәхси эш ачучыларның саны да күп. Кибет, рестораннар, сәүдә нокталары ачып, рәхәтләнеп көн күрә алар.
    Әлегә Русиягә эшкә килүчеләрнең күбесе Мәскәү, Петербург шикелле тормыш гөрләп торган, акча кайнаган урыннарга омтыла. Мәскәүдә инде хәзер мигрантларның язылмаган кануннары, үз гореф-гадәтләре белән яши торган бистәләре дә бар, диләр. Шулай да соңгы елларда Азнакайда да мигрантларның артуы күзәтелә.
    - Әйе, статистика мәгълүматлары шулай күрсәтә, - ди Азнакай районы буенда федераль миграция хезмәте начальнигы Эльвира Мәрданшина да. - Мәсәлән, 2012 елның 6 аенда 27 чит дәүләттән килгән 764 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат миграция исәбенә алынган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 527 кешегә күбрәк. Чит ил гражданнарының күбесе Азнакай, Актүбә, Әсәй, Чалпы, Урсайда төпләнә. Безнең районга якын, шулай ук ерак чит илләрдән киләләр. Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзербайҗан һәм Әрмәнстан гражданнарына өйрәнеп тә беттек шикелле, ә Греция, Кытай, Германия, Сириядән килүчеләр безнең якларга әле юл гына «сала» башлады. Алты ай эчендә 82 чит ил гражданы тору кәгазе алган. Шул исәптә гражданлыгы булмаган 21 кеше дә бар. Вакытлыча районда яшәү өчен ризалык алучылар 182 булса, сан буенча шулар арасында Үзбәкстан, Таҗикстаннан килгәннәр аеруча күп. Алда санап үтелгән чит ил кешеләренең 16сы эшләү өчен рөхсәт алган.
    Алар төзелеш (9), сәүдә (4), туклану (1) һәм башка тармакларда хезмәт куя. Чит илдән килгәннәр арасында Россия гражданлыгын алырга карар иткәннәр дә күп.
    -Чит ил кешеләре арасында закон бозу очраклары мәсьәләсе ничек тора?
    -Чит ил гражданнарының яшәү кагыйдәләре үтәлешен тикшерү һәм паспорт-виза хезмәтендә теркәлү-теркәлмәү очракларын ачыклау максатында рейдлар оештырыла. Ул гражданлыклары булмаган затлар, чит ил кешеләрен эшкә кабул итү, законсыз үтеп керү каналларын ябу, гражданлыгы булмаганнарның хокукларын саклау максатында оештырыла
    Быел шундый 57 чара уздырылды (21е Азнакайның Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә), 202 объект тикшерелде, чит ил гражданнары эшләгән яки яшәгән объектларны тикшерү нәтиҗәсендә миграция өлкәсендә законнар бозган өчен 125 административ беркетмә төзелде (узган елның шул ук чорында - 113). 262 000 сум административ штраф салынды (узган елда - 243,5 мең сум). Эш бирүчеләр тикшерелеп, закон бозганнарга ике беркетмә төзелде.
    -Миграция законнарын бозучыларга нинди чаралар күрелә?
    -Илдә булу режимын һәм хезмәт мөнәсәбәтләрендә катнашу шартларын бозганнар кире озатыла. Шундый биш чит ил кешесенә карата суд аларны РФ чикләреннән җибәрү турында карар чыгарды.
    Әйе, законнар кырыслыгына карамастан, Россия, шул исәптән республикабыз да бик күп милләтләр, аеруча БДБ илләрендә яшәүчеләр өчен «икенче йортка» әйләнде. Гадәттә кешеләр яхшырак урынга тартыла, диләрме әле?!
    Таңсылу САНИЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: