Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугышта да каләме кулыннан төшмәгән

    85 еллык тарихы булса да, ни кызганыч, "Маяк"ның "Трактор", "Коммуна" чорындагы журналистлары, хәбәрчеләре турында мәгълүматлар сакланмаган. Алай гына да түгел, сугыштан соңгы чорларның тарихи документлары да бик сирәк очрый. Шуңа күрә дә газетада ул дәверләрдә эшләгән каләмдәшләребезне барлау шактый авыр. Ярый да туган-тумачалары, нәсел варислары әле дә шушы җирлектә гомер...

    85 еллык тарихы булса да, ни кызганыч, "Маяк"ның "Трактор", "Коммуна" чорындагы журналистлары, хәбәрчеләре турында мәгълүматлар сакланмаган. Алай гына да түгел, сугыштан соңгы чорларның тарихи документлары да бик сирәк очрый. Шуңа күрә дә газетада ул дәверләрдә эшләгән каләмдәшләребезне барлау шактый авыр. Ярый да туган-тумачалары, нәсел варислары әле дә шушы җирлектә гомер итеп ятса...
    Кайчандыр газетабызда хезмәт куйган Хөршисара Кашафетдинова турында мәгълүматлар туплау алай бер дә кыен булмады, чөнки кызы Әминә әнисе юлын дәвам итеп, гомере буе "Маяк"та хезмәт куйган, хәзер лаеклы ялдагы коллегабыз. Ул Хөршисара апаның истәлек дәфтәрләрен бик кадерләп саклый. Кашафетдинова Хөршисара Кашафетдин кызы 1923 елның 1 октябрендә Тымытык авылында туа. 1941 елда урта мәктәпне тәмамлый. 1942 елның 19 июлендә Тымытык хәрби комиссариатыннан Хөршисара, Маһира, Рәйсә, Нәгыймә - япь-яшь кызлар арбаларга утырып, башта - Бөгелмәгә, аннан - Мәскәүгә, Мәскәүдән - Смоленск ягына - фронтка юл алалар. Нәгыймә белән Хөршисара сугыш беткәнче гел бергә була. Аларны 681нче күчмә кыр госпиталенә билгелиләр. Белоруссия фронтының 50нче армиясе составындагы госпитальдә санитарка булып хезмәт итәләр. Атлар җигеп, яу кырыннан яралылар ташый алар. Шушы кыр госпитале белән ничәмә-ничә мең чакрымнар җәяүләп үтелгән: Мәскәү урманнары, Смоленск, Белоруссия, Польша, Көнчыгыш Пруссия...
    " ... Бер төнне шулай Шульга фами лияле старшинаны китерделәр. Пуля күкрәгеннән үтеп чыккан, арка ягыннан кисәге белән тәне чәрдәкләнгән, үпкәсе күренеп тора. Кузгалу, юлга алып чыгу мөмкин түгел, ә безгә күчәргә кирәк. Нәгыймәгә һәм миңа яралы белән калырга кушылды. Ярдәм итәргә мөмкин түгел иде, атна буе сакладык. Җан биргәч, әйбәтләп җирләп, госпиталь артыннан юлга чыктык", - дип язган ул истәлек дәфтәренә. Фронтның алгы сызыгында яралыларны ташыганда, үлем белән тартышкан солдатларны төн әйләнә саклап чыкканда ниләр генә күрмәгән дә, кичермәгән алар! Тик көн саен күзгә-күз очрашып торган үлем-югалтуларга гына күнегә алмаганнар. "... Бер төнне минем группада 7 яралы үлде. Япь-яшь егет соңгы сулышын алганнан соң, чыдый алмадым, урманга чыгып йөгердем, кычкырып елый-елый һуштан язганмын. Мине үлекләр янына китереп куйганнар. Иртәнге кояш нурлары белән уянып киттем... Тормыш дәвам итте..." - дәфтәргә чираттагы юллар тезелгән.
    Җиңү хәбәрен алганда аларның госпитале Кенигсберг тирәсендә тукталган була. Шатлыкның чиге булмый. Госпиталь белән бергә йөрүче сукыр баянчы уйнаган көйләргә тәүлек дәвамында җыр-биюләр туктап тормый. Яу кырында үлем белән күзгә-күз очрашып, яралы солдатларның гомерен саклап калган, аларны аякка бастырган санитарка кыз күкрәген Бөек Ватан сугышы ордены, "Сугышчан батырлыклар өчен" медале бизи. Аларга тыныч тормышта тагын яңалары өстәлә. Сугыштан кайткач, 1946 елда, Хөршисара Кашафетдинова дәүләт банкының Тымытык бүлегендә хисапчы булып эшли. 1947 елда район газетасына чакырып алалар. 1958 елга кадәр бүлек мөдире, җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1958дән алып, ике ел Ютазыда "Коммунизмга" газетасының хатлар бүлеген җитәкли. Азнакайга кайткач, "Коммуна"да авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңрак җаваплы секретарь вазифасын башкара. Бай тәҗрибәле журналистны 1962 елда җирле радиотапшырулар редакторы итеп билгелиләр һәм Азнакай халкына район яңалыкларын радио аша 1973 елга кадәр Хөршисара апа җиткереп тора. 1965 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый. Утыз елга якын гомерен журналистикага багышлый ул. 1973 елда аңа "Татарстан АССРның Атказанган культура работнигы" исеме бирелә. Утны-суны кичкән, сугышның алгы сызыгында да кулыннан кәгазь-каурыен төшермәгән шундый каләмдәшләрең белән ничек горурланмыйсың да, ничек аларга тиңләшергә омтылмыйсың ди?! Редакциябездә әле дә аларның иҗади рухы сакланадыр сыман...
    Лиза НУРЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: