Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сугыш чорында суган да татлы тоелган

    Ленинград блокадасының бөтен михнәтен күргән авылдашыбыз Камилә Габбәсованың язмышы - шул вакыттагы меңләгән язмышларныкы кебек соклангыч та, кызганыч та. 1918 елда туган Камилә чибәр, сылу кыз булып үсә. 1938 елда 20 яшьлек кызны Ютазы кызлары белән Финляндиягә вербовать итәләр. Анда бер җәй эшләгәннән соң, Фәтхетдин исемле егеткә кияүгә чыга. 1939...

    Ленинград блокадасының бөтен михнәтен күргән авылдашыбыз Камилә Габбәсованың язмышы - шул вакыттагы меңләгән язмышларныкы кебек соклангыч та, кызганыч та.
    1918 елда туган Камилә чибәр, сылу кыз булып үсә. 1938 елда 20 яшьлек кызны Ютазы кызлары белән Финляндиягә вербовать итәләр. Анда бер җәй эшләгәннән соң, Фәтхетдин исемле егеткә кияүгә чыга. 1939 елда Ленинградның Колнинск районына күчеп кайтып, кирпеч заводында эшли башлыйлар. Яшь гаиләдә бер-бер артлы уллары: Минневәр һәм Әнвәр туа. Поворухина урамында баракта яшәгән гаиләнең матур тормышын сугыш бер мизгелдә кара кайгыга күмә. Фәтхетдин абыйны сугышка алалар, өйрәнүләр вакытында кайтып йөри, паекларын гаиләсенә ташый торган була. Аннан штаблары белән юкка чыгалар. Шуннан соң бернинди дә хәбәре булмый. Камилә балалар бакчасына эшкә урнаша. Бик авыр көннәр башлана, карточка белән бер кеше башына 100-200 грамм ипи бирәләр. Беркөнне хәлсезләнеп эштән кайтып керүенә, кечкенә улы Әнвәрнең үлгән булуын күрә. Минневәр: "Әни, апаем йоклап китте дә, уянмый да уянмый", - ди. Сугыш афәтенә бала кайгысы да өстәлә.
    Ачлык, ялангачлык... Күзеңә мөлдерәтеп караган, ашарга сорап елаган балалар... Шәһәр өстенә кайчак самолеттан борчак сибәләр. Ач халык шунда ябырыла. "Мин анда бармадым, чөнки аста калганнар тапталып үләләр иде", - дип сөйли Камилә апа соңрак авылдашларына.
    1943 елда блокада өзелә, кайтырга юл ачыла. Туган якта ничек тә ачтан үлмәбез әле дип, Камилә, улы Минневәрне алып, юлга кузгала. Аларга рус кызлары Маруся Малахова, кызы белән Таня да иярәләр. Мең дә бер газап белән авылга, туган нигезенә кайтып керә Камилә. Ишегалдына кергәч, улы Минневәр җирдәге үләннәргә карап, русчалатып: "Сезнең монда суган бик күп икән", - дип куя. Ленинградта ашарга әйбер булмагач, Камилә апа яшел чирәм кыркып, тоз салып ашарга пешерә торган була. Кайтканда, поезд туктап торган арада, шул тирәдә яшәүче халык, үзләренең авызларыннан өзеп, поезддагы халыкка ашарга чыгара. Яшел суган да алар өчен дөньяда иң тәмле ризык булып тоела.
    Камиләгә ияреп кайткан рус хатыннары 1 ай алар белән яшиләр. Елый-елый аерылышалар.
    Гомерен намуслы хезмәттә үткәрә Камилә әби. Һәр туган таң, чыккан кояш, тыныч иртәләрнең кадерен белеп яши. Сугышның авырлыгын, ачлыгын, салкынын үз җилкәсендә татыган татар хатынының язмышы безгә - яшь буынга олы үрнәк ул.
    Гөлназ Шәмсиева,
    Уразай мәктәбе укытучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: