Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сөт булса, яшәргә була

    «Икмәк булса, җыр да була» дигән танылган гыйбарәне «Сөт булса, акча да була» дип әйтергә ярата терлекчеләр. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп табышны нәкъ менә шушы тармак китерә. Продукция алуны арттырмыйча, хуҗалыкның үсешенә дә, яхшы хезмәт хакына һәм эш шартларына да өметләнеп булмый. Бу чәршәмбедә, ягъни 21 октябрьдә «Азнакай» агрофирмасының...

    «Икмәк булса, җыр да була» дигән танылган гыйбарәне «Сөт булса, акча да була» дип әйтергә ярата терлекчеләр. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында төп табышны нәкъ менә шушы тармак китерә. Продукция алуны арттырмыйча, хуҗалыкның үсешенә дә, яхшы хезмәт хакына һәм эш шартларына да өметләнеп булмый.

    Бу чәршәмбедә, ягъни 21 октябрьдә «Азнакай» агрофирмасының Тымытык бүлекчәсе базасында терлекләрне кышлату мәсьәләләре буенча узган зона семинарында да белгечләр алдына шундый бурыч куелды.

    Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгышыннан күренгәнчә, районда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 5 меңгә арткан (эре хуҗалыкларда - 3500, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда - 1500 башка). Һәр атнада төрле хуҗалыкларда күчмә киңәшмәләр үткәрелә, башкарылган эшләргә анализ ясала. Тәҗрибә уртаклашуның, проблемаларны уртага салып сөйләшүнең файдасы да сизелә башлаган: җәйләүдән фермаларга күчкәндә кимеп киткән сөт һәр көнне 500-1000 литрга арта бара.

    Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов семинарда катнашучы Әлмәт, Лениногорск, Чирмешән, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Азнакай районнарының терлекчелек буенча 9 айлык эшчәнлегенә йомгак ясады.

    - Терлекләрне ясалма орлыкландыручылар, лаборантлар, ферма мөдирләре һәм бу тармакка караган башка белгечләр катнашында өченче районда семинар уздырдык. Маллар җәйләүләрдән уңышлы гына күченеп бетте, хәзер төп бурыч - продукция алуны арттыру. Республикада кукуруз, рапс, көнбагыш суктырыла, димәк энергияле азыклар җитәрлек дигән сүз. Сенаж, силос һәр терлеккә 27 азык берәмлеге әзерләнде, кышны чыгарга тулы мөмкинлекләр бар, бары азыкны рациональ ашатып, җиң сызганып эшләргә генә кирәк, - диде Нәҗип Хаҗипов журналистларга биргән әңгәмәсендә.

    Ул терлек азыгының сыйфаты лабораториядә тикшерелергә тиешлеген ассызыклады. Республикада өч урында: Казанда, Актанышта һәм Балтачта махсус лабораторияләр бар. Министр урынбасары анны көньяк-көнчыгыш төбәктә дә булдыру кирәклеге хакында әйтте.

    Республика программасы нигезендә районнарда терлекчелек фермалары яңартыла-төзекләндерелә. «Азнакай» агрофирмасы директоры Илгиз Мөслимов белдерүенчә, агрофирмада да 150 млн сумлык, ә Тымытыкта 40 млн. сумлык капиталь ремонт эшләре башкарылган. Терлекчеләрнең эш шартлары күпкә җиңеләйгән: сөт һәм су үткәргечләр, азык тараткычлар көйләнгән, тирес чыгара торган арбалар алынган. Сыер торакларына, терлекчеләр йортына реконструкция ясалган, өр яңадан кышкы алым булдырылган.

    - «Азнакай» агрофирмасы - иң алдынгы хуҗалыкларының берсе. Биредә сөт саву, бозау алу, сакланыш буенча күп эшләнә. Бүгенге көндә районда сөт планы 102 процентка, ит җитештерү 101 процентка үтәлә. Бу әле кәнәгатьләндерми, үсеш - 10-15 процентка артык булырга тиеш, - ди Азнакай муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов.

    Терлекчелек өлкәсендә районның офыклары киңәя бара. Быел «Союз Агро» җәмгыяте малларны симертү мәйданчыгы ачты. Анда 800 баш терлек асрала, киләчәктә аларның саны 4 меңгә җитәргә тиеш. Мега-фермада 800 савым сыер янына шушы көннәрдә 100 баш тана кайткан, тагын 500 тана кайтачак. Әлеге комплекс 3800 башка хисапланган.

    Икътисади авырлыкларга карамастан, авыл хуҗалыгында әнә шундый күркәм алгарышлар булуы куандыра. Һәм ирексездән: «Сөт булса, җыр да була», - дип сузып җибәрәсе килә.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: