Азнакаево
  • Рус Тат
  • Сорауларда – тормыш чынбарлыгы

    Узган җомгада социаль мәсьәләләр буенча туры элемтә узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев алып барды. Халыктан кергән күпсанлы сорауларга тиешле учреждениеләрдән җаваплар алынды. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. - Мин икенче төркем инвалид, М.Җәлил урамында яшим, безнең участок табибыбыз юк. - Бүгенге көндә, чыннан...

    Узган җомгада социаль мәсьәләләр буенча туры элемтә узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев алып барды. Халыктан кергән күпсанлы сорауларга тиешле учреждениеләрдән җаваплар алынды. Аларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
    - Мин икенче төркем инвалид, М.Җәлил урамында яшим, безнең участок табибыбыз юк.
    - Бүгенге көндә, чыннан да, гомуми практика табиблары җитми. Аларның 50 проценты, пенсия яшенә җитү сәбәпле, эштән китте, шуңа күрә 4-6 участокның үз табибы юк. Әмма беркем дә медицина ярдәменнән мәхрүм калмады. Бу участоклар башка участок табибларына бүлеп бирелде. Бүгенге көндә декрет ялында булган яшь табиблар киләчәктә әлеге участокларга билгеләнәчәк.
    - Теш поликлиникасына табибка алдан язылу оештырып булмыймы икән?
    -Стоматология бүлеге регистратурасы якшәмбедән кала, һәр көнне иртәнге 7 сәгатьтән эшли башлый. Биредә алдан язылу журналы бар. Көн саен 8.00-9.40 сәгатьләрдә терапевтка, 8.00-14.00 сәгатьләрдә стоматолог-хирург һәм балалар стоматологына талоннар бирелә. Пациентлар өчен бу бик уңайлы, алар алдан язылу буенча табиб кабул итәргә 20 минут кала регистратурага амбулатор карта алу өчен мөрәҗәгать итәләр. Регистратурада алдан 94-2-94 телефоны буенча язылырга була.
    - Мәнәвез һәм Яңа Юл бистәләренә "Апельсин" автобуслары йөри башлады. Алга таба да социаль проездной билетлар сакланачакмы?
    -Әйе, ничек бар, шулай сакланып калачак.
    -Икмәк комбинаты янында тукталыш кирәк. Депутатка да мөрәҗәгать итеп карадык, район җитәкчеләре алдында да бу мәсьәләне күтәрдек. Янәшәдәге кибет хуҗасы ясарга тиеш диләр, аның исә кибетен дә ясап керә алганы юк, нинди тукталыш ди!
    -М.Җәлил урамы буйлап "5А" номерлы шәһәр җәмәгатьчелек транспорты йөри. Икмәк комбинаты янында ул пассажирлар соравы буенча туктап, аларны төшерә һәм утырта, әмма бу участокта тукталыш павильоны һәм махсус билге юк. Алар агымдагы елның яз аенда урнаштырылачак.
    -Юлларны кардан чистарту буенча кем җаваплы? Яңа Юлда юлларны киңрәк итеп чистартып булмыймы? Кара-каршы ике машина килсә, үтәрлек түгел. Тукталышларны да көрт баскан.
    -Азнакай шәһәрендә карны "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе" ААҖ чистарта. Көчле кар яуганда техник көчләр җитеп бетми. Иң беренче чиратта кардан шәһәрнең җәмәгатьчелек транспорты йөри торган үзәк урамнары чистартыла. Күп фатирлы йортларның квартал арасындагы территорияләр өчен ТСЖлар җаваплы. Яңа Юл һәм Мәнәвез бистәләренә килгәндә, алга таба юллар һәм тукталышлар вакытында чистартылачак.
    -Балалар туклануы алуга белешмә кемгә бирелә?
    -"Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" 2009 елның 22 декабрендә чыккан 63 нче ТР законы нигезендә 3 яше тулганчы баланы бушлай махсус сөт продуктлары белән тәэмин итүгә хокукны билгеләүче белешмә җан башына керем яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә бирелә. Бүгенге көндә яшәү минимумы - 5393 сум.
    -Бездә баланы 3 яше тулганчы караган өчен пособие бармы?
    -"Россия Федерациясендә демографик сәясәтне тормышка ашыру буенча чаралар турында" 2012 елның 7 маенда чыккан 606 нчы РФ Президенты фәрманы нигезендә РФ субъектларына 2012 елның 31 декабреннән соң туган өченче һәм аннан соңгы балаларга 3 яше тулганчы субъектларда билгеләнгән яшәү минимумы күләмендә пособие билгеләү тәкъдим ителә. Иң беренче чиратта бу пособие демографик хәл начар һәм бала тууы коэффициенты Россия буенча уртачадан ким булган субъектларга кагыла. Татарстанда бала тууның артуы күзәтелә, шуңа күрә бу пособие билгеләнмәгән.
    -Баланы кем опекага яки попечительлеккә ала ала?
    -Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны опекага яки попечительлеккә эшкә яраклы балигъ булган затлар ала ала. Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән; кеше тормышы, сәламәтлеге өчен куркыныч тудырган, кешенең җенси иреге һәм кагылгысызлыгына, гаиләгә, җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы һәм әхлагына каршы барган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган затлар; хроник алкоголизм яки наркомания белән авыручылар; үз гаепләре белән уллыкка яки кызлыкка алу хокуклары юкка чыгарылган затлар опекун яки попечитель булып билгеләнә алмый. Тәрбиягә бала алганда опекунның шәхси сыйфатларына да зур игътибар бирелә. Барлык кызыксындырган сораулар белән 7-20-67 телефоны яки Ленин ур., 16 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
    - Минем кыз фамилиям - Кәлимуллина. Беренче тапкыр кияүгә чыккач, Кәримова булдым, икенче тапкыр кияүгә чыккач - Иванова. Иванова булып өченче тапкыр кияүгә чыктым да, Гатинага әверелдем. Үземнең кыз фамилиямә кайтасым килә. Бу - мөмкинме?
    - Әйе, мөмкин. "Гражданлык торышы актлары турында" Федераль закон нигезендә кешенең исеме, фамилиясе, атасының исеме РФ гражданинының соңгы документларында, ягъни никахтагы һәм аннан соңгы документларында, балигъ булмаган балалар булса, ана кешенең гаризасы буенча балаларның туу турында таныклыгында да үзгәртелә ала.
    -Минем әни яшәү урыны буенча Октябрьский шәһәрендә теркәлгән. Ул Бөгелмә районының Сумароково авылында вафат булды, Азнакай районының Микулино авылында җирләнде. Аның үлемен мин Азнакай ЗАГС бүлегендә терки аламмы?
    -Юк, терки алмыйсыз. Әниегез үлгәннән соң 3 көн эчендә үлеме турында медицина белешмәсе биргән урын яки прописка урыны буенча терки аласыз.
    -Дәүләт хезмәтләре порталында никахлашу урынын һәм көнен билгеләп теркәлгәч, ЗАГС органнарына язмача гариза биреп торырга кирәкме?
    -Язмача гариза бирү - мәҗбүри. Порталда теркәлгәннән соң никахка кадәр 32 көн алдан ЗАГС бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
    -Улымның туу турында таныклыгын икенче кабат алу өчен электрон юл белән генә ЗАГС бүлегенә гариза бирә аламмы?
    -Әйе. Шулай ук бала тууны яки аталыкны билгеләү хокукын, никах өзүне, исем алыштыруны, уллыкка яки кызлыкка алуны, үлемне теркәүне, гражданлык хәләте актындагы язуларга үзгәрешләр яки төзәтмәләр кертү, белешмәләр бирүне сорап та электрон гариза бирергә мөмкин. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында ЗАГС бүлеген табарга һәм гариза тутырырга кирәк.
    -Мин шәһәр балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Үземә һәм балама республикабыз санаторий-профилакториеларына ташламалы шартларда ничек итеп юллама ала алам?
    -Бюджет мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренә ташламалы юлламалар гаиләдә җан башына керем ТР буенча яшәү минимумының 500 процентыннан артмаса бирелә. Санатор-курорт юллама өчен түләү бәясе дә хезмәткәр гаиләсенең җан башына уртача кеременә бәйле. Мәсәлән, һәр гаилә әгъзасына керем 13482,50 сумнан артмаса - юллама бәясенең 10%ы, 16179 сумнан артмаса - 20% ы түләнә.
    2012 елда 77 хезмәткәр ташламалы юлламалар буенча сәламәтлеген ныгытып, ял итте. Каникул чорында мәгариф хезмәткәрләренең 70 баласы муниципаль бюджеттан юлламалар белән тәэмин ителде. Профсоюз әгъзалары 15% ташлама белән "Ана һәм бала" юлламаларыннан файдалана ала. 2013 елның февраленә санатор-курот дәвалануга 9 юллама бирелде.
    Кызганычка каршы, 2008 елдан "Бәкер", 2011 елдан "Ижминводы" санаториелары республика бюджет учреждениеләрен тәэмин итү программасында катнашмый.
    Санатор дәвалануга мохтаҗ мәгариф хезмәткәрләре тармак район профсоюз оешмасына (Ленин ур., 23, тел. 7-67-05) яки башлангыч профсоюз оешмасы рәисенә мөрәҗәгать итә алалар.
    - Элек районда иҗат әһелләренә Мәхмүт Хәсәнов премиясен бирү бар иде. Соңгы берничә елда ул бирелмәде. Аны яңартырга иде.
    - Бу мәсьәлә инде район башлыгы Марсель Шәйдуллин белән хәл ителде, аның положениесе эшләнде. Быелдан премия бирү гамәлгә керәчәк.
    - Шушы көннәрдә без Бөек Ватан сугышында бик мөһим вакыйгалар -Сталинград сугышында җиңүнең һәм Ленинград блокадасы өзелүнең олуг юбилейларын билгеләп үтәбез. Әлеге уңайдан анда катнашучылар искә алыначакмы?
    - Безнең районда хәзерге көндә Сталинград сугышында катнашкан 4 ветеран һәм Ленинград өчен сугышкан 6 ветеран, Ленинград блокадасын кичергән 2 кеше яши. Алар инде бик өлкән яшьтә, шуңа күрә район җитәкчелеге аларны өйләренә барып тәбрикләячәк, берсе дә читтә калмаячак.
    -Ирем эшләгән чагында ай саен Саклык банкындагы кенәгәсенә 30 сум акча күчереп барган. Ул вафат булганга 13 ел үтте. Акчаларны алыр өчен документларны җыеп, Саклык банкына тапшырдык. Килгән саен, әле әзер түгел дип җибәрәләр, бу нинди хәл икән?
    - Вафат булган ирегезнең вклад процентын алу мәсьәләсе 4693 нче Саклык банкы контролендә. Тоткарлык архив докуменларын билгеләү һәм алу белән бәйле.
    - Мин өлкән яшьтәге ялгыз пенсионер. Узган ел декабрь аенда 25-30 градус салкында күрше подъезда җылылык челтәрендә авария булды. Эшне төгәлләп киттеләр, ә минем батареяларга җылы килмәде, 11 тәүлек буе салкын фатирда яшәдем. ТСЖ "Квартал-28" гә шалтыратсам да, эш "ярар"дан узмады. Дин кардәшләрем район башкарма комитетына баргач кына, өем җылынды. Капремонтта унитаз, раковина, бәдрәф ишекләрен җимерделәр. Ялгыз әби булгач, ничек тә ярый диләр, күрәсең!
    - Хәсәнов урамындагы 20 нче йортта урнашкан бу фатирда "Водоканалсервис" ААҖ-Азнакай җылылык четәре предприятиесе тарафыннан җылылык системасы көйләнде. Фатир хуҗасына йорт эчендәге сантехник челтәрләргә һәм үзәк җылылык системасына агымдагы ремонт маддәләре буенча 2012 елның 1 декабреннән 2013 елның 31 гыйнварына кадәр яңадан исәп-хисап ясалды.
    - Декабрь аенда Бирючевкадан туры Азнакайга маршрут автобусы йөри башлаган иде, тик ул Актүбәгә керми. Бирючевка һәм Чемодур авыллары халкы өчен ул Актүбә аша йөрсә, бик уңайлы булыр иде, чөнки безнең йомыш күбрәк Актүбәгә төшә. Иртә белән сырхауханәгә бару да зур проблема, анализлар тапшыру вакыты 7.00 дән 9.00 сәгатькә кадәр генә. Аптырап, юлда очраган машинага өметләнеп чыгабыз, тик утыртмыйлар, туңып-өшеп, өстәмә чир алып, кире өйгә кайтып китәргә мәҗбүрбез. Хәзерге техника заманында, пыяла кебек асфальт юллар барында автобуска интегеп яту бик көлке хәл. Билет бәяләре үз чыгымын капларлык итеп йөртергә мөмкин түгелме икән ул маршрут автобусын?
    - Азнакай муниципаль районы чикләрендә шәһәр яны автобуслары хәрәкәтләре маршруты авыл җирлекләре башлыклары белән килешенгән. Актүбә-Бирючевка-Чемодур Азнакай маршруты буенча шәһәр яны автобусы атна саен сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә йөри. Актүбә-Бөгелмә маршруты - көнгә 2 тапкыр (автобус Актүбәдән 6.20 һәм 14.50 сәгатьтә китә). Көн саен Актүбә-Бирючевка вахта автобуслары бар. Бу юнәлештә пассажирлар күп булмау сәбәпле, өстәмә маршрут ачу каралмаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: