Азнакаево
  • Рус Тат
  • Рухи зыян салсаң – акча белән түлисең

    Замана үзгәргән саен аның кануннары, яшәеш принциплары да үзгәрә бара. Әле кайчан гына җан-күңелгә хилафлык салучыларга рухи зыянны суд аша кайтартып алу мөмкинлегеннән файдалану түгел, бу хакта хәтта уйлый да алмый идек. Ә хәзер закончалыклар кеше мәнфәгатенең һәр үзенчәлеген исәпкә алып эшләнә. Әхлак, әдәп-тәрбия җуелып бетмәсен өчен кайбер сансызларны акчалата...

    Замана үзгәргән саен аның кануннары, яшәеш принциплары да үзгәрә бара. Әле кайчан гына җан-күңелгә хилафлык салучыларга рухи зыянны суд аша кайтартып алу мөмкинлегеннән файдалану түгел, бу хакта хәтта уйлый да алмый идек. Ә хәзер закончалыклар кеше мәнфәгатенең һәр үзенчәлеген исәпкә алып эшләнә. Әхлак, әдәп-тәрбия җуелып бетмәсен өчен кайбер сансызларны акчалата җәзага тарту бик урынлы да ул.
    Лиза Нур
    Азнакай шәһәр суды караган эшләр арасында рухи зыян салыну турындагылар шактый очрый. Алар буенча чыгарылган карарлар белән ахыр чиктә ике як та килешә. Рухи зыян төшенчәсенә нинди гамәлләр керергә мөмкин булуын тәгаенләп китү өчен суд караган эшләрнең кайберләренә тәфсилләбрәк тукталыйк.
    2009 елның сентябрендә Россия Саклык бан-кының төбәгебездәге бүлекчәләренең берсенә гражданин Б. долларларда акча сала. Банк белән ике арада ике елга килешү төзелеп, шушы чорда клиентның кертеменә 3,50 процент еллык ставка өстәлергә тиеш була. Килешү срогы җитеп, 2011 елның октябрендә Б. банкка бара һәм... анда үзенең шәхси счетында бернинди акча "ятмавын" күреп, аптырашта кала. Биредә аңа саклык кенәгәсендәге акчаларның алынуын һәм моның касса ордерында клиент тарафыннан имзалануын дәлиллиләр. Б.-ның имзаның үзенеке түгеллеге һәм акчаны алмавы турында хокук саклау органнарына гариза язудан башка чарасы калмый. Ул банкка салган акчасын һәм вклад буенча процентны, боларга өстәп үзенә китерелгән мораль зыянны (ул аны 20 мең сум күләмендә билгели) түләтүләрен сорый. Әмма суд утырышында җавап тотучы як - банк вәкиле дәгъваны танымый һәм аның банкка түгел, ә ялган имза белән акчаны урлаган кешегә адресланырга тиешлеген белдерә. Ике як тарафыннан да китерелгән исбатлаулардан, экспертларның имзаны һәм банк операцияләрен ачыклауны тикшерү нәтиҗәсеннән чыгып, суд банкның клиент белән ике арадагы килешүне үтәмәвен һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтелүен ачыклый. Суд РФ Гражданлык кодексының 1099нчы һәм 15нче маддәләре, "Кулланучылар хокукларын яклау турында" РФ Законының 14нче маддәсе нигезендә дәгъва бирүченең китерелгән мораль зыян өчен компенсация таләп итәргә хокуклы булуын билгели. Шулай итеп, Россия банкы клиенты Б.-га банктагы шәхси счетына салынган доллардагы акча һәм артым проценты тулы күләмендә кайтарып бирелә. Саклык банкының җирле бүлекчәсе аңа 10 мең сум күләмендә мораль зыян өчен дә түләргә тиеш.
    Ә менә мораль зыянны кайтартып алу турында К.-ның хокук саклау органнарына гаризасы РФ Оборона һәм шулай ук Финанс министрлыкларына карата язылган.
    Уллары хәрби хезмәткә алынгач, аның присяга кабул итү тантанасына әти-әнисе дә барырга була. Әмма аңа соңга калып киләләр һәм улларын увольнениегә алып чыгу өчен шактый гына суммада акча түгәргә туры килә. Хәрби бүлек КППсында аларны үзләрен бик "текә" тоткан солдатлар каршылый. Әти-әнисе китеп бер атна үткәннән соң яшь солдатны бик каты кыйныйлар, ул озак вакыт аңсыз ята. Бу очрак илебезнең массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылды. Хәрби хезмәткә алынганчы ук сәламәтлеге бик үк шәптән булмаган егет еш авырый, җитмәсә, хәрби бүлектә аны бик нык җәберлиләр, ул качып китәргә дә мәҗбүр була. Ахыр чиктә икенче частька күчерәләр, әмма монда да аны рухи һәм физик кыерсытулар дәвам итә. "Психушка"да да ятып чыга. Ниһаять, хәрби медкомиссия аңа диагноз куя: умыртка сөягендә остеохондроз, беренче дәрәҗә сколиоз, хроник гастрит, яссы табанлылык һ.б. Бар яктан җитеш, тулы гаиләдә үскән егетнең чирләрнең күбесенең хәрби хезмәт вакытында алынуы һәм аларның көчәюе билгеле була. Аны өенә кайтарып җибәрәләр. Госпитальдә чакта янына барып йөргәндә үзен тыныч, ипле, акыллы тоткан улын әнисе "танымый": ул үзен бик сәер тота, кызып китә, китереп сугарга да мөмкин... Армиядән соңгы 3 ел да 8 айның 2 ел да 2 аен ул психоневрологик диспансерда үткәрә. Әнисе фатирга су буе чиратны көтеп җиткерә алмый, ахыр чиктә, сабырлыгы бетеп, "муеннан" әҗәткә керсә керә, улына бер бүлмәле фатир алырга мәҗбүр була. Улы янына хастаханәгә барып йөрергә, аңа ризык, кирәк-ярак алырга түккән акчаларының саны юк, әлбәттә. Һәм ул закон кысаларында җавап тотучы яктан гаиләсенә, улының сәламәтлегенә һәм тормышына китерелгән мораль зыян өчен 30 миллион сум түләүләрен сорый. Эштәге барлык дәлилләрне тыңлаганнан соң суд җавап тотучы як - РФ Финанс министрлыгының федераль казначылык территориаль бүлеге тарафыннан федераль бюджет хисабына зыянның каплатылырга тиешлеге хакында карар чыгара. Мораль зыян 250 мең сум күләмендә билгеләнә.
    Әнә шулай һәр "эш" артында кеше язмышы. Ә алар арасында ниндиләре генә юк: юл-транспорт хәрәкәте, ике күршенең юктан гына да "эләгешеп" китүе, эш урынында килеп чыккан бәхәсләр... Хәер, аларга алдагы сәхифәләрдә тагын да тукталырбыз әле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: