Азнакаево
  • Рус Тат
  • Район башлыгы “Кәлимуллин” КФХ базасында узган семинар-киңәшмәдә катнашты

    "Кәлимуллин" КФХ базасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм ветераннар катнашында семинар-киңәшмә узды. Ул эшлекле сөйләшү, кискен тәнкыйть шартларында барды. Юкка гына безнең бабаларыбыз: "Җәйге көн ел туйдыра", - димәгәннәр. Бу чорда көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, тиз һәм сыйфатлы эшләү таләп ителә. Сүлпәнлек...

    "Кәлимуллин" КФХ базасында муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре һәм ветераннар катнашында семинар-киңәшмә узды. Ул эшлекле сөйләшү, кискен тәнкыйть шартларында барды.

    Юкка гына безнең бабаларыбыз: "Җәйге көн ел туйдыра", - димәгәннәр. Бу чорда көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланып, тиз һәм сыйфатлы эшләү таләп ителә. Сүлпәнлек һәм аз гына соңга калу да зур югалтулар һәм чыгымнарга китерә.

    - Бүгенге көндә терлек азыгы хәзерләргә, берьеллыкларны алып, халыкка таратырга, чиста пар җирләрен хәзерләргә, көндәлек яшел азык өчен рапс чәчәргә, бер үк вакытта терлекчелекне алып барырга, фермаларны кышка хәзерләргә кирәк. Ә бер-ике атнадан урып-җыю эшләре дә башлана. Аның өчен дә ныклы хәзерлек чаралары күрү зарур. Шуна күрә, ашыгырга кирәк, - диде Марсель Зөфәр улы.

    Район башлыгы чиста пар җирләрен тиешле технологияләрне саклап, дөрес эшкәртергә кирәклегенә басым ясады. Нәкъ менә җирләрне яхшылап эшкәртмәү сәбәпле, чүп баса һәм икеләтә чыгымнар таләп итә. Соңгы еллардагы корылыклар һәммәбезгә сабак булды. Киләсе елларның нинди булырын да беркем дә әйтә алмый. Алдан ук хәзерлек чаралары күрү зыян итми. Киңәшмәдә корылыкка чыдам уҗым культураларына игътибарны арттыру турында ныклы сөйләшү булды.

    Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов авыл хуҗалыгы эшләренә гомуми күзәтү ясады.

    - Вакыт бетте. Орлык чыгарып, курага калган күпьеллыкларны чабудан мәгънә булмаячак, калганнарын 2 көн эчендә чабып бетерергә кирәк, - диде ул. - Берьеллыкларны чабып, пай җирләре өчен халыкка бирә башлаячакбыз. Борчак җитеште, файдалы үзлекләрен югалтканчы, сенаж салу көн таләбендәге мәсьәлә. Аннан урып-җыюга хәзерлек... Бүген бөтен көчне тупларга, бөтен мөмкинлекне эшкә юнәлтергә кирәк, сүлпәнлек гафу ителми, - диде ул.

    Киңәшмәдә терлекчелек продукциясе җитештерү, төнге көтүлекләрне оештыру, яфрак азык хәзерләү турында да эшлекле сөйләшү барды. Сөт җитештерү буенча район республика күләмендә беренче унлыкта барса да, узган елгы белән чагыштырганда район күләмендә сөт җитештерү кимегән. Җитәкчеләр әнә шул һәм башка проблемаларны чишү чаралары хакында фикер алыштылар.

    ***

    Семинар тәмамлануга авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов һәм терлекчелек бүлеге белгечләре хуҗалыкларда фермалар, җәйләүләрнең торышы белән танышып йөрделәр. Алар "Азнакай" АФ"ның Урманай һәм 1 Май бүлекчәләрендә булды. Бу ике хуҗалыкта да эш яхшы оештырылган. Бозаулар көр, чиста, алларында ямь-яшел печән.

    - Сыерлар кичке савымнан соң, 10 нарга кадәр төнге көтүдә була. Җитәрлек күләмдә яфрак азык, дару үләннәре хәзерләп куйдык, бозаулар арасында үлем-китем юк, - ди өч дистә ел ферма мөдире булып эшләгән Рәис Мостафин.

    Кайда эш яхшы оештырылган, шунда күрсәткечләр дә әйбәт. 1 Май бүлекчәсендә бер сыердан көненә 20 литрга якын сөт савып алалар. Тик шунысы гына аңлашылмый: бер үк җирдә, бер үк шартларда эшлибез. Бер хуҗалыкта эшләр гөрләп бара, ә икенчесе артта сөйрәлә. Бу бары тик битарафлык, ялкаулык, эшне оештыра белмәү сәбәпле генәдер. Эшләргә теләге булган, кайда да мөмкинлек таба ул.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: