Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әнисе улыннан баш тарта

    Менә декабрьдән бирле инде ул мәктәпкә йөрми. Укытучылар аны йокыдан уята, дәрескә алып килә алмый интегә. Ә әни кеше улына бөтенләй кул селтәгән. - Кирәкми ул миңа, теләсә нишләтегез! - ди. Эчкече аналарның балаларын карамавы, ташлаулары гаҗәп түгел. Ә энәдән-җептән киенгән, карап торышка тәртипле-ипле хатынның шулай дип шаран ярып салуы...

    Менә декабрьдән бирле инде ул мәктәпкә йөрми. Укытучылар аны йокыдан уята, дәрескә алып килә алмый интегә. Ә әни кеше улына бөтенләй кул селтәгән.

    - Кирәкми ул миңа, теләсә нишләтегез! - ди.

    Эчкече аналарның балаларын карамавы, ташлаулары гаҗәп түгел. Ә энәдән-җептән киенгән, карап торышка тәртипле-ипле хатынның шулай дип шаран ярып салуы башка күсәк белән органдай булды.

    Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия бу гаиләнең эшен тикшерә-тикшерә йөдәп бетте инде. Һаман ана белән баланың уртак тел табуына өметләнәләр. Сигезенче сыйныфта гына булса да, үҗәтлек җитәрлек егеттә. "Укымыйм", - ди кырт кисеп тора. Хәйләкәрлек тә бар. Табиб белешмәсен төзәтеп, авырган көннәрен озынайтырга остарган. "Мин еш авырыйм", - дип акланырга тырышса да, чире аңа урамда киләп сатып йөрергә һич комачауламый. Төнге икедә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган чаклары да булган.

    - Ишектән чыгармасаң, тәрәзәдән кача, - ди ана.

    Яшүсмер чорда малайлар тәртәләрен кирегә борырга гына тора анысы. Менә шунда дилбегәне кысып, тезгеннән ычкындырмаска ныклы әти кулы кирәк. Бәлкем малай, әтисе вафат булгач, әнисенең икенче ирне өйдәш итүен кичерә алмагандыр? Юкка гына күпме хатын яшьли тол калып, баласы хакына чәчәктәй гомерен ялгыз уздырмый бит. Бер танышымның сүзләре күңелгә бик нык сеңеп калган:

    - Ястык бүлешергә ир табуы авыр түгел, балага әтиседәй терәк, аны яратырдай кешене табуы кыен, - дип аңлаткан иде ул кабат кияүгә чыкмавының сәбәбен.

    Бакча күршебездә берсеннән-берсе ипле ике ул үстергән апа бар иде. Тормыш йөген ялгызым тартам, вакыт юк димәгән, уллары белән кечкенә чакта футболына да, хоккеена да йөргән, ата-аналар җыелышыннан да калмаган, әз генә "йомшый" башласалар, дәресләренә дә кереп утырган. Ни чәчсәң, шуны урырсың дип юкка әйтмәгәннәрдер. Әнә шулай яшь чагында балаларына бар җан җылысын салып, ул картлык көнендә аларның кадер-хөрмәтен күреп яшәде.

    Әлегә бу ханым картлыгын, баласының алда ниләр күрсәтәчәген уйламый, күз алдына да китерми, ахыры. Әнә, улын приютка җибәрәбез дигән карар да аның бер йөрәк кылын да тибрәтмәде кебек. Ничектер салкын һәм тәкәббер тотты үзен. Бәлкем бу өсте-өстенә өелгән проблемалардан саклану өчен калкан гынадыр. Шулай дип ышанасы килә.

    Резеда СӘРВӘРОВА

    Психолог фикере:

    - Әйе, 12-14 яшьтә малайларның гормоннары башкача уйный башлый. Әмма проблема төбендә өлкәннәрнең яшүсмер чорның үзенчәлекләрен аңламавы яки аңларга теләмәве ята. Бу яшьтә олы булып күренергә, өлкәннәр белән тигез хокуклы булырга теләү көчле. Гормоннар яшүсмернең үз-үзен тотышына тәэсир итсә дә, ул яшәгән социаль мохит тә бик әһәмиятле. Ир белән хатын арасында бар да тәртиптәме? Балага игътибар, наз җитәме? Өлкәннәргә каршы әйтү, укыйсы килмәү, өйдән чыгып китү - ул яшүсмернең протесты, димәк бала аңлашылмаучылыклар өчен әти-әнидән үч ала. Әгәр дә кайгыртучанлык, мәхәббәт тоя икән, бала үзен кирәкле итеп хис итә, күчеш чоры да проблемаларсыз үтәчәк. Бала белән проблемалар туган икән, иң беренче чиратта әти-әниләргә гаепне үзләреннән эзләргә кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: