Азнакаево
  • Рус Тат
  • Нигезе нык булмаса, төзегәнең дә җимерелә...

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов җитәкчелегендәге баш белгечләрдән торган төркем узган атна азагында "Туйкә" җәмгыятендә, "Таллы Бүләк" авыл хуҗалыгы кооперативында, "Шәвәлиев" крестьян-фермер хуҗалыгында булды һәм терлекләрне кышлату, маллардан үрчем, продукция алу мәсьәләләренең торышын тикшерде. Техника һәм тагылма коралларның язгы кыр эшләренә хәзерлек барышы да каралды. Әлеге...

    Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов җитәкчелегендәге баш белгечләрдән торган төркем узган атна азагында "Туйкә" җәмгыятендә, "Таллы Бүләк" авыл хуҗалыгы кооперативында, "Шәвәлиев" крестьян-фермер хуҗалыгында булды һәм терлекләрне кышлату, маллардан үрчем, продукция алу мәсьәләләренең торышын тикшерде. Техника һәм тагылма коралларның язгы кыр эшләренә хәзерлек барышы да каралды. Әлеге тармакларда эшне таләпләр югарылыгына җиткерү буенча күрсәтмәләр бирелде.

    - Шундый хуҗалыклар бар - терлекләр, савым сыерлар саны җитәрлек, ашатырга азыклары да тулып ашкан, әмма продукция алу тиешле дәрәҗәдә түгел, - ди Миргасим Вәли улы. - Районның агросәнәгать предприятиеләрендә бүген тәүлегенә 85 тонна сөт савыла. Узган елгыдан 16 тоннага күбрәк. "Союз Агро" ҖЧҖ былтыргыдан 4230 кг, мөстәкыйль хуҗалыклар (алар бездә сигез) - 2600 кг, "Азнакай "Агрофирмасы" ҖЧҖ - 2000 кг, фермер хуҗалыклары 6600 килограммга артыграк сөт алалар.

    Шул ук вакытта "Стәрле", "Агро ТНГС-И", "Тукай", "Туйкә", "Чалпы" җәмгыятьләре, "Таллы Бүләк" кооперативы, "Азнакай "Агрофирмасы" ҖЧҖнең Сәпәй, Ирекле бүлекчәләре район күрсәткеченнән кимрәк күләмдә продукция җитештерә. Моның төп сәбәбе - ашату рационын төзегәндә азыкның туклыклылык дәрәҗәсеннән һәм терлекләрнең кан анализыннан чыгып эш итмәү. Соңгы вакытта көннәр җылы тора. Шуңа да карамастан, кайбер хуҗалыкларда малларны тышка - терлек организмы өчен файдалы кояш ваннасы астына чыгару, шунда ашату-эчертү, витаминлы өстәмәләр бирүгә игътибар җитми.

    Авыл хуҗалыгы продукцияләре җитештерүнең төп тармагы булган терлекчелеккә сакчыл җитештерү элементларын кертү буенча актуаль эш барган бүгенге көндә әле генә карап узган "Туйкә" ҖЧҖдә, "Таллы Бүләк" кооперативында азыкны җиргә салып ашаталар. Нәтиҗәдә - яртысы исраф ителә, таптала, тирескә әйләнә. Бүген һәр хуҗалыкта ачык утарга улаклар куюны, шунда ашату, су эчертүне көйләргә кирәк. Соңгысына килгәндә, кайбер урыннарда маллар кар яларга мәҗбүр. Савым сыерларга бары тик җылытылган су бирү зарурлыгы, салкын су эчкән сыер организмының күпчелек энергиясе аны җылытуга китүе, шуның аркасында сөт бүлеп чыгаруының кимүе турында һәр җитәкче, белгеч, терлекче белә, югыйсә.

    - Фундаменты булмаса, бина да җимерелә, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. - Лейкоз авыруыннан тулысынча арынмыйча, яшь малларның токымын яхшыртмыйча районда терлекчелекнең ныклы нигезен салып булмый.

    Шул максаттан чаралар планы эшләнгән. 6 ай тулгач, таналардан анализ алына. Чиргә реакция биргәннәре аерыла һәм симертү төркеменә күчерелә. Ел ярымнан алар кабат тикшерелә. Сәламәтләре нәселле үгезләр белән каплатыла.

    ... Ул көнне йөреп чыккан өч хуҗалык арасыннан иң яхшысы "Шәвәлиев" крестьян-фермер хуҗалыгы булгандыр, мөгаен. Биредәге терлекчелек ихатасына килеп керү белән, беренче чиратта, чисталык, тәртип, малларның көрлеге күзгә ташлана. Терлекләрнең барысы да тышкы утарда. Алларында ачык печән эскертләре тора. Улакларга силос, сенаж салынган, тоз куелган. Шунда ук су эчерү җайланмасы тора. Якындагы дүрт рәтле сыер саву абзары заман таләпләренә туры китереп ремонтлана.

    Монда малларның баш санын арттыру буенча да нәтиҗәле эшлиләр: узган елның шушы вакытында 470 баш терлек булса, бүген инде алар 709га (шуларның 250се - савым сыер) җиткән. Моңа бозауларның үлемен бетерү һәм читтән токымлы таналар алу исәбенә ирешкәннәр.

    Баш санын алга таба да арттыруны күздә тотып, фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зиннур Шәвәлиев быел тагын ике торак төзүне күз алдында тота.

    ... Алда әйтелгәнчә, тикшерү барышында техника һәм тагылма коралларның язгы кыр эшләренә хәзерлеге дә тикшерелде. Өч хуҗалыкта да эшнең яхшы оештырылганлыгы билгеләнде.

    Наил АБДУЛЛИН

    Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов төп игътибарын терлекләр рационына юнәлтте

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: