Азнакаево
  • Рус Тат
  • Монда кукурузлар 3 метрлы

    Урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән тәҗрибәле ветераннарыбызның ярдәм күрсәтү традициясе дәвам итә. Менә быел да район ветераннар Советы рәисе Миргасим Кәримов җитәкчелегендә сыйфат комиссиясе оешты. Урсай, Мөслим авылы басуларына барганда без дә аның белән бергә юлга кузгалдык. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА - Иң сөенечлесе - Азнакайда икмәк бар, республикада уңыш чыгышы...

    Урып-җыю чорында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләгән тәҗрибәле ветераннарыбызның ярдәм күрсәтү традициясе дәвам итә. Менә быел да район ветераннар Советы рәисе Миргасим Кәримов җитәкчелегендә сыйфат комиссиясе оешты. Урсай, Мөслим авылы басуларына барганда без дә аның белән бергә юлга кузгалдык.
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    - Иң сөенечлесе - Азнакайда икмәк бар, республикада уңыш чыгышы буенча без икенче урында барабыз, - ди тәҗрибәле ветеран. - Бу тиешле технологияләрне саклап иртә чәчү нәтиҗәсе. Корылык сәбәпле, кайбер районнар бөтенләй дә икмәксез калды. Бүген алтын бәясенә тиң булган икмәкне югалтусыз җыеп алуга бар көчне куярга кирәк. Һава хәлен белеп булмый бит, яңгырлар гына китмәсен...
    Ветеран туры юлны сайламый, акрын гына басуларны уратып бара. «Басуда йөрсәм сулышларым иркенәеп китә», - ди ул. Менә «Кәримов» крестьян-фермерлык хуҗалыгының тулышып, башаклары җиргә кадәр иелгән бодай басулары. Башка хуҗалыкларда алтын төсендәге басуны яшелләтеп утыручы чүп үләннәре булса, монда басу тоташ алтынсу сары төстә. Кукурузлар (һич арттырмыйм) 2,5-3 метр биеклектә.
    Әйе, районда беренчеләрдән булып фермерлык эшчәнлеген башлап җибәргән, тәҗрибәле Фәнүс Кәримовның уңышлары сөенечле. Быел гына әле ул банкротка чыккан «Урсай» хуҗалыгын үзенә алган иде. Шул арада күпме уңай үзгәреш. Терлекчелек өлкәсендә дә алга китеш шаккатмалы. Ярты ел эчендә эре мөгезле терлекләр 600 башка арткан. Моңа кадәр яңа туган бозаулар кырылып барса, бүген аларга сабыйларча караш, берсенә дә үләргә юл куелмый.
    ...Хуҗалыкта урып-җыю эшләре яхшы оештырылган. Бөртеклеләрнең 20 проценттан артыгы суктырылган. Уңыш уртача гектарыннан 21 центнер чыга. Эш комплекслы алып барыла. Бушаган җирләр (500 гектардан артык) шунда ук яңача ысул белән: әйләндермичә эшкәртелеп бара.
    Ул арада берәм-берәм комбайнчылар да әбәткә туктала башлады. Биредә кадрларның яшь булуы үзенә тарта. Шуңа да карамастан, җир җимертеп эшлиләр. Мөслим авылы егете Данил Абдуллин «Акрос» комбайны белән 4 йөз тонна ашлык суктырырга өлгергән. Энесе Нияз Абдуллин да комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Комбайнчылар Мансур Яруллин, Айрат Мәһдиевләр дә сынатмый. Айрат - данлыклы комбайнчы Рим ага Мәһдиевнең улы.
    Үзе дә авыл егете Фәнүс Рәис улы яшьләрне авылда калдыруга зур игътибар бирә. «Тырышсаң, авылда да бер дигән итеп, мул тормышта яшәргә була», - ди ул. Яхшы яшәү шартлары тудырыла икән, яшьләрнең нигә әле авылдан китәсе килсен? Данил Фәнүс абыйсы ярдәме белән алынган өр-яңа « Фиат» машинасында йөри бүген. Фермер яшьләр өчен бер йортка нигез салып куйган, төзелеш бара. Башта кайсы өйләнер дә, яңа йортка хуҗа булыр?
    Биредә 45 ел гомерен игенчелеккә багышлаган 72нче яше белән баручы агроном Баязит ага Галиевне да очраттык. Игеннәрнең болай күкрәп уңуында, әлбәттә, аның да зур өлеше бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: