Азнакаево
  • Рус Тат
  • Марсель Шәйдуллин: “Азнакай республиканың социаль-икътисади үсеш авангардында булырга тиеш!”

    Районыбызда соңгы елда аеруча күзгә ташланган үсеш-үзгәрешләр, сүз дә юк, республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында да зур кызыксыну уята. Әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга Татарстанның "Болгар радиосы" журналистлары мөрәҗәгать итеп, аннан районыбызның бүгенге көн сулышы, иң җаваплы чор - урып-җыю барышы һәм башка өлкәләрдәге эшчәнлек...

    Районыбызда соңгы елда аеруча күзгә ташланган үсеш-үзгәрешләр, сүз дә юк, республиканың массакүләм мәгълүмат чараларында да зур кызыксыну уята. Әле шушы көннәрдә генә муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллинга Татарстанның "Болгар радиосы" журналистлары мөрәҗәгать итеп, аннан районыбызның бүгенге көн сулышы, иң җаваплы чор - урып-җыю барышы һәм башка өлкәләрдәге эшчәнлек белән кызыксынып, әңгәмә оештырдылар. Гамьле әңгәмәне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.
    - Марсель әфәнде, Азнакай районы республика күләмендә иң алдынгы районнарның берсе санала. Эшне алып барганда беренче нәүбәттә Сез нинди юнәлешне алга куясыз, төп максатларыгыз нидән гыйбарәт?
    - Белгәнегезчә, Азнакай муниципаль районы - Татарстанның иң эре нефть табу һәм авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү үзәкләренең берсе.
    Ромашкино кара алтын ятмаларын ачу белән бергә, район да чәчәк атуга йөз тота. Республиканың һәм "Татнефть" ААҖ җитәкчелегенең ярдәме һәм игътибары нәтиҗәсендә безнең Азнакай алга киткән инфраструктуралы заманча районга әйләнде. Районда нефть, юллар, торак, машина төзү, металл эшкәртү, транспорт, азык-төлек, җиңел сәнәгать, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм башка бик күп халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары эшли. Чакрымнарга сузылган газүткәргечләр, асфальт юллар салынды, яңа йортлар һәм мәктәпләр калыкты. Нефтьчеләрнең бүген дә районга игътибары, ярдәмен тоеп яшибез. Без «Татнефть» генераль директоры Тәхаутдинов Шәфәгать Фәхразовичка, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Галимов Рәзиф Хиразетдиновичка, районның элеккеге абруйлы җитәкчеләре Әнвәр Баһаветдиновка, Мөхетдинов Октябрь Салиховичка, Әнәс Гатуфович Исхаковка район җитәкчеләре дә, азнакайлылар да тирән рәхмәтлебез.
    Сүз уңаеннан шунсын да әйтеп китим әле, быел районыбызда истәлекле дата. Кайбер тарихи чыганакларга караганда, Азнакай авылына 1762 нче елны беренче нигез ташы салынган. Димәк, Азнакайның 250 еллык тарихы бар. Ә инде шәһәр буларак статус алуына 25 - ел тулды.
    Район көннән-көн матурлана. Социаль объектлар һәм яңа йортлар төзелеше дәвам итә, торак йортларга капиталь ремонт ясала. Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният объектларын техник төзек хәлдә тоту өлкәсендә җитди эш башкарыла. Узган елны 24 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылса, быел аның күләме 26 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Агымдагы елда 22 күпфатирлы йортка ремонт үткәрү күздә тотыла. Тузган торак программасы уңышлы эшләп килә. Быелга чыккач Актүбә бистәсендә тузган торакта яшәүче 58 гаилә өчен Федераль программа нигезендә ике торак йорт төзелде. Төзелеш эшләре дәвам итә. Сафка басып килүче янә бер йортка тагын 16 гаилә күчәр дип көтелә.
    Беренче яртыеллыкта районда 6 млрд 195 млн сум күләмендә төрле төрдәге продукция җитештерелде һәм эшләр башкарылды. Узган ел белән чагыштырганда бу өлкәдә үсеш темпы 120% тәшкил итә.
    Азнакай районы юллары элек-электән югары сыйфатлы булулары белән аерылып торды. Быел төрле дәрәҗәдәге 20 чакрымдагы юлларның торышы яхшырачак. Шәһәр урамнарында, кварталларда юлларны төзекләндерүгә керештек. Бу максатка 113,5 млн сум акча каралган.
    Төп тармагыбыз - авыл хуҗалыгына тукталсак, быелгы яхшы һава шартлары, яңа техника, эшне планлаштырып оештыру, халкыбызның тырышлыгы нәтиҗәсендә мул уңыш алырбыз дип өметләнәбез.
    - Халыкны эш белән тәэмин итү, социаль инфраструктура юнәлешендәге хәл торышын да ишетәсе килә...
    - Эш белән тәэмин итү районда җитди мәсьәләләрнең берсе. Төп игътибар шәхси эшмәкәрлекне үстерүгә, авыл хуҗалыгына яшь кадрларны тартуга юнәлтелде. 2011 ел башыннан бүгенге көнгә 1657 кеше эш белән тәэмин ителде.

    Эшмәкәрлек өлкәсендә уңышлы гына эшләп киләбез. Соңгы 3 ай эчендә генә кече бизнеста 58 яңа эш урыннары булдырылды.
    Социаль өлкәдә дә уңышларыбыз шактый. Социаль объектлар һәм заманча йортлар төзелеше дәвам итә, торак йортларга капиталь ремонт ясала, шәһәр һәм авыл юлларын яхшыртуга зур игьтибар бирелә. Аз керемле гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен бездә социаль ипотека программасы уңышлы гына эшләвен дәвам итә.
    Ел саен Азнакай муниципаль районының социаль яклау идарәсе аша 45 меңнән артык кеше төрле социаль түләү акчалары ала. Республика бюджеты исәбенә ай саен хезмәт ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, күп балалы гаиләләр, тернәкләнү үтүчеләргә - барлыгы 15 меңнән артык кешегә социаль ярдәм күрсәтелә. "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә, гаиләләргә, балаларга тиешле ярдәмне күрсәтеп килә. Үзәк структурасында өйгә килеп хезмәт күрсәтү, социаль тернәкләнү, гаиләгә һәм балаларга ярдәм оештыру бүлекләренең эшчәнлеге мөһим булуын да ассызыкларга кирәк. Социаль хезмәт күрсәтү идарәсенең бер юнәлеше - инвалидлар белән эшләү. Алар "Ак чишмә" тернәкләндерү үзәге" дәүләт учреждениесендә бик рәхәтләнеп сәламәтлекләрен ныгыта.
    Сәламәтлек саклау өлкәсендә максатчан федераль һәм район программалары уңышлы тормышка ашырылып килә. Район үзәк сырхауханәсендә анестезиология, реанимация һәм кабул итү бүлекләре заманча ремонтланып, пациентлар өчен дә, хезмәткәрләр өчен дә барлык уңайлыклар тудырылды. Азнакай "Нефтемаш" заводында эшләнгән, заманча күчмә стоматология кабинетын, фельдшер-акушерлык пунктын ачу - районда гына түгел, республика, илкүләм әһәмиятле вакыйгаларның берсе булды. Аларга Татарстанга эш визитында Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та югары бәя бирде. Районның амбулатор-поликлиника хезмәтенә заманча яңа диагностика аппаратуралары алынды, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станциясе 70 процентка автопаркын яңартты.
    Районда демография яхшырды, узган елның беренче яртыеллыгында туучылар саны 419 бала булса, быел алар 428 тәшкил итә. Иң мөһиме - икенче, өченче балаларның туу саны арткан.
    Соңгы вакытта яңа йортлар төзү, социаль торак пунктларны төзекләндерүгә әһәмиятне арттырдык. Хөрмәтле ветераннарыбыз, пенсионерларыбыз районның социаль - икътисади үсешенә зур өлеш кертте. Без бу хакта онытмыйбыз һәм аларның лаеклы тормышы өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез.
    Спорт һәм физкультура үсеше - сәламәт яшәү рәвешенең төп нигезе. Бездә яшьләр белән эшләү, аларның ялын файдалы итеп оештыруга зур игътибар бирелә. Ел башыннан предприятие, оешма җитәкчеләрен һәр спорт төре буенча җаваплы итеп куйдык. Атна саен, масссакүләм спортны үстерү максатыннан, районда төрле чаралар уздырабыз. Быел спортчыларның төрле дәрәҗә ярышларда призлы урыннар яулавы башка еллар белән чагыштырганда 3 тапкырга артты.
    - Яшьләрне районда төпләндереп калдыру, аларга ярдәм күрсәтүдә районда махсус программалар эшлиме?
    - Егет-кызларны районда калдыру өчен беренче чиратта аларны эш белән тәэмин итү кирәк, яшәү шартларын булдыру мөһим. Бу юнәлештә максатчан программалар бар һәм алар уңышлы тормышка ашырыла.
    Шунсын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә авыл хуҗалыгы, медицина өлкәсендә яшь кадрлар җитми. Сәламәтлек саклау өлкәсенә килгән яшь кадрлар - балалар хирургы, невролог, психиатр, дерматологны торак белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтелде. Быел муниципаль бюджет тарафыннан тагын 3 фатир бирү күздә тотыла.
    Яшьләргә социаль ипотека программасы буенча фатир бирүдә ярдәм зур. Әлеге программа буенча бүгенге көнгә 682 гаилә яшәү урыннарын яңартты.
    Авыл тормышына яшьләрне җәлеп итү, яңа белгечләр кайтару бездә әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Авыл хуҗалыгы министрлыгының авылдагы яшь белгечләргә торак белән ярдәм итү программасы буенча да фатирлар бирелә. Бүгенге көнгә авылда яшәүче 27 яшь гаилә яшәү шартларын яхшыртты.
    - Киләчәгебез - балалар, хәзерге яшь буын, дибез икән, аларга белем һәм тәрбия бирүне югары дәрәҗәдә итү, талантларын ачу өчен шартлар тудыру кирәк. Бу нәүбәттән районда нинди эшләр алып барыла?
    - Мәгариф өлкәсе дә елдан-ел камилләшә. Яңа уку елыннан укытучылар хезмәтенә түләүне уртача 16 процентка арттыру, республикада "Безнең яңа укытучы", "Иң яхшы укытучы", "Алгарыш" грантлары, "Бәләкәч" программаларының гамәлгә кертелүе - район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең эшендә кызыксындыру булып тора.
    Республикабыз Президенты фәрманы белән Азнакайда заманча укыту-тәрбия комплексы сафка басачак. Әлеге бинада мәктәп, йөзү бассейны һәм балалар бакчасы да булыр дип көтелә.Ул 490 балага исәпләнгән. Анда 350 мәктәп укучысы, 140 мәктәпчә яшьтәге балалар белем-тәрбия алачак. Бу объектны төзүгә 270 млн сум акча бүлеп бирелде. Азнакай халкына олы куаныч, Президентыбызга әлеге ярдәме өчен тирән рәхмәтебезне җиткерәбез.
    Республикада шулай ук мәктәпләрне төзекләндерү программасы старт алды. Программадагы капиталь төзекләндерү исемлегенә районның 3 мәктәбе- Азнакай 5нче, Актүбә 1нче, Сукаеш мәктәпләре кертелде. Район бюджеты хисабыннан төзеп, 3 авылда - Буралы, Бүләк, Таллы Бүләктә балалар бакчалары ачтык.
    Узган уку елында Азнакай шәһәре 5нче мәктәбенә инглиз телен тирәнтен өйрәнүче гомуми урта белем мәктәбе статусы бирелде, 2012-2013 нче уку елында Азнакай шәһәренең 4нче мәктәбен инновацион мәктәп итеп үзгәртергә ниятләп торабыз. Укучылар бу мәктәптә төгәл фәннәрне өйрәнәчәк һәм ул физика-математика юнәлешендә булачак.
    Быел 16нчы тапкыр районда уку, спорт, туган якны өйрәнү, балалар һәм яшьләр хәрәкәте өлкәсендә 26 номинация буенча сәләтле балалар өчен "Чулпан" смотр-конкурсы уздырылды. 2000 нче елдан Бөтенроссия, республика олимпиадаларында, ярышларда җиңү яүлаган укучыларга Азнакай районы башлыгы Гранты тапшырылып килә.
    Физик һәм рухи яктан сәламәт акыллы яшь буынны тәрбияләү, аларга мөмкинлекләр тудыру, сәләтләрен ачу өчен районда барлык шартлар да тудырылган. Күпсанлы спорт объектлары, мәйданчыклар, мәдәният һәм иҗат йортлары эшләп килә. Һәр баланы спорт һәм иҗат түгәрәкләренә тартуны төп максат итеп куйдык һәм шуңа ирешелә дә.
    - Менә Сез төп тармагыбыз - авыл хуҗалыгы дидегез. Авыл кешесе өчен эшләрнең иң кызган чагы. Азнакайлыларның язгы кыр эшләренә республикада беренчеләрдән булып керешүен, уракка да беренчеләрдән төшүен беләбез. Аның рекордлы уңыш алудагы элеккеге данын кайтармакчысыз?
    -Быел районыбыз авыл хуҗалыгында зур уңышларга ирешеп килә. Республикада чәчүне иң беренче башлап, беренчеләрдән булып тәмамладык. Барсы 74 мең гектарда язгы культуралар чәчелде.
    Әйе, авыл хуҗалыгын үстерүне төп максатыбыз санап, кулдан килгәннең барын да эшләргә, эзләнергә, яңа технологияләр кертергә, әлегәчә тупланган тәҗрибәне нәтиҗәле файдаланырга тырышабыз. Соңгы елларда онытылып киткән матур традицияләр быел кабат яңартылды: инде 10 еллап үткәрелмәгән терлекчеләр бәйрәме, сабанчылар-механизаторлар бәйгесе оештырылды; кыш көннәрендә авыл хуҗалыгының алдынгылар слеты, III нче авыл Спартакиадасы уздырылды. Авыл хезмәтчәннәренең бу яңа сулышларны күтәреп алуы, аларда актив катнашулары бу өлкәгә яңа рух, безнең дә күңелләргә дәрт өстәде.
    Бераз сүлпәнәеп киткән терлекчелек өлкәсенә дә игътибарны көчәйтергә туры килде: бүгенге көндә терлекләрнең баш саны бер мең ярымга артты. Безнең максат: терлек санын быел 25 меңгә җиткерү! Сер түгел, районыбыз сөт саву буенча республикада арттагылар рәтендә иде. Дөрес техник алымнар куллану, кагыйдәләрне саклау, уңайлыклар тудыру, терлекчеләребезнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә районыбыз сөт саву буенча республикада беренче унбишлеккә керде. Хәзер районыбызда һәр көнне 111 тонна сөт җитештерелә. Бу күрсәткеч көн дә үсә бара.
    Республика программасына нигезләнеп, гаилә фермаларын арттырабыз. Районда 16 гаилә фермасы эшли. Быел аны 20гә җиткерергә исәп. Бездә 50 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларда барлыгы 15 мең гектардан артык сөрүлек җирләре исәпләнә. Быел 6 ай эчендә генә дә 126 кеше 3 миллионнан артык кредит алды. Алар аны хуҗалыкларына терлек, техника алуга тотты, биналар яңартылды, төзелде. Кредит алучыларга юридик һәм матди ярдәм оештырдык.
    Быелдан тагын бер матур чараны башлап җибәрдек: 5 һәм аннан да күбрәк сыер асраучы гаиләләргә сыер саву аппаратлары бүләк итәбез, бу максатка район бюджетыннан бер миллион сум акча бүленде. Бүгенге көндә 74 гаилә шундый бүләккә ия булды.
    Аллага шөкер, ел әйбәт килде, яңгырлар да вакытында һәм мулдан яуды. Районыбыз хезмәтчәннәре сенаж салу, печән җитештерүгә республикада беренчеләрдән булып кереште. Терлек азыгы хәзерләү буенча район бүген дә республикада беренчеләр сафында бара. Хуҗалыкларда 13 мең 100 тонна сыйфатлы печән хәзерләнде һәм 44 мең 150 тонна сенаж салынды. Барлыгы бер баш шартлы терлеккә 18 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Гомумән, район хуҗалыклары бу эшкә җитди карый. Терлек азыгы кыш буена җитәрлек итеп кенә түгел, ә алдагы елларга да запас калдырырлык итеп мулдан хәзерләнер дияргә тулы ышаныч бар. Районда план буенча 94 мең тонна сенаж салынырга тиеш.
    Быел кышын терлек рационы яфрак азыкка да мул булыр. Әлеге мөһим чарада шәһәрлеләрнең дә ярдәм кулы сузуы матур традициягә әйләнде. Район администрациясе, авыл хуҗалыгы идарәсе, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре авылларга барып, бердәм рәвештә терлек азыгы хәзерләүдә катнаштылар.
    Хәзерге вакытта пай җирләре өчен хуҗалыкларга печән бирү бара. Ә саламны мал асрарга теләүчеләргә без бөтенләй дә бушка бирү ягында. Терлек азыгы хәзерләүдә шәхси хуҗалыкларга да ярдәм оештырылачак.
    Сүз дә юк, әйбәт уңыш алыйм дисәң, матди-техник базаның да яхшы булуы кирәк. Күптән түгел районга 5 "Полесье" комбайны, 8 "Нью-Холланд", "Акрос" комбайннары алып кайттык.
    Дөрес билгеләп үттегез, районыбыз уракка да беренчеләрдән булып төште. 12 июльдә "Тукай", "Туйкә" хуҗалыклары арышны теземнәргә салуга чыккан иде инде. Бүгенге көндә районның башка хуҗалыклары да бердәм басуда, урып-җыюга керештеләр. Игеннәр матур гына үсте, Алла бирсә, мул уңыш алырга ныклы нигез бар. Хуҗалыкларда урып-җыю эшләре тулы куәтенә бара. 50 мең гектарда бөртекле-кузаклы культуралар уңышын җыеп алырга тиешбез. Бигрәк тә "Азнакай" агрофирмасы, "Союз-агро" ҖЧҖнең Актүбә бүлеге, "Марс", "Туйкә", "Кәримов" КФХда эшләр яхшы оештырылган. Элеваторга беренче олаулар озатыла башлады. Көннәр шулай аяз торганда һәр минутның кадерен белеп, урып-җыюны югалтуларсыз һәм вакытында башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез.
    - Азнакай - талантларга бай төбәк. Республика йолдызлары Нәҗибә апа, Әзһәр абый, Зәйнәпләрне алыштырырдай сәхнә осталары үсеп киләме?
    - Дөрес әйтәсез, азнакайлылар җырлы-моңлы, иҗади ялкынлы халык һәм бу ялкынны сүндермәс, тагын да ныграк дөрләтү өчен без барсын да эшләргә тиешбез. Мәдәни, мәктәптән тыш учреждениеләрдә барлыгы 1000нән артык бала шөгыльләнә. Азнакай сәнгать мәктәбенең «Бәхет», «Фантазия», «Юлдаш», «Хәй, егетләр", Актүбә сәнгать мәктәбенең уен кораллары оркестры, Тымытык музыка мәктәбенең "Шаян" коллективлары, аерым укучылар Республика, Бөтенроссия, Халыкара конкурсларда катнашып, призлы урыннар яулап килә. Күптән түгел генә "Бәхет" ансамбле Италиядә яшь талантлар фестивалендә гран-при яулап кайтты.
    Барлык бәйрәмнәребез дә югары дәрәҗәдә оешканлык белән үтә. Ел саен үзешчән сәнгать смотр-конкурслары уздырыла. Быел ул «Халкым чишмәләре» исеме астында Азнакай шәһәренең 25 еллыгына, Республикабызда игълан ителгән милли-мәдәни мирас елына багышланды. 60ка якын коллектив һәм 1000нән артык үзешчән артист чыгыш ясады. Шулай ук ел саен татар кино сәнгатен пропагандалау максатыннан "Мөселман киносы" атналыгы үткәрелә. XIIнче ачык Республика телевизион «Йолдызлык-2012» зона конкурсы да Азнакай шәһәрендә үтте. Быел да Чиләбе шәһәренең Трактор заводы районында Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә катнаштык. 30нчы июньдә Зона күләмендә тирә-юнь районнарның коллективлары катнашында "Чатыр тауда жыен" исемендәге төрки халыклары фольклоры фестивале үткәрдек. Аны беренче тапкыр үткәрүгә карамастан бәйрәм матур үтте. Киләчәктә бу бәйге тагы да зуррак масштаб алып, республикабызда матур бәйрәмнәрнең берсенә әверелер дип ышанам. 8 июльдә Биектау районының Иске Казан ягы Камай авылында "Түгәрәк уен" исемле фольклор фестивалендә "Җанашым" халык ансамбле беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды, "Хәй, егетләр" коллективы өченче урынны алды.
    Хәер, мәдәни чараларыбыз, конкурсларда ирешкән уңышларыбыз турында шактый күп сөйләргә булыр иде, чөнки алар һәр көнне диярлек үтеп тора.
    Быелгы яртыеллыкта мәдәният учреждениеләренең матди- техник базасын үстерү максатыннан район бюджетыннан 9 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелде. "Авыл клубы" Республика программасы нигезендә Благодатный авылында яңа клуб төзелеше бара.
    Әнә шулай мәдәнияткә игътибар зурдан һәм ул шулай булырга тиеш тә.
    - Әйе, Азнакайның бүгенгесе матур, уңышлы булуына Сез сөйләгәннәрдән тулысынча инандык, ә киләчәккә планнар ничек? Күңелдә йөргән өмет-хыяллар белән дә уртаклашмассызмы?..
    - Азнакай, Азнакай инде ул, - ди килгән язучылар, кунаклар. Бу сүзләргә бик күп мәгънә салынган. Азнакайның республикада үзенең аерым урыны бар. Чыннан да, районыбыз һәр өлкәдә уңышлы, бай да, матур да төбәк. Җирле шагыйребез, районның элеккеге башлыгы Әнәс Исхаков язганча, җире-җәннәт, суы-ширбәт, халкы күркәм Азнакайның. Тырыш, талантлы, эшчән кешеләр яши бездә. Табигать тә аңа карата юмарт булган: кара алтынын жәлләмәгән, Татарстанның иң биек ноктасы мәгърур Чатыр тау да зур горурлыгыбыз, җирендә алтын башаклар кукыраеп үсә... Болар барсы да Азнакайның визит карточкасы. Мондый байлык белән ул һичшиксез алдынгылар рәтендә булырга тиеш.
    Безнең алга планнар - районны үстерү, яңа үрләргә ирешү, аңа элеккеге дан-дәрәҗәсен кайтару. Муниципаль власть һәм район халкының уртак көче белән бу максатларга ирешербез дә. Мин моңа ышанам һәм Азнакай моңа лаек дип уйлыйм. Бүгенге җитәкчелекне хуплап, бурычларны аңлап, максатларны уртак итеп яшәгән азнакайлыларга бик рәхмәтлемен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: