Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күрше хакы

    Борын-борыннан безнең әби-бабайлар күрше хакын Аллаһ хакы белән тиңләгән. Әйе, гомер буе кем әйтмешли аркага-арка терәп, ягъни күрше йортының тәрәзәсенә, ишегалдына күз-колак булып, хәл белешеп, аралашып яшибез бит. Көтмәгәндә кайгы-хәсрәт килгәндә, шатлык-сөенеч кичергәндә, өеңә кунак килеп кергәндә, ирең исереп, хатының йомышы артыннан йөреп эштән соңгарак калып кайтса - боларның барсы...

    Борын-борыннан безнең әби-бабайлар күрше хакын Аллаһ хакы белән тиңләгән. Әйе, гомер буе кем әйтмешли аркага-арка терәп, ягъни күрше йортының тәрәзәсенә, ишегалдына күз-колак булып, хәл белешеп, аралашып яшибез бит. Көтмәгәндә кайгы-хәсрәт килгәндә, шатлык-сөенеч кичергәндә, өеңә кунак килеп кергәндә, ирең исереп, хатының йомышы артыннан йөреп эштән соңгарак калып кайтса - боларның барсы хакында да иң әүвәл кем белеп тора дисеңме? Әлбәттә, күршең! Сезнең дә шулай булганы бармы: кайсы да булса күршең тәрәзәсендә берничә кич кенә ут янмаса да күңелгә шик-шөбһә кереп утыра, ни булды микән, дип уйлана башлыйсың, башка күршеләреңнән сораштырасың...

    Әнә шулай яши-яши күршең туганың кебек якын кешегә әйләнә. Юк-бар йомышың төшеп тә, болай гына, хәл белешергә генә дә дип тә керәсең күршеңә. Элек әле шырпы-тозына да еш йөрешеп, кичләр утырып та чыккалый торган идек. Кризис дигәне генә бу гадәткә балта чапты: тозын-шырпысын капчыклап, тартмалап алып куярга өйрәтте.

    Борынгылар да, ислам дине дә күрше белән тату, матур яшәргә кушкан. Тик нишләптер менә шушы канунны кайчак саклап бетермибез шул. Юньсезләндек, нәфескә ирек куйдык... Ызандашы белән бер аршин җир бүлешә алмый дошманга әйләнгән күршеләр күбәя башлады. Шулай беркөннәрдә генә редакциягә җитмештән узган агай килеп керде. Аның безгә беренче генә килүе түгел, күрү белән: "Һаман шул бер балык башыдыр инде", дигән уй йөгереп үтте... Бер килгәнендә күршесенең икеарадагы койманы бер кирпеч киңлеге чамасы аның ягына кереп эшләвеннән зарланган иде, икенчесендә бу койманың тиешледән 10 сантиметрга биегрәк булуын "белдек". Әлбәттә, тиешле оешмалардан кызыксындык, документларда агай күршесенең барсын да төп-төгәл закон кысаларында эш итүе ярылып ята иде. Бу койманың инде хәзер кай ягы төн йокысын качырды микән агайның?

    - Күршеләремә газета аша рәхмәт белдерәсем килә, - диде ул сүз башлап. - Карчыгым вафат булгач, аны соңгы юлга озату мәшәкатен алар башкарып чыкты, белмим, берүзем нишләр идем... Өсләреннән жалу белән йөргән булдым тагын, карт җүләр. Бу яшь гаиләнең шундый ипле, ярдәмчел булуын ничек күрмәгән күңел күзем...

    Менә шулай, җәмәгать, тормыш барсын да үз урынына куя бит ул. Сабырлык, аек акыл җитми кайчак. Кызык, күршеләр дәгъвасы судка ук та барып җитә микән? Хокук сагындагылардан шул хакта белешәм. Узган ел җәмгыяви судьялар тарафыннан гражданнар арасындагы мөнәсәбәтләр белән бәйле 23 эш каралган булып чыкты, ә 2013тә алар 41 булган. Менә бит, җәмәгать, иншаллаһ, әхлагыбыз елдан-ел сафлана!

    Элеккеге дәверләрдән үк безнең халык тәбикмәк-коймагын пешерсә дә күршесенә тотып кергән, кайгы-шатлыкларны да уртак иткән, авылда яшәгәне кунакка-фәләнгә киткәндә бер-беренә ихата эшләрен дә калдырган, әнә шулай күршеләр бер-берен туганнардай күреп гомер иткән. Аларның бу матур гадәтен без дә сакласак, күрше хакын хаклый белсәк иде...

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: