Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кесәдәге акчага гына карап торыйкмы?

    Олыгая төшкәч, балачак елларына киредән кайтып, хатирәләргә еш биреләсең икән ул. Шактый гына яшәп, җитәрлек тәҗрибә туплагач, узган еллар белән бүгенгене чагыштырып карарга мөмкинлек туа. Шул тәҗрибә аша күңелдә фикер туа. Бер көнне шулай уйлана торгач, бөтенләй дә вәзгыять, сәясәткә килеп терәлдем. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан доллар, евро күтәрелә башлагач,...

    Олыгая төшкәч, балачак елларына киредән кайтып, хатирәләргә еш биреләсең икән ул. Шактый гына яшәп, җитәрлек тәҗрибә туплагач, узган еллар белән бүгенгене чагыштырып карарга мөмкинлек туа. Шул тәҗрибә аша күңелдә фикер туа. Бер көнне шулай уйлана торгач, бөтенләй дә вәзгыять, сәясәткә килеп терәлдем.

    Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан доллар, евро күтәрелә башлагач, кешеләр "ах-ух" килеп чабыша башлады. Бәясе артыр дип кибет - базарлардан капчык-капчык азык-төлек ташыды. Әйе, без акчага, шул ук кибетләргә шулкадәр бәйләнгәнбез ки, алар бетә калса, "ят та үл" инде менә, бер нәрсә эшли алмыйбыз. Сәүдә үзәкләрен көнгә бишәр-алтышар тапкыр урарга күнектек бит инде без. Кибеттә - ризык, кесәдә - акча булмаса, чаң кага башлыйбыз. Ә ул азык-төлекне кем җитештерергә тиеш икәнлеге турында уйлап та бирмибез. Азык-төлеккә чит ил санкциясе дә күңелне куркуга салды. Чөнки помидор, борыч, алмаларны да чит илнекен сатып алырга күнектек. Юкса, алар үзебезнең бакчаларда да бик яхшы үсә, ләбаса. Ай-һай, артыгын салынып китмәдекме соң без?

    Ә элек... Юк алай түгел иде. Безнең бабаларыбыз элек-электән кешенең байлыгы турында абзарындагы малына, келәт бурасындагы икмәгенә карап фикер йөрткән. Малы, икмәге юк, яки ашарына юк икән, ул инде ярлылар исәбенә кергән. Ник анда әллә нинди таш пулатларда яшәмисең.

    Мин авыл баласы, авылда үстем. Инәйнең көнгә әллә ничәшәр тапкыр кибеткә йөргәнен бер дә хәтерләмим. Хәер, ул чорда сатып алырга әллә ни ризыгы да, акчасы да булмагандыр инде аның. Хәзерге кебек үк акчага бәйлелек юк, кеше акча "колы" түгел иде. Кибеткә йөрмәгәнгә карап ач тормадык. Киресенчә өй эче тулы биш баланың, тамагы тук, өстәлдә һәрчак табагы белән ит, катык, каймак, икмәк торыр иде. Ул чорда авылда ипи пешермәгән, абзарында сыеры, сарык, кош-корты булмаган бер генә хуҗалык та юк иде. Кыскасы, элек халык ашыйсы ризыгын үзе хәзерләде.

    Ә хәзер авылда да ипи пешерүчеләр бик сирәк, мал асраган хуҗалыклар бармак белән генә санарлык. Алары да өлкән яшьтәгеләр. Яшьләр исә җиңел тормыш эзләп шәһәрләргә китеп бетте диярлек. Шәһәрдә "буш ботларын" кимереп, ничек һәм нинди чималдан ясалганы да билгеле булмаган ярымфабрикатлар ашап, тулай торакларда, кредит, ипотекага батып яши бирәләр. Юкса, авылда калган яшь белгечләргә хәзер әллә никадәр ярдәм программалары эшләп килә. Йортын салып, эшләп, малын асрап яшәргә бар мөмкинлекләр бар. Телисең икән, үз эшеңне ачып җибәрергә була. Рәхәтләнеп яшә генә.

    Әле быел Әгерҗе авылында бакча артына гына чыгып, өч-дүрт чиләк җир җиләге җыйдым. Ә элек бу урыннарда җиләк түгел, үлән дә үсми иде. Баганага бәйләгән бозау, сарык, кош-кортлар аны таптап, такырайтып бетерә иде. Узган ел зират буйларында да каерып чапмалы печән үсте. Тыкрыкка кадәр безнең урамда яшәгән өч хуҗалыкта 15 бала чыр-чу килеп уйнап үскәч, элек исә бу урыннарда яшеллекнең эзе дә булмады. Хәзер бу өч өйнең ник берсендә кечкенә бала булсын.

    Өстәлгә нигъмәт җиңел генә килмәде. Икешәр айга сузылган печән чоры, чөгендер утап, җиләк-җимеш җыеп, кыскасы тырыш хезмәт белән җәй үтеп китәр иде. Әти белән әнинең иртә таңнан печән эзләп урманга чыгып киткәннәре хәтердә. Минем әти гомер буе шофер булып эшләде. Ул кайткан чи печәнне бакча артына кибәргә таратканы әле дә хәтердә. Эчләр суырылып чыга иде. Эх, хәзерге кебек бакча артында гына каерып чабарлык печән булса, мондый техника, мөмкинлекләр булсамы? Хәзерге кебек сыер асраган авыл халкына савым аппаратлары таратсалармы!? Яшәп тә куярлар иде безнең әтиләр! Нинди тырыш кешеләр булганнар алар.

    Гаепләмәгез, җәмәгать. Салындык без. Кемдер ит, сөт җитештерергә, кемдер кибет киштәләрен тулыландырырга тиеш. Дөресен генә әйткәндә, доллар, евро күтәрелеп, кибетләрдә бәяләр дә күперә башлагач кына фикерләвебез дә үзгәрә башлады. Әле бер танышым сөйләп торды: "Заманалар авырая, быел җәен җиләк-җимеш кайнатмасын күбрәк ясап, киптереп, согын чыгарып куярга кирәк", - ди. Узган ел гына: "Нигә бакчада интегергә, кибеттә бар да бар бит", - ди иде.

    Элек татар авылларында һәммә йортта кышка җитәрлек витаминлы азык-төлек җитештерелде. Хәтерлим: безнең гаиләдә бер көн махсус кәбестә тозлауга багышланыр иде. Ул эшне күпчелек без- балалар башкарабыз, абый махсус турагыч белән кәбестәне ләгәндә төя, кечерәк энекәш кишер, алма салып тора. Икенче беребез аны махсус кисмәккә тутыра. Өченчебез (бусы шулай ук ир-ат туганым эше) аны төйгеч белән төя. Безнең подвалда һәрвакыт кисмәк-кисмәк тозлаган кәбестә булыр иде. Шунда ук зур кисмәкләрдә тозлы помидор, кыяр, чылатылган алма ... Компот өчен капчык-капчык киптерелгән алма һәм башка җиләк-җимеш, алма, карлыган, миләш каклары. Өчәр-өчәр литрлы банкаларда әллә ничә төрле кайнатма. Инәй хәтта кыргый вак алмаларны да ничектер өшетеп, чоланга таратып куяр иде. Ул алмадан пешерелгән сумсалар телеңне йотарлык була. Безнең татар халкының осталыгына исләрең китәрлек. Бер заман кибетләрдә хәлвә беткәч, көнбагышны иттарткычтан чыгарып хәлвә ясадык. Искиткеч тәмле булды. Адәм баласына ашарга тагын ни кирәк инде. Безнең әти-әниләр бакыйлыкка күчкәнче мал-туар асрады, умарта тотты, каймагын да аертты, катыгын да оетты.

    Нәтиҗәсен үзебез ясыйк, җәмәгать. Яшәү дәвам итә, әнә кояш та көннән-көн ягымлырак елмая. Тиздән, бик тиздән җир дә өлгерер. Бакчаларыбызга яшелчәсен, бәрәңгесен мулдан утыртыйк! Кәбестәсен дә тозлыйк, алмасын да киптерик, малын да асрыйк! Кесәдәге акчага гына карап тора торган замана түгел.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: