Азнакаево
  • Рус Тат
  • Калабыз шулай туды

    1987 елда Азнакай эшчеләр бистәсенә республика буйсынуындагы шәһәр статусы бирелде. Шулай итеп, Татарстанда аларның саны унга җитте. Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй кебек шәһәрләр чылбырына иң яше һәм яшәүчеләр саны буенча иң кечкенәсе - Азнакай да өстәлде. Шәһәр исеме бирелүнең беренче көннәреннән КПССның...

    1987 елда Азнакай эшчеләр бистәсенә республика буйсынуындагы шәһәр статусы бирелде. Шулай итеп, Татарстанда аларның саны унга җитте. Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмә, Зәй кебек шәһәрләр чылбырына иң яше һәм яшәүчеләр саны буенча иң кечкенәсе - Азнакай да өстәлде.
    Шәһәр исеме бирелүнең беренче көннәреннән КПССның Азнакай шәһәр комитеты җитәкчелегендәге комиссия халык депутатларының шәһәр Советын һәм аның башкарма органын төзүгә кереште. 1987 елның 30 июлендә узган шәһәр Советының беренче сессиясе мине халык депутатларының шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлады. Бу коммунистлар партиясе җитәкчелек иткән заман иде. Шуңа да сессия карары КПССның шәһәр һәм өлкә комитетлары аша уздырылды.
    Эшне кадрлар җыюдан, бүлекләр һәм җитәкче аппарат төзүдән башладык.
    Моңа кадәр миңа бюджет оешмаларында эшләргә туры килгәне булмады. Аңлашылмаучы мәсьәләләр килеп чыкканда район Советы хезмәткәрләре ярдәмгә килде. Совет аппаратын оештыруда һәм бүлекләр булдыруда аларның ярдәме зур булды.
    Кыска гына вакыт эчендә шәһәрнең социаль-икътисади һәм бюджет планын кабул иттек. Алга таба эшчәнлек алып бару өчен максатчан комплекслы план төзедек һәм аны кабул иттек, шәһәрнең генераль планын ясый башладык, бүлекләр оештыру эшен төгәлләдек.
    Шәһәр булгач, безнең алга андагы торак йортларны үзәкләштерү мәсьәләсе дә килеп басты. Эшчеләр бистәсе чагында алар, башлыча, нефтьчеләр, аерым оешмалар хисабына төзелгән иде. Бюджет исәбенә салынганнар юк дәрәҗәсендә. Социаль характердагы объектлар төзү, аларны карап тоту, ремонтлауга җаваплы бердәм орган булдыру зарурлыгы туды. Шулай итеп, ПТЖХ оештырылды. Беренче булып, яңа оешмага үз балансларындагы йортларны, техника, хезмәт күрсәтү базаларын, өч ел матди ярдәм күрсәтү шарты белән, нефтьчеләр тапшырды. Бераздан аларга башкалар да кушылды. Бу эштә "Азнакайнефть" идарәсе һәм аның подразделениеләре (җитәкчеләре Әхтәм Фәсхетдинов, Иван Енин, Риф Шәфигуллин) зур ярдәм күрсәтте.
    Шул ук елны шәһәр урамнарын төзекләндерү эшенә керештек. Нефтьчеләр акчасына Сөембикә урамына үзгәртеп кору уздырдык. Фатирларга телевидение сигналлары бик начар килә иде. Мәнәвез тавына ретранслятор станциясе кору проблемасы килеп басты. Аның бинасын төзүгә УПНП и КРС җитәкчесе, шәһәр Советы депутаты Рифкать Латыйпов алынды. Буровиклар көче белән ике мачта куелды. Киров урамында ашамлыклар кибете, райпоның азык-төлек комбинаты базасында казылык, лимонад цехлары, Гагарин урамында "Ветеран" магазины һәм башкалар төзелде. Язмамда боларны санап үтүемнең максаты - ул авыр елларда халыкның ничек тәэмин ителешен хәтерегездә яңарту. Әлеге объектларны төзү яшәешне беркадәр җиңеләйтү өчен кирәк булды.
    25 ел элек Азнакай базары да ташландык хәлгә килгән иде. "Нефтемаш" заводы директоры Вәсим Мәхмүтовтан сәүдә өчен ябык павильон ясавын сорадык. Сүз уңаеннан әйткәндә, әлеге бина бүген дә халыкка хезмәт итә.
    Хәзер уйлап утырам да, үземнең биографиямнең аерым бер кисәген Азнакай шәһәрен аякка бастыруга кертүем өчен горурланып куям. Язмышыма рәхмәтле мин. Иң авыр минутларда да вакыт белән санлашмыйча, иңне-иңгә куеп, җигелеп эшләгән хезмәттәшләремә тирән ихтирам хисләрен җиткерәм. Рәхмәт сезгә!
    Бу дөньяда һәрбер кешенең үзеннән соң фәкать якты истәлекләр, эш-гамәлләр генә калдырасы киләдер. Күп еллар узганнан соң да урамда сине күреп таныйлар, хәл белешәләр, узганнарны сагынып искә төшерәләр икән, димәк син кеше күңелендә үзеңә карата яманлыкка урын калдырмагансың. Мин күпләрне, мине күпләр белә. Күп йөрим, төрле шәһәрләрдә булам. Кайларда гына йөрсәм дә үземне кеше иткән Азнакаемны, аның тырыш, кешелекле халкын сагынып кайтам. Шәһәребезнең чәчәк атуы, аның ышанычлы кулларда булуы белән сөенәм.
    Азат ХАРИСОВ,1987-1989 елларда Азнакай шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: