Азнакаево
  • Рус Тат
  • Иртә яз кыр эшләрен ашыктыра

    Соңгы елларда табигать шартларындагы үзгәрешләр һәркемне таңга калдыра. Хәзер элеккеге кебек озан кышлардан соң озаклап яз килеп тә тормый. Кыштан - җәйгә, җәйдән - кышка күчеп киләбез. Без моңа әлләни игътибар итмәсәк тә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бу үзгәрешне бар җаны белән тоя. Мондый шартларда туфракта дымны, тамыры ныгырга өлгермәгән уҗым...

    Соңгы елларда табигать шартларындагы үзгәрешләр һәркемне таңга калдыра. Хәзер элеккеге кебек озан кышлардан соң озаклап яз килеп тә тормый. Кыштан - җәйгә, җәйдән - кышка күчеп киләбез. Без моңа әлләни игътибар итмәсәк тә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре бу үзгәрешне бар җаны белән тоя. Мондый шартларда туфракта дымны, тамыры ныгырга өлгермәгән уҗым культураларын ничек саклап калырга? Аларны ничек тукландырырга, нинди сортларга өстенлек бирергә? Уңышны югалтмас өчен нинди таләпләрне катгый сакларга? Җитмәсә, җәмгыятьтәге вәзгыять, бәяләрнең буй җитмәслек булып үсүе дә игенчене "баш кашырга" мәжбүр итә. Чәршәмбе көнне "Чатыр тау" хуҗалыгында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов җитәкчелегендәге зона семинар-киңәшмәсендә сүз әнә шулар хакында барды. Киңәшмәдә Татарстан Дәүләт советының экология, табигать байлыкларыннан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе депутат Таһир Һадиев, ТР авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белгечләре, "Россельхозцентр" ФДБУнең ТР филиалы белгечләре, җиде районнан килгән авыл хуҗалыгы идарәләре һәм аграрийлар җитәкчеләре, агрономнар катнаштылар.

    Язгы кыр эшләренә багышланган семинар-киңәшмә эчтәлекле узды, анда катнашучылар үзләренә кирәкле бик күп мәгълүматлар алдылар. Быел кыш җылы килде, әмма кар аз булды. Шул сәбәпле, җөмһүриятебездә уҗым культураларының 18-20 проценты өшегән. Кайбер очракта аның яфрагы гына өшеп, тамыр системасы исән калырга мөмкин. Моны ничек белергә? Контрафакт орлыклар алудан ничек сакланырга? Боларның барчасы турында аңлаттылар белгечләр.

    - Бер караганда барысын да беләбез, барысына да әзербез кебек, - диде Илдус Харисович. - Әмма, кайчагында кечкенә генә хата, игътибарсызлык та зур бәлага китерергә мөмкин. Шуңа да кабат-кабат өйрәнергә кирәк.

    Әйе, юкка гына безнең бабаларыбыз: "Җиде кат үлчә, бер кат кис" - димәгәннәр шул. Белгечләр орлыклар сатып алганда, тиешле документлар булу гына җитми, җиргә ел саен фитосанитар тикшерүләр дә уздырырга кирәк, диләр. Зыянлы чүп үләннәре, корткычлар ияреп кайтып, илебездә карантин игълан ителгән җирләр дә байтак. Алар авыл халкында аллергия, астма кебек авырулар да тудырырга сәләтле. Шулай итеп, кечкенә генә хата бөтен бер авыл язмышына тәэсир итәргә мөмкин.

    Соңыннан семинардагылар "Чатыр тау" хуҗалыгының ындыр табагында булдылар, ике ел рәттән республика күләмендә рекордлы уңыш җитештерүче азнакайлыларның алдынгы эш тәҗрибәсе белән дә уртаклаштылар. Шулай ук белгечләрнең җитди чыгышларын тыңладылар, фикер алыштылар.

    Тиздән, бик тиздән басулар тракторлар гөрелтесенә күмелер. Әмма язгы кыр эшләренә керешкәнче барысын да янәдән карап, тикшереп, барлап чыгарга бераз вакыт бар әле. Әлеге семинар шуңа этәргеч бирде.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: