Азнакаево
  • Рус Тат
  • Иң җитезләр, иң көчлеләр – кемнәр?

    Узган атнада Әсәй авылында үткәрелгән авыл яшьләренең II кышкы Спартакиадасы гөрләп узды. Таңсылу САНИЕВА Бу көнне районның 26 авыл җирлегендә яшәүче 530 спортчы үз төбәкләренең данын яклады, иң көчлеләрне ачыклады. Ярышларны ачу тантанасына җыелган спорт сөючеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп: "Спартакиаданы оештыру - кирәкле гамәл. Беренчедән, бу авыл...

    Узган атнада Әсәй авылында үткәрелгән авыл яшьләренең II кышкы Спартакиадасы гөрләп узды.
    Таңсылу САНИЕВА
    Бу көнне районның 26 авыл җирлегендә яшәүче 530 спортчы үз төбәкләренең данын яклады, иң көчлеләрне ачыклады.
    Ярышларны ачу тантанасына җыелган спорт сөючеләрне муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп: "Спартакиаданы оештыру - кирәкле гамәл. Беренчедән, бу авыл халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булса, икенчедән, авыл халкы, яшьләр үзара аралаша, көчләрен сыный. Район күләмендә спартакиадалар үткәрү - уртак эшнең уңай бер чагылышы. Икенче сүз белән әйткәндә, спартакиада - ул кышкы Сабантуй. Быел без аны Казанда уздырылачак җәйге Универсиадага да багышлыйбыз. Спорт һәркемнең тормышында янәшә атларга, ял итү, кызыксындыру чарасы да булырга тиеш. Халыкның, аеруча яшьләрнең физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүен киң җәелдерү максатыннан районда бар мөмкинлекләр дә бар», - диде.
    Бәйгенең баш хөкемдары, районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов ярыш шартлары белән таныштырды.
    Яшь буынны физкультура-спортка тартуга зур өлеш керткән Эрнест Ситдиков, Фазыйл Солтанов, Фәнис Шәйхуловка район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.
    Кышкы спартакиаданың флагын узган елгы бәйгедә җиңгән Тымытык һәм кунакларны кабул итүче Әсәй авылы командалары капитаннары күтәрде.
    Ниһаять, ел дәвамында туплаган күнекмәләрне, осталыкны күрсәтер дулкынландыргыч вакыт җитте - спортчылар төрле мәйданнарга таралышты. Районыбызның иң җитез, иң көчле, иң батыр егет-кызлары 11 спорт төре буенча көч сынашты.
    Армспорт, гер спорты, өстәл теннисы, шашка, шахмат, ату, милли көрәш, аркан тарту, алкалы хоккей, ат җигү, утын кисү ярышларнда беркем дә сынатырга теләмәде, чөнки беренче урынга бүләк тә саллы - 1 млн. сум күләмендә акча иде.
    Аркылы пычкы белән утын кисүне халык аеруча яратып кабул итте. Электр пычкылары кысрыклап чыгарганнан соң үткәндә калган кул пычкысы ярдәмендә кайберәүләр утынны бик кыен киссә, икенчеләре исә "ых" та итмәде. Вахитов авыл җирлеген яклап чыгыш ясаучы ханымнар ир-егетләргә ничек утын кисәргә кирәклеген күрсәтеп тә куйдылар!
    Бу вакытта хоккей, гер күтәрү һәм башка спорт төрләре буенча киеренке көрәш барды. Һәркем авылдашлары өчен җан атып, көч-дәрт өстәп, җиңүгә рухландырып торды. Спорт залында авыл башлыклары һәм район җитәкчелеге арасында барган волейбол ярышларын да кунаклар зур кызыксыну белән күзәтте.
    - Горурланырлык яшьләребез бар икән. Аларга сокланып карап торабыз. Олы кешеләр булгач, каядыр чыгып йөри алмыйбыз, ә бүген авылыбызда чын бәйрәм оештырганнар, барчасына да зур рәхмәт, - дип уй-фикерләре белән уртаклашты Гөлсинә апа.
    Гомумән һәр спорт мәйданчыгында да тамашачылар күп булды бу көнне. Милли көрәш, аркан тарту, армрестлинг, ат җигү дисеңме - барысы да зур оешканлык белән үтте. Залда, урамда җанатарлар авазы тынып тормады. Авылларда, чынлап та спортны үз итүчеләр шактый икән.
    Тамаша кылырга килүчеләр күмәк уеннарда бергәләп күңел ачты. Кыскасы, "кышкы сабантуй"да берәүгә дә күңелсезләнергә урын булмады. Райондашларыбыз эштә генә түгел, бәйрәмнәрдә дә сынатмый дигән сүз бу. Спартакиада кысаларында балалар өчен дә уеннар үткәрелде.
    Спорт ярышлары тәмамланганнан соң һәркем бүләкләү тантанасын дулкынланып көтте. Көн дәвамында барган киеренке көрәштә кем җиңүче? Барлык уеннарның нәтиҗәләре буенча почет пьедесталының беренче баскычына узган ел да җиңүгә ирешкән Тымытык авыл җирлеге спортчылары күтәрелде. Әгерҗелеләр икенче булды, призерлар өчлеген Әсәй авылы спортчылары төгәлләде. Шәхси беренчелектә җиңү яулаучыларга медальләр һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Җиңү яулаучы командаларга муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин 1млн., 800 һәм 500 мең сумлык сертификат бирде. Авыл җирлекләре командаларының берсе дә бүләксез калмады: 4, 5, 6нчы урыннарны яулаучыларга 200, калганнарга 100 мең сумлык сертификатлар тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: