Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хушлашырга ашыкма

    Сабан туен ачып булмады Матур гына йөргән җиреннән әнкәебез кинәт кенә авырып китте. Язын, кояшлы ап­рель уртасында, 86 сын тутырган көннәрдә, «Сөбханалла, нык әле», «матур әле» дигән сүзләр белән мактап күз тидерделәрме, әллә инде шуннан соң озак та үтми дәү апабызның - олы кызының туган көнендә биюенә сокланып карап торулар...

    Сабан туен ачып булмады
    Матур гына йөргән җиреннән әнкәебез кинәт кенә авырып китте. Язын, кояшлы ап­рель уртасында, 86 сын тутырган көннәрдә, «Сөбханалла, нык әле», «матур әле» дигән сүзләр белән мактап күз тидерделәрме, әллә инде шуннан соң озак та үтми дәү апабызның - олы кызының туган көнендә биюенә сокланып карап торулар ярамады, җәй башлануга әллә нәрсә булды да куйды әниебезгә. Гомер иткән авылына Сабан ту­ена кайтып, бәйрәмне былтыргыча, быел да үзе биеп, ачып җибәрәм дигән ашкыну­ларын, йөрәк ярсуларын да баса алмады, урын өстенә егылды.
    Өйгә чакырткан табиб моңарчы ки­чергән йөрәк белән бәйле һәм башка авыруларына, яшенә басым ясап, эшләр­нең хөртилеген белдерде, хәстәрен күрә торырга, бар нәрсәгә әзер булырга иша­рәләде.
    Әнкәй көннән-көн начарая барды. Болай да ябык, зур гәүдәле булмаган әниебез гел коры сөяккә калды, тагы да кечерәеп, ярдәмгә мохтаҗ сабый балага әйләнде. Без аны инде күтәреп кенә йөртә башладык. Чынлап та хәзер аны ак чәчләре, җыерчыклы битләре, моңсу күзләре, са­гышлы карашлары гына сабый баладан аера. Без аны нәни баланы сөйгәндәй сөябез, нарасыйны карагандай карыйбыз, үзен генә бер минутка да калдырмыйбыз, ашатабыз, юындырабыз...
    Әнкәйнең сәламәтлеге уңайга яки тис­кәрегә үзгәрү белән бәйле рәвештә көннәр «яхшы», «начар», «бик начар»ларга бүленде, ә төннәр йокылы һәм йокысыз төннәргә аерылды.
    Әниебез үз хәлен үзе генә белергә ты­рышты. Кысарга инде тешләре булмаса да түзә, ник бер ыңгырашып карасын, ник бер уфтансын. Уңайсыз яткырылса да, ялгыш ныграк кагылынса да, ник бер кырын кара­сын, ник бер авыр сүз әйтсен.

    Әнкәй җырлый
    «Бик начар» көннәр һәм төннәр балалар­ны, оныкларны, туганнарны - барыбызны бергә әнкәй янына җыя. Хәвефле хәбәр ки­леп ирешүгә, кырык эшне кырык якка ташлап, тәүлекнең кайсы вакыты булуына карамый якынлашып килүче бәлане куып җибәрергә, якын кешебезне явыз тәкъдирдән коткарырга ташлангандай әниебез белән бергә яшәүче апаларга йөгерәбез.
    Шундый "бик начар" кичләрнең берсе. Әнкәй, түшәгенә башын кыңгыр салып, безгә карап яткан җиреннән җыр сузма­сынмы?!! Тавышы зәгыйфь, йомшак. Ләкин ниндидер сихри көчкә ия, моңлы та­выш сине әсир итә, бар булганың белән били, җырның дәвамы булып яңгыраучы һәр сүз тагы да эчкәрәк, тирәнрәк үтеп керә:
    Сарман буйларында
    яшел үлән,
    Печәннәре төшәр
    бер заман...
    Җан өзгеч, күңелләрне актара, йөрәкне телә торган сагыш тулы моң халык тулы өй эчендә бер мизгелдә тоташ тынлык урнаш­тыра, гүя бар дөнья параличлана. Һәрбарчабыз өнсез калып җырчы әнкәйгә текәләбез. Сулышлар кысыла, йөрәк тибе­ше, буыннарда кан йөреше туктала, ми фикерләү сәләтен югалта: моңарчы бер­кайчан да аерым, берүзе җырламаган әнкәй җырлый! Ә үзенең битләре буйлап эре-эре яшь тамчылары тәгәри, елый-елый җырлый әнкәй:
    Бергә яшәүләре
    бик күңелле,
    Әмма, аерылулар
    бик яман...
    Йә, хода, нәрсә бу? Мәңгегә аерылышу, хушлашу вакыты килеп җитүе турында хәбәр салумы, әллә әче чынбарлыкны үзгәртә алмау әрнешен белдерүме?
    Җыр ничек кинәт башланган булса, шу­лай ук кинәт кенә тәмамланды, дөресрәге кисәк кенә өзелде... Әллә?! Әллә югалттык та мы сине, әнкәй?!!
    Күзләргә яшь тыгылды. Мин әнкәй яны­на ташландым: күзләре йомык. Аның уң кулын үземнең кул учына салдым. Ул миңа суынып барган шикелле тоелды. Йә, раббым, йә, ходаем, аерма безне, аерма, зинһар, әнкәебездән!!! Ялваруым шул кадәр көчле идеме, битенә тәгәрәп төшкән күз яшемнең кайнарлыгы тергездеме, әнкәй күзләрен ачты һәм җиңелчә генә итеп үзенең көчсез, кечкенә, ябык кулы белән минем кулымны кысты. Йә, ходай, исән!!! Мең рәхмәт сиңа, раббым!!! Ул мизгелдә мин фани дөньяның иң бәхетле кешесе идем.

    Реклама

    Утыр әле яннарыма
    Әнкәй әзрәк тернәкләнеп китте. Хәлләре ул хәтле шәптән булмаса да, «бик начар» көннәр күзгә күренеп кимүгә таба китте. Ләкин начар "көннәр", йокысыз төннәр генә безне калдырып китәргә ашыкмадылар.
    Казанда укучы балаларының каникул­га кайтыр вакытлары, ягъни июль ахырлары килеп җитте. Янына килеп бас­кан Алия белән Тимурны күрүгә, ай ярым дәвамында елмаюның нәрсә икәнен оныт­кан әнкәебез, елмаеп, аларны исемнәре белән атады. Үзен кочаклап күрешкән оныкларын яткан җиреннән җилкәләреннән сөйде. «Сине үзебез карыйбыз, сине сагынып, синең янга дип кайттык», - дип өзелеп торулары хәл бирдеме, аларның яшьлек дәрте үзенә дә күчтеме, ниндидер могҗиза белән әнкәебезнең хәле күзгә күренеп яхшыга китте. Балалар­ны көн саен шәһәрнең бер башыннан икенче башына йөртмәс өчен, әнине үзебезгә алып кайттык. Көне буена студент оныклар белән калучы әби күзгә күренеп хәлләнә, матурая барды. Инде ул урын өстендә генә ятмый. Ашау бүлмәсенә дә таякка таянып булса да, үзе бара. Алай гына түгел, шаян әбигә, җор теллеге әйләнде. Безне үзенең тормышындагы төрле күңелле хәлләрне, мәзәкләр сөйләп көлдерә. Элек гел җырламый торган әнкәй җырчы әбигә әйләнде. Белмәгән җыры юк үзенең: моңлыларын да суза, шаяннарын да. Студент оныклары кичен клубтан, дус­лары яныннан кайтмыйча йокламый, алар кайткач, яннарына утырып "Утыр әле янна­рыма" кебек шаян җырлар җырлап сагынып көтеп торуын җиткерә...
    Әнкәем ташлама
    Көзгә кергәч, сентябрь урталарында, әнкәебез кабаттан начарайды. «Бик на­чар» көннәр кабат әйләнеп кайтып, "бик, бик начар" көннәргә әйләнделәр. "Ашы­гыч ярдәм"не көненә берничә тапкыр да чакырткан көннәр, төннәр дә юк түгел. Уколлардан соң аңына килгән әнкәебез, я "Үләсем килгән иде, үлеп булмады", я "Яшиселәр килә бит әле", я "Караңгы көзләрдә китеп барасы килми" дип уфта­на. Кабаттан яшәү белән үлем көрәшә. Кара көз кара хәсрәт алып килмә безгә... Ирексездән шигырь юллары туа:
    Көз җәйне җиңгәндә
    Чәчәкләр шиңгәндә
    Бар дөнья моңаеп
    Сагышка тулганда

    Күңелгә шом өстәп,
    Йөрәкне сызлатып,
    Китәргә ашыкма
    Син безне елатып.

    Гомернең татлысы,
    Бар яме алда әле
    Бергәләп яшикче,
    Кайгыга салма әле.

    Балалар, оныклар,
    Оныкчык-нәниләр -
    Барысы яратып
    Яныңа киләләр.

    Син безнең бер генә (!)
    Елмай да, көл генә.
    Җырыңны суз әле,
    Бирешмә, түз әле!

    Ятимлек авыр ул
    Һәрнинди яшьтә дә
    Кадерләп сакларбыз
    Йөз яшькә җиткәч тә
    Һәм йөзне узгач та.

    Урамда көз әле
    Сүнмә, син, өй яме.
    Әнкәем, ташлама
    Бирешмә, түз яме!

    Син безнең бер генә
    Ходаем, мең, мең рәхмәт сиңа тагын. Әнкәебез кабаттан әйбәтләнеп китте. Дөрес, берүзен генә калдырмыйбыз, пенсиядәге-отставкадагы улы белән көннәрне үткәрәләр. Янына баргач, аллага шөкер дип куанышабыз, әнкәебез - бергенәбез елмаеп кына утыра. Яшәсен дә, яшәсен әле ул безне куандырып, шатландырып, безнең тормышны ямьләндереп. Шушын­дый ук теләгем барлык әниләргә дә: ак яулыклыларына да, яулыксызларына да, ягъни барлык буын әниләргә. Әниләр көнен әнилек рәхәтен, балалар мәхәббәтен тоеп каршылыйк һәм гомере­без буена бәхетле ана булып яшик, дип язган идем 2009 елның ноябрь аенда. Ләкин алдагы кыш айлары безгә иң олыны кайгыны китерде.
    Салкын февраль көне
    Зур кайгыга салды.
    Әнкәй диеп дәшү
    Сагыну өчен калды...

    Гөлгенә Кәримова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: