Азнакаево
  • Рус Тат
  • Халык мәнфәгатен кайгыртып

    Сентябрь аенда РФ һәм РТ санитария-эпидемиология хезмәте үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Узган гасырның 20нче елларында Россиянең барлык төбәкләрендә дә килеп туган гадәттән тыш санитар-эпидемиологик хәл шартларында барлыкка килгән бу төр хезмәт хәзерге вакытта илнең сәламәтлек саклау, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда нәтиҗәле...

    Сентябрь аенда РФ һәм РТ санитария-эпидемиология хезмәте үзенең 90 еллыгын билгеләп үтә. Узган гасырның 20нче елларында Россиянең барлык төбәкләрендә дә килеп туган гадәттән тыш санитар-эпидемиологик хәл шартларында барлыкка килгән бу төр хезмәт хәзерге вакытта илнең сәламәтлек саклау, халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге һәм кулланучыларның хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруда нәтиҗәле система булып тора.
    ... Беренче санитар инспекциясе безнең районда Бөек Ватан сугышы чорларында (1942 ел) ачыла. Беренче җитәкчесе - Н.Б.Җәмилова (1942-1943). Ачлык, хәерчелек, гади генә сабынның да булмавы, даруларга кытлык һәм медицина хезмәтенең җитмәве сугыш елларында һәм аннан соңгы чорда халык арасында йогышлы авыруларның баш калкытуына китерә. 50нче еллар башында читтән килгән халык бернинди канализациясе булмаган, су кертелмәгән, мич белән җылытылучы баракларга урнаштырыла. Болар бистәдә кискен эчәк инфекциясе, корчаңгы һәм бетләү кебек чирләрнең җәелүенә нигез булып тора. Менә шушындый авыр шартларда, транспортсыз, инспекция хезмәткәрләре ал-ял белми, вакыт белән хисаплашмый, һәр торак пунктын күз уңында тотарга тырышалар. 1961 елда корсак тифының җәелүенә чик куела. Ә инде 1963 елда районда дифтерия көчәя.
    Җирлегебезнең санитария хезмәте үсешендә үзвакытында җитәкчелек йөген тарткан Садыйкова Зәкия Харис кызы (1946-47), Резеда Заман кызы Тимергалиева, (1959-1975), Марсель Һади улы Сәлахов (1975-1982), Михаил Иванович Налимов (1982-2004) зур өлеш кертә.
    Шушы еллар эчендә санитария хезмәте төрле үзгәрешләр кичерде. Ә инде 2005 елдан ике учреждение - Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге һәм "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ филиалы итеп үзгәртелде.


    Роспотребнадзорның территориаль бүлек начальнигы һәм районның баш дәүләт санитар табибы вазифаларын 2004 елдан Илдар Гомәр улы Дружков башкара. Аның кул астында эшләүче урынбасары Р.Ф.Хәсәншина, баш белгеч-эксперт Л.Т.Габделхакова, белгеч-экспертлар С.Н.Сабирова, Л.А.Сәитова, Г.И.Солтанова, Р.И.Сафина - һәммәсе үз эшләрен төптән белгән, алыштыргысыз хезмәткәрләр.
    Территориаль бүлек эшчәнлегенең төп юнәлеше - район халкының санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү. Бүлек белгечләре санитария закончалыкларының, кулланучылар хокукларын саклау өлкәсендәге таләпләрнең үтәлеше буенча контроль күзәтү чаралары үткәрә. Йогышлы авырулар һәм ризык белән агуланулар профилактикасына аеруча игътибар бирелә.


    "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗ филиалына 2005 елдан алып Гөлшат Җәват кызы Дружкова җитәкчелек итә. Филиалда 41 хезмәткәр исәпләнә. Сүз дә юк, аларга зур җаваплылык йөкләнгән: санитар-эпидемиологик экспертизалар, лаборатор-инструменталь тикшерүләр үткәрү, гигиенага өйрәтеп, аттестацияләү, объектларда дератизация, дезинсекция, дезинфекция эшләре үткәрү, йогышлы авыруларга җирлек туган урыннарда эпидемиягә каршы чаралар күрү, шәхси медицина китапчыклары бирү, азык-төлек ташучы автотранспортка санитар паспортлар эшләү һ.б.
    Филиалның 5 бүлеге бар. Аның санитария-гигиена бүлегендә 1974 елдан бирле хезмәт ветераны, табиб Р.Ш.Фәттахова эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен РФ социаль үсеш һәм сәламәтлек саклау Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хезмәттәшләре - санитар табиб ярдәмчеләре З.Ш.Зарипова, А.З.Хәертдинова, Р.Г.Шаһинурова (1 нче категориягә ия), Н.Х. Мөхлисова, З.М.Хәсәншина да үз эшенең осталары.
    Эпидемиология бүлегенә 1972 елда килгән югары категориягә ия табиб, СССРның Сәламәтлек саклау отличнигы Ә.Н.Нургалиев - яшьләрнең остазы. Аның кул астындагы ярдәмчеләре Р.Р.Махиянова (югары категориягә ия) һәм Л.Г.Гумирова шулай ук бай тәҗрибәле хезмәткәрләр.
    Лаборатория бүлеге санитар-химик һәм микробиологик лабораторияләрдән тора. Аларның беренчесендә ачылган көненнән үк эшләүче югары категорияле табиб-лаборант, ТРның атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре, хезмәт ветераны Р.Я.Нәбиева җитәкчелегендә фельдшер-лаборантлар: Р.М.Сәлахова, А.А.Хәйретдинова, Р.Х.Ганиева (югары категориягә ия) хезмәт куя. Микробиологик лабораториядә 1982 елдан бирле эшләүче беренче категорияле табиб-бактериолог Р.М.Галиеваны да коллективта тирән хөрмәтлиләр. Аның белән бергә озак еллар фельдшер-лаборантлар М.З.Вәлиева, Э.А.Әхмәтова бер йодрыкка тупланып, бер-берләрен аңлап эшлиләр.
    Профилактика дезинфекциясе бүлеге 1966 елда оешкан. Хәзерге вакытта аңа инструктор-дезинфектор Р.З.Гыйздәтуллина җитәкчелек итә. Лаборантлар Г.И.Артемьева, медицина дезинфекторлары З.С.Абдуллина, Г.Ш.Шакирова, Р.Ф.Хәйдәрова, Г.Р.Әминова, Л.Р.Йосыпова, М.М.Ганиева куйган хезмәт шулай ук бик җаваплы, тынгысыз.
    Коллектив эшчәнлегендә учреждениенең финанс халәте, сүз дә юк, зур әһәмияткә ия. 1991 елдан алып баш бухгалтер З.М.Рафикова янәшәсендә аннан тәҗрибә һәм үрнәк алып Л.А.Җиһаншина, С.З.Ханнанова барлык икътисади мәсьәләләрне уңышлы хәл итеп киләләр. Административ-хуҗалык эшләрен башкаручы М.П.Гәрәева, АА.Ганиева, Г.А.Хафизова, М.З.Шәрипов, Г.А.Галимова, Х.М.Хәмидуллина, А.В.Бәдретдинов, О.Н.Вәлиева, Г.Х.Габделхакова, З.Н.Ибраһимова, Т.В.Мостафина, И.С.Гәрәев, Р.Р.Ханнановка да җитди җаваплылык йөкләнгән һәм алар барсы да вазифаларын җиренә җиткереп башкара.

    Максатлар уртак
    Ике мөстәкыйль оешма булсак та, максатларыбыз уртак. Районның санитар-эпидемиологик иминлеге өчен барыбыз да бертигез җаваплы. "Сәламәтлек" өстенлекле милли проектны тормышка ашырып, халыкка иммунизация үткәрү, йогышлы авыруларны киметү буенча эш алып бару, профилактик чаралар күрү, ВИЧ-инфекция белән көрәш, җәйге каникул чорында балаларның имин ялы өчен тиешле санитар шартлар тәэмин итү, белем бирү учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү, укучыларның сыйфатлы һәм тиешенчә туклануын контрольдә тоту, оешма-предприятиеләрдә хезмәтне саклау - болар барсы да кичектергесез һәм һәрдаим алып барылучы чаралар. Файдалануга яраксыз агулы химикатларны юк итү, халыкны яхшы сыйфатлы су белән тәэмин итүне оештыру, радиация куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка күп кенә мөһим мәсьәләләр шулай ук кичектергесез һәм эшчәнлегебезнең төп юнәлешләре. Безнең хезмәт кулланучылар базарында закончалыкларның сакланышын һәм кулланучыларның хокукларына дәүләт яклавын тәэмин итә. Районда үтүче массакүләм чаралар вакытында санитар-эпидемиологик иминлекне саклау да безнең төп бурычларның берсе.
    Республика, районның санитар-эпидемиологик хезмәтләре һәрчак үзенең югары профессиональ белгечләре белән аерылып торды. Хезмәтнең алтын фонды - аның ветераннары, алар хәзерге буын белгечләр өчен зур үрнәк булып тора, әле дә тәҗрибәләре белән бик теләп уртаклашалар.
    Барлык коллегаларымны, хөрмәтле ветераннарыбызны һөнәри юбилеебыз - санитар-эпидемиологик хезмәткә 90 ел тулу белән тәбрикләп, барлык теләк-өметләрнең чынга ашуын, сәламәтлек саклау өлкәсендә яңадан-яңа уңышларга ирешүебезне, һәркемгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетләр телим!

    И.Г.Дружков, Азнакай районы һәм шәһәренең баш дәүләт санитар табибы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: