Азнакаево
  • Рус Тат
  • Грипп килә, сакланыйк

    Гадәттә көзнең соңгы аенда баш калкыта башлаган грипп, бу сезонда бераз соңарып, әмма берәгәйле килмәкче. Татарстанда гыйнварның соңгы бер атнасында гына да 13 меңгә якын кеше салкын тидереп чирләгән, аларның өчесе - грипп белән. Белгечләр гриппның катлаулы баруын, еш кына үпкә ялкынсынуына китерүен әйтәләр. Димәк, быел аннан бигрәк тә сакланырга...

    Гадәттә көзнең соңгы аенда баш калкыта башлаган грипп, бу сезонда бераз соңарып, әмма берәгәйле килмәкче. Татарстанда гыйнварның соңгы бер атнасында гына да 13 меңгә якын кеше салкын тидереп чирләгән, аларның өчесе - грипп белән. Белгечләр гриппның катлаулы баруын, еш кына үпкә ялкынсынуына китерүен әйтәләр. Димәк, быел аннан бигрәк тә сакланырга кирәк. Роспотребнадзор идарәсе газету укучыларыбызга бу уңайдан киңәшләрен җиткерә.

    Гриппне өлкән яшьтәгеләр, кечкенә балалар, авырлы хатын-кызлар, хроник авырулардан интегүчеләр (астма, шикәр диабетлы, йөрәк-кан тамырлары авырулы кешеләр), иммунитеты көчсезләнгәннәр эләктерә. Авыруны вакытында, тиз арада дәваласаң, барысын да табиблар кушканча эшләсәң, вирусны җиңәргә була. Грипп вакытында түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим.

    Кулны ешрак сабын белән юарга кирәк. Бу микробларны үтерә. Әгәр мөмкинлек юк икән, кулны инфекцияләрдән арындыра торган салфетка белән сөртеп алу да файдалы. Бүлмәне ешрак җилләтеп, җиһазларны, ишек тоткычларын көнкүрештә куллану чаралары белән дезинфекцияләргә кирәк.

    Авыру кешегә якын килмәскә тырышыгыз, аны йоктырган кешедән кимендә 1 метрга ерактарак тору мәслихәт.Кеше күп җыелган урыннарда булмавың хәерле.Төчкергәндә, йөткергәндә авызны, борынны кулъяулык белән капларга онытмагыз. Борын, күзләрне, авызны кул белән тотмаска тырышыгыз. Авыру йоктыру куркынычын киметү өчен, махсус битлек кияргә онытмагыз.

    Сәламәт яшәү рәвеше алып бару шулай ук төрле вируслар йоктырудан саклый. Кеше үзен сәламәт хис итсен өчен тиешенчә йокларга, аксымнарга бай продуктлар ашарга, минераль матдәләр, витаминнар күбрәк кулланырга, физик активлыкны арттырырга тиеш.

    Гриппының иң еш очрый торган билгеләре: югары тән температурасы, йөткерү, томау төшү, тамак авырту, баш авырту, сулыш ешаю, мускуллар, тән сызлау, конъюнктивит, күз эренләү. Сирәк очракта ашказаны кайнату системасы эшчәнлеге бозылу, күңел болгану, косу, эч китү дә күзәтелергә мөмкин.

    Авырый башлагансыз икән, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күбрәк сыеклык эчәргә тырышыгыз. Авыру кеше аерым бүлмәдә дәваланса яхшырак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: