Азнакаево
  • Рус Тат
  • «Гомер юлым хезмәт белән үтте, кайгылары булды, шатлыгы...»

    Шактый олы яшькә җитеп тә камил акылыңны, күңел көрлегеңне саклап калу зур бәхеттер. Миңа нәкъ шундый кеше белән танышырга насыйп булды. Ул - күптән түгел 90 яшьлеген билгеләп узган, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Мәндүрә апа Шәйхразиева. Әлеге искитмәле тыйнак хатын-кызга озын гомер аның авыр балалык һәм яшьлек еллары, алты...

    Реклама

    Шактый олы яшькә җитеп тә камил акылыңны, күңел көрлегеңне саклап калу зур бәхеттер. Миңа нәкъ шундый кеше белән танышырга насыйп булды. Ул - күптән түгел 90 яшьлеген билгеләп узган, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Мәндүрә апа Шәйхразиева.
    Әлеге искитмәле тыйнак хатын-кызга озын гомер аның авыр балалык һәм яшьлек еллары, алты бала тәрбияләп үстерүе өчен бирелгәндер, мөгаен.
    Сикәлтәле тормыш юлында бик күп сынаулар аша узарга туры килә. Ул күп балалы гаиләдә туып үсә, шуңа тормыш аны артык иркәләми. Илебез кичергән бик күп вакыйгалар - Бөек Ватан сугышы, аннан соңгы авыр еллар, ачлык-ялангачлык Мәндүрә апаның да тормышында чагылыш таба. Әмма әлеге авырлыклар холкын чыныктыра гына.
    Бөек Ватан сугышы башлангач, авыл хуҗалыгы техникумының өченче курсы студенты Сукаешка агроном булып кайта. Тиздән 20 яшьлек кыз 4 баласы белән тол калган Гариф Сафуановка кияүгә чыга. Бер-бер артлы тагын ике малай туа.
    Башта Тымытык мәктәбендә башлангыч сыйныфта белем бирә, аннан тормыш иптәше белән Күктәкәгә күченеп, анда химия һәм биология фәннәрен укыта Мәндүрә апа. Икесе дә гомерен педагог һөнәренә багышлый.
    Олы кайгылар да кичерергә туры килә аңа - авыру кинәт кенә тормыш иптәшен якты дөньядан алып китә. Улы - хәрби очучы - фаҗигале вафат була... Ләкин язмыш дигәннәре сындыра алмый аны. Яшәү мәгънәсен калган баларында һәм хезмәттә таба. Мәндүрә Шәйхрази кызының фидакарь, намуслы хезмәте күпсанлы Мактау Грамоталары, бүләкләр белән бәяләнә. Ул тыл һәм хезмәт ветераны.
    Бүген Мәндүрә апа Мөхтәсим абый белән Азнакай шәһәрендә гомер кичерә.
    - Гомер - аккан су кебек, күз ачып йомган арада үтә дә китә. Ләкин аны татулыкта, бердәмлектә үтү мөһим. Балаларым да «әни» дип өзелеп тора. Күршеләремнән дә уңдым, һәркайсы ярдәм кулы сузарга әзер, рәхмәт аларга! - ди ул.
    Әнә шулай үткәннәрен барлап, бүгенге тормышка сөенеп, шөкрана кылып яши әбекәй. Безне: «Тагын килегез», - дип озатып калды. Әлбәттә, Ходай насыйп итсә, йөз яшенә...
    Таңсылу САНИЕВА

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: