Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гәҗиткә язу - ташка язу ул

    Быелның март аенда "Маяк"ның нәшер ителә башлавына да 85 ел тулды. Әле шуны уйлап утырам. Мәктәпкә укырга кереп, иҗекләп укый ала башлаганнан бирле араны өзгән юк икән бит "Маяк" белән. Димәк, ярты гасыр шушы гәҗит аша яңалыклар беленгән, кешеләр белән танышылган, шушы гәҗит аша тәүге тапкыр үз фикерем җиткерелгән. Ун...

    Быелның март аенда "Маяк"ның нәшер ителә башлавына да 85 ел тулды. Әле шуны уйлап утырам. Мәктәпкә укырга кереп, иҗекләп укый ала башлаганнан бирле араны өзгән юк икән бит "Маяк" белән. Димәк, ярты гасыр шушы гәҗит аша яңалыклар беленгән, кешеләр белән танышылган, шушы гәҗит аша тәүге тапкыр үз фикерем җиткерелгән. Ун елдан артык район газетасында "Азнакай нефтьчесе" сәхифәсен чыгарып киләм.

    Әсәй җидееллык мәктәбендә укыган чагында ук сыйныфның стена гәҗите редакторы итеп билгеләп куялар иде. Кайвакыт "Комсомол прожекторы"на үземнең кул да тимәгән вакыт була, әмма гәҗит чыгып эленә. Ә анда үземнең дус булып йөргән малайлар тәнкыйтьләнгән карикатуралар төшерелгән. Менә шул вакытта аларның кырын күз карашын күтәреп йөреп кара әле! Минем кул түгел дип әйтеп тә карыйм, кем ышансын сиңа! Әмма гәҗит чыккан, редколлегиядә синең исем торгач, һичшиксез җавап бирәсең. Шул җаваплылылык хисе тою мине гомер буе озата бара кебек.

    Күптиражлы гәҗит битендә күренгән материаллар да бар кешегә дә ошап бетмәскә мөмкин. Ул төрле кешедә төрле фикер уята икән, аңа тиешле "ачыткы" салынган, дип кабул итәм үзем. Яңадан мондый материал язмыйм, дип үз- үзеңә сүз бирәсең икән, бу эш белән мавыкмавың хәерле.

    Без укыганда чорларда унынчы сыйныф егетләренә тракторчы-машинист таныклыгы бирелә иде. Трактордан сынауны бик яхшы билгеләренә бирдем. Комиссия рәисе Гайсә Фатыйхов (актив хәбәрче) "Маяк" гәҗитендә "Авылга белемле тракторист кайта" дип язып чыкты. Урамда очраган бер кеше кулны кысып, гәҗиттән укыдык, афәрин, дип әйтә башлагач, шул кеченә генә язманың нинди көчле тәэсирле булуын искәрдем. Тикмәгә генә райком, исполком, редакция һәм башка бик күп җирдә В.И.Ленинның "Искра" гәҗитенә текәлеп торган портреты тормый икән, гәҗит зур көчкә ия икән, дигән уй күңелгә сеңеп калган. Алабугада укыганда да "Кама таңнары" гәҗитенә училище яңалыкларын язгалап тордым.

    Кәкре-Елга мәдәният йортында ике еллык дәүләт практикасын тәмамлап Азнакайга килгәч, "Маяк" редакциясендә эшлисе килеп, редактор Әхәт Хаҗи улы Мөхәммәтшин янына кердем. Җәй башы. Хезмәткәрләрнең күбесе ялга киткән. Әхәт абый яхшы җитәкче генә түгел, яхшы дипломат та иде, мәрхүм. Калын каш астыннан миңа карап алды да: "Синең каләмең үзенчәлекле, фикереңнең үз кыйбласы бар, шомалыгы эшли-эшли килә торган нәрсә аның. Әлегә буш урыннар юк, штаттан тыш эшләп тор. Эшкә урнашканчы бездә эшләп тора аласың, тик штаттан тыш (димәк түләүсез), бүген әнә Наил абыең буш, Карамалыга барып, сыер савучылар турында репортаж эшләп кайт, - диде бу ишектән башын тыгып торган кызыл чырайлы, җирән бөдрә чәчле кешегә күрсәтеп. Ярар мәйтәм, барыбер вакыт үземнеке, ни дисәң дә берничә ай эшләп киткән авыл, кешеләрен беләм. Фатирда торган туган тиешле әбинең дә хәлен белермен дип уйлап, чыгып киттем.

    ... Сыерлар инде җәйләүгә чыгып киткәннәр икән. Авыл баласы бит, аны килгәнче дә белергә тиеш идем, югыйсә. Җәйләүне эзләп тапканчы байтак вакыт үтте. Тапкач, сыер савучылар инде эшләрен тәмамлап, кайтып киткән булып чыкты. Кичке савымга гына киләләр икән. Шулкадәр көтеп ятмассың бит инде, көтүче белән сөйләштем дә, сорауларыма җавапларны блокнотыма язып алгач, кайтып киттек. Репортаж - җиңел жанр. Тик менә савымчыларның булмавы гына... Көтүнең ничек җәйләүдә йөргәнен бәйнә-бәйнә язып керттем редакторга. Кулдан язылган бит ярымлык репортажны укып чыкты да редактор, куе кашларын берсен аска төшереп, икечесен өскә менгереп уйнатып алды да, иреннәрен бөрештерә төшеп: "Ну-у, нәрсә дип әйтим. Баргансың икән, буш кайтмавың яхшы, монысы - плюс, әммә сыер савучы урынына, көтүчене сөйләтеп кайтуың - минус, ди бу миңа. Моны биреп булмый... Җитмәсә, көтүче күбрәк зарланган монда. Аларның савымы начар түгел бит, ди бу күтәрелеп карамыйча гына... Монысы торып торыр. Әнә, килгән хатларны редакциялә, хатларга бер бит күзәтү эшләмичә булмас. Редакциягә кеше хат язган икән, игътибарсыз калдыру ярамый, - дип калын папка китереп тоттырды. Өстә яткан хатны ачып укып чыгып, үземчә шомартырга тотындым. Кайбер җөмләләрен бөтенләй сызып ташладым. Тырыша торгач, ике битле язмадан, ярты биттән чак кына артыграк калды. Шул мин кыскарткан килеш басылып та чыкты. Бер - ике көннән ишектә бер хатын күренде.

    -Узган гәҗиттә минем хат басылып чыкты. Анда минем фамилиям генә үземнеке, калганы кыскартылган, өстәлгән. Кем шулай эшкәртте микән? - дип чәчрәп тора бу. Күрәм, мин дисәм, хәзер якага килеп ябышачак. Эндәшмичә генә хатлар укыган булып утырам. Ишекне шап итеп япты да башка кабинетлардан җавап табарга чыгып китте. Уф, мәйтәм, һәр хат саен шулай килә башласалар баш бетә икән... Барыбер ул апа белән миңа аңлашырга туры килде. Эчендәгесен бушатты да, тынычлап калды, уртак тел таптык. Тагын язуын сорап озатып калдым. Тик ул башка күренмәде. Әгәр юлымда авылдашым шагыйрь Нур Әхмәдиев очрап, хәл-әхвәлне сораштырмаган булса, бәлки минем язмыш шул редакция белән бәйләнгән дә булыр иде. Нур Гарифович, Техника йортында техника кабинетын җитәкли, директоры чираттагы ялда булып, аның вазыйфасын башкара икән. Тиздән зур чаралар үткәрәсе барлыгын, чара оештыру бүлеге җитәкчесе юк икәнлеген әйтте ул. Шунда ук үз янына эшкә дә чакырды. Белемем буенча да булгач, ризалаштым. Анда эшли башлагач та, гәҗит белән араны өзмәдем. Техника йортында үткән һәр чараны язып тордым. Ни гаҗәп, аларның күбесе басыла барды.

    Ул чорда гәҗиттә төрле жанрларга урын бирелә иде. Очерклар , сурәтнамә, фельетоннар, репортажлар, аналитик һәм әхлак темаларына кагылышлы язмалар басылды, әдәби битләр чыгып торды. Бервакыт әхлак тема белән мавыгып киттем. Бер гаилә турында, аларның танышу, хатын - ир мөгаләмәсе турында язмаларым чыкты. Чираттагы язмам чыгып берничә көн үткәч, берәү килеп гәҗитне борын төбендә җилпи - җилпи мине сүгеп, суд белән янап чыгып китте. Исем-фамилияләре башка, мондый гаиләләр атлаган саен, дип ышандырырга тырыштым үзен. Судка бирүен ул бирмәде, ә менә бер погонлы кеше бирде. Хәбәрдарлык чоры башлангач, кызып-кызып репрессияләнгән азнакайлылар турында язмалар чыгара бышлаган идем. Бер җитәкчегә язма героеның малае сөйләгән бер - ике сүзе ошамаган. Дөресрәге, моның исеменә тап төшкән, дип кабул иткән. Башта редакциягә килеп тавышланып йөрде. Аннан редакцияне һәм мине судка чакырып кәгазь килде... Судлаштык, шунысы нык истә калды: судта редакция дә, мин дә үз позициябезне якладык. Мин суд барышында шуны аңладым: репрессия дулкыны кичергән кешеләрдә генә түгел, аларның балаларында да курку дигәнең җелегенә кадәр үткән икән, теге миңа сөйләгән кешенең куркып калуы мине дә, редакцияне дә чарасыз итте. Шулай да суд ике як өчен дә компромисс чишелеш юлын тапты. Теге погонлы кеше суд карары белән килешеп бетмәде бетүен, очрашканда бермәл читкә карап йөрде, тора-бара дуслаштык.

    Гәҗит турында уйланганда, анда эшләгән журналистлар, типография хезмәткәрләре белән бәйле булган хатирәләр яңара. Шул чагында йөзгә елмаю чыга. Димәк, ул хәтирәләрдә позитив ята, гомер зая үтмәгән, бик-күп язмалар, әйтәсе сүзләр кешеләргә барып ирешкән. Тикмәгә генә гәҗиткә язу- тарих язу димиләр бит.

    Нәфис Әхмәт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: