Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әгерҗедән үрнәк алырлык

    28 сентябрьдә Әгерҗе авылында экология буенча беренче тапкыр район семинары узды. Ни өчен нәкъ Әгерҗедәме? Чөнки биредә бу юнәлештә авыл җирлекләре башлыклары үрнәк алырдай шактый эшләр башкарылган. Резеда Шәрипова Азнакай муниципаль районы җитәкчелегендәге делегация иң беренче итеп авыл башындагы буага тукталды. Биредә әгерҗелеләр предприятие-оешмалар ярдәмендә янгын сүндерү машиналарына су җыяр...

    28 сентябрьдә Әгерҗе авылында экология буенча беренче тапкыр район семинары узды. Ни өчен нәкъ Әгерҗедәме? Чөнки биредә бу юнәлештә авыл җирлекләре башлыклары үрнәк алырдай шактый эшләр башкарылган.
    Резеда Шәрипова

    Азнакай муниципаль районы җитәкчелегендәге делегация иң беренче итеп авыл башындагы буага тукталды. Биредә әгерҗелеләр предприятие-оешмалар ярдәмендә янгын сүндерү машиналарына су җыяр өчен пирс төзегәннәр.
    -Бер хуҗалыктагы янгынны сүндерү өчен әллә ничә машина су кирәк. Авылларда бу - зур проблема. Һәр авылда сулык бар, әгәр дә шундый корылмалар ясалса, мал-мөлкәтне янгыннан күбрәк саклап булыр иде, - диде МЧС начальнигы Р.Хәйруллин.
    Аннан соң авыл җирлекләренең иң авырткан җире - каты көнкүреш калдыклары полигонына юл алдылар. Кайчандыр тузып-таралып яткан Әгерҗе чүплегенең эзе дә калмаган. Территория коймаланган, чүп ташлар өчен тирән чокыр казылган.
    - 2010 елда җирен теркәдек - 1 га 70 сутый, чүпләрне балчык белән күмдереп торабыз, полигон халыкка 20 елга җитәргә тиеш, - дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов. - Чисталык саклау буенча 2 кеше билгеләп куйдык. Берсе полигонда эшли. Һәр шимбә-якшәмбе талон буенча халыктан чүп кабул итә. Икенчесе иртән сәгать биштән торып, урамдагы чүп-чарны, чишмә буйларын җыештыра. Мәнәвездә 2 атнага бер тапкыр чүп җыю оештырылды.
    Элек бирегә шәһәрдән һәм Яңа Юлдан да чүп ташлаганнар, хәзер читләргә юл ябык.
    Терлекләрне күмү урыны да Әгерҗедә барлык санитар нормаларга туры китереп ясалган. Бу эштә аларга "Сельхозжилсервис" МУП ярдәм иткән.
    Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов быел авыл җирлекләренә әлеге маскатларга 30 мең сум бирелүен, киләсе елда 60 мең сум бүленәчәген белдерде. Һәр авылда шушындый үрнәктә үләт базлары ясарга кушылды.
    Кунакларның юлы авыл эчендәге чишмә аша да узды. Аны Әлмәтнең "Татспецмонтаж" оешмасы ярдәмендә төзекләндергәннәр.
    - Нигездә монда ял итәргә шәһәр яшьләре килә. Чүп ташлар өчен контейнер куйдык, коймаладык, утыргычларны яңартып буядык, - ди Назыйф Нил улы. -Тагын 4 чишмәне төзекләндерергә авыл халкына бүлеп бирдек. Бу - зур чыгымлы эш түгел, бары теләк кирәк.
    Районыбызда 130 чишмә предприятие-оешмаларга беркетелгән, әмма эшләргә атлыгып торучы юк икән. Район җитәкчеләре эшнең сүздә генә калмаска тиешлегенә басым ясады. Шулай ук эшкәртелми яткан җирләр хуҗаларына да чаралар күреләчәге әйтелде.
    Зиратларын яңартырга, чистартырга да, урамнарына таш юл түшәргә дә җаен-ярдәмчесен тапкан Әгерҗе авылы башлыгы.
    Семинар авыл мәдәният йортында дәвам итте. Прокуратура, Ык буе территориаль идарәсе, Роспотребнадзор, дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре үз чыгышларында авыл җирлекләрендә экологик проблемаларны күтәрделәр, киңәш-тәкъдимнәрен әйттеләр.
    Муниципаль район җитәкчелеге барлык ведомстволарны берләшеп эшләргә чакырды, экология мәсьәләләрен уртак көч белән чишәргә кирәклегенә басым ясады. Бүгенге семинарны да муниципаль район хакимияте нәкъ менә проблемаларны уртага салып сөйләшер өчен оештырган. Штрафларны салуы җиңел, ә түләү - район бюджетына кала. Өстәмә керемне исә авыл җирлекләрен төзекләндерүгә тоту күпкә отышлырак.
    Соңыннан район үсешенә лаеклы өлеш кертүчеләргә "Азнакай район һәм шәһәр ветераннар советы - 40 ел" медальләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары, гомере буе Әгерҗедә тырыш хезмәт куйган Рәсимә Бикмөхәммәтовага сыер саву аппараты тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: