Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гасырлар төпкелендә

    Татарстанның көньяк-көнчыгышында кайчандыр авыл булып, аннары шәһәp статусы алган торак пунктлар бар. Шуларның берсе - Азнакай. Аның шәһәp чоры турыдан-туры төбәктә нефть һәм газ чыгару белән бәйле. Бу язмада Азнакайның ул чорына тукталмыйча, 1917 елга чаклы тарихын яктыртуны максат итеп куябыз. Азнакай - борынгы төбәк. Аның барлыкка килү тарихын ачыклау...

    Татарстанның көньяк-көнчыгышында кайчандыр авыл булып, аннары шәһәp статусы алган торак пунктлар бар. Шуларның берсе - Азнакай. Аның шәһәp чоры турыдан-туры төбәктә нефть һәм газ чыгару белән бәйле. Бу язмада Азнакайның ул чорына тукталмыйча, 1917 елга чаклы тарихын яктыртуны максат итеп куябыз.
    Азнакай - борынгы төбәк. Аның барлыкка килү тарихын ачыклау күп чыганакларны өйрәнүне таләп итте. Бу яктан, беренче чиратта, ревизия документларындагы мәгълүматлар игътибарга лаек. Аларның кайберләренә тукталып үтәбез.
    Билгеле булганча, Петр I чорыннан Россиядә киң күләмдә халык санын алулар (алар ревизия дип аталган) үткәрелә башлый. Беренче ревизия 1719 - 1722 елларда үтә. Исәп буенча икенчесе - 1747, өченчесе исә 1762 елда була. Соңгы, унынчы ревизиянең үткәрелү елы - 1856.
    Беренче-өченче ревизия документлары Мәскәүдә, Россия борынгы актлар дәүләт архивында саклана, Кызганыч ки, Беренче һәм Икенче ревизия материалларының зур өлеше сакланмаган, шуңа күрә алар тулы тугел. Болардан аермалы буларак, өченче ревизия документлары шактый бай. Аннан төбәкнең күп авылларын, шул исәптән Азнакайны табабыз.
    Азнакай турында мәгълүматлар 1762 елга карый. Документта телгә алынган авыл кешеләре Байлар вулысына кергән. Алар ике командада күрсәтелә. Зур өлеше (58 ир-ат) старшина Сөендек Тукбаев, калганы (16 ир-ат) старшина Мәсәй Хәсәнов командасында. Авылның Мәнәүс елгасы буенда урнашканлыгы хакында әйтелә.
    Өченче ревизия материалларында еш кына Икенче ревизия вакытында теркәлгән ир-атларның саны турында да кайбер мәгълүматлар очраштыргалый. Шуларга таянып, 1747 елда старшина Сөендек Тукбаев командасында Азнакайдан 43 ир-ат булуын билгеләп үтик (Россия борынгы актлар дәүләт архивы, 350 фонд, 2нче тасвирлама, 3801нче саклау берәмлеге, 527, 526, 937-941 битләр). Ә менә Мәсәй Хәсәнов командасында шул елны авылдан кешеләр булу-булмавы хакында мәгълүматлар юк.
    Ревизия кенәгәсендә Азнакайның әлеге халкы ясаклы татарлар дип күрсәтелә. «Ясаклы» дип шул чорны салымның бер төре - ясак түләүче татар, мари һәм башка урыс булмаган халыкларны атаганнар. Ясак түләү беткәч тә әле, сословие билгесе буларак, бу термин озак вакытлар кулланыла. Ясак түләүчеләрнең зур өлеше, төбәккә 17 гасыр ахыры - 18 гасыр башларында яисә аннан да элегрәк килеп утырганнары хөкүмәт тарафыннан махсус дәфтәрләргә теркәлә. Урысчалатып дәфтәр «девтяр», «тевтяр» һәм «тептяр» дип әйтелгәнлектән, типтәр атамасы барлыкка килгән. Шуңа күрә 18 гасыр ахырыннан, өченче ревизия вакытында күрсәтелгән Азнакай ясаклы татарлары «тептяре» яисә «тептяре ис татар» дип языла башлый.
    Сүз уңаеннан булса да әйтик, хәзерге вакытта кайбер тарихчылар, сәяси максаттан чыгып, типтәрләрне аерым милләт итеп күрсәтергә тырышалар. Моны типтәр атамасының катламны аңлатканлыгын һәм аңа берничә урыс булмаган милләт вәкилләре кергәнлеген ачыктан-ачык күрмәмешкә салышу дип бәяләргә кирәк. Катламнар бетерелгәч, кайчандыр типтәр булып йөргән татарлар - татар, марилар - мари, чуашлар чуаш булып кала, һәм бу, бернинди бәхәс кузгатмыйча, табигый кабул ителә. Азнакай белән беррәттән, Өченче ревизия материалларында Татарстанның көньяк һәм көньяк-көнчыгышындагы бик күп татар авылларын күрәбез. Старшина Мәсәй Хәсәнов командасына Азнакайдан тыш, Яту, Кыр-Каен түбә, Әмәкәй, Илтимер, Коллар, Чыныш, Кормаш, Бикчәнтәй һәм тагын өч авыл ясаклы татарлары (барлыгы 286 ир-ат) керә. Авылларның күпчелеге хәзерге Актаныш районына карый.
    Старшина Сөендек Тукбаев командасы зуррак (1758 ир-ат). Хәзерге вакытта Минзәлә, Сарман, Мөслим, Актаныш, Тукай һәм Азнакай районнарына керүче 56 авыл телгә алына анда. Бу исемлектә Азнакайдан тыш, районның Чалпы, Сәпәй һәм Сукаеш авыллары да күзгә ташлана. Ул чакта Сукаеш авылы берәү генә була. Документта аның Сукояш елгасы буенда урнашканлыгы күрсәтелә. Авылның атамасы шуннан килеп чыгуы бик мөмкин.
    Югарыда телгә алынган ясаклы татарлар Азнакайда кайчан яши башлаганнар соң, дигән сорау туа. Моны ачыклау өчен Башкортстан үзәк дәүләт архивы документына (И-2 фонд, I тасвирлама, 4619 нчы саклау берәмлеге) мөрәҗәгать итәбез. Аннан күренгәнчә, 1840 елны 278 ир-аттан торган типтәрләрнең ерак бабалары 1743 елны башкортлар белән монда яшәү турында килешү төзиләр. Аның тексты булмау сәбәпле, бу урында 1743 елга чаклы кем дә булса яшәгәнме-юкмы икәнлеген ачыклау авыр, бары фараз кылырга гына мөмкин.
    Тирә-як җирләр кебек, мондагысы да Юрмый вулысы «башкорт»"ларныкы була. Бу сословие кешеләренең саны Азнакайда 18 гасырда ук бик аз булуын исәпкә алсак, авылга нигез салучыларның типтәрләр булуы мөмкин.
    Азнакай - безнең чор өчен гадәти булмаган исем. 17-18 гасыр документларында мондый исемле кешеләр еш булмаса да, очрый. Шуннан чыгып, авылга нигез салучы Азнакай булган дигән фикергә киләбез.
    Профессор Г. Саттаровның, «Татар исемнәре сүзлеге» (Казан, 1961. - 26 бит) китабында бу исемнең килеп чыгышы турында түбәндәге фикер әйтелә: «Азнакай - ир-ат исеме, азна (атна-җомга) сүзенә -кай иркәләү-кечерәйтү кушымчасы ялганып ясалган. Җомга көнне туган ир балага кушылган».

    Дәвамы бар

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: