Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гасырлар төпкелендә

    Дәвамы Төбәктә Пугач явы Емельян Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар сугышы төбәкне читләтеп үтми. 1775 елның февралендә Уфа провинциаль канцеляриясеннән Оренбург губерна канцеляриясенә җибәрелгән ведомостьта күп кенә баш күтәрүче авыллар күрсәтелә. Шулар арасында Азнакай һәм башка авыллар да бар. Билгеле булганча, баш күтәрүчеләрнең төбәктә актив хәрәкәтләре Нугайбәк крепосте тирәсендә бара. Крепостьны кулга...

    Дәвамы

    Төбәктә Пугач явы
    Емельян Пугачев җитәкчелегендәге Крестьяннар сугышы төбәкне читләтеп үтми. 1775 елның февралендә Уфа провинциаль канцеляриясеннән Оренбург губерна канцеляриясенә җибәрелгән ведомостьта күп кенә баш күтәрүче авыллар күрсәтелә. Шулар арасында Азнакай һәм башка авыллар да бар.
    Билгеле булганча, баш күтәрүчеләрнең төбәктә актив хәрәкәтләре Нугайбәк крепосте тирәсендә бара. Крепостьны кулга төшерү җиңел булмый. Бары озакка сузылган камаудан соң һәм өстәмә көчләр килгәч кенә кре­пость алына. Е.Пугачев указы нигезендә Нугайбәккә атаман итеп В.Торнов билгеләнә. Стәрлетамак тирәсендәге сугышларда сотник В.Торнов хөкүмәт гаскәрләре кулына эләгә һәм аны Казанга илтеп ябып куялар. Тоткынлыктан пугачевчылар шәһәрне алгач кына чыгарыла. Озак та үтми, Пугачев ставкасыннан В.Торновны Нугайбәккә атаман итеп кую турында указ җибәрелә.
    Нугайбәк крепостен алуда Азнакай һәм якын-тирә авыл халкы да катнашкан булуы мөмкин. Чөнки пугачевчылар Азнакайдан ерак түгел Чатыр тауда чатырлар корып (тауның исеме дә шуннан булса кирәк) хөкүмәт гаскәрләре белән сугышларга әзерләнеп ятканнар.
    Азнакай 18 гасыр ахыры -
    19 гасыр урталарында
    1795 елны Азнакай авылы 46 хуҗалыктан тора. Бу күрсәткеч буенча ул тирә-яктагы күп кенә авылларны (Уразай, Туйкә, Әсәй, Әгерҗе һәм башкалар) узып китә.
    Авыл халкы өч катламга бүленгән. Күпчелекне типтәрләр (161 ир-ат һәм 163 хатын-кыз) тәшкил итә. Икенче урында ясаклы татарлар (12 ир-ат һәм 6 хатын-кыз) тора. Ә менә «башкорт»ларның саны бик аз (6 һәм 18).
    Татарстан үзәк дәүләт архивында сакланучы 1900 һәм 1916 елгы халык санын алу документларында бу өч сословие кешеләренең милләте татар дип күрсәтелә. Ясаклы татарлар халык телендә «казан татарлары» яисә «казан ягы кешеләре» дип йөртелгән. 1829 елгы мәгълүматлар аерым игътибарга лаек. Авылда 51 хуҗалык исәпләнә. Аларның абсолют күпчелеген типтәр (42), калган өлешен ясаклы татар (7) һәм «башкорт» (2) хуҗалыклары алып тора. 1795 ел белән чагыштырганда, типтәрләрнең саны нык арткан (алар 223 ир-ат һәм 221 хатын-кыз). Тирә-як авыллардагы кебек, Азнакайда да бер мәчет була.
    Авылның көнкүрешенә кагылышлы мәгълүматлар кызыклы. Игенчелек һәм терлекчелек - халыкның төп шөгыле. Хатын-кызлар кыр эшләреннан буш вакытта йоннан, киндер басаларыннан җеп эрләгәннәр, киндер һәм сукна сукканнар. Ирләрнең бер өлеше (башкорт катламында торганнары) чиратлашып ел саен Оренбург линиясендәге төрле крепостьларга хәрби хезмәт үтәргә йөргәннәр. Типтәр сословиесендәгеләр исә Оренбург шәһәрендәге ике мең атлы типтәр полкына чират буенча хәрби хезмәткә алынганнар, полк чыгымнарын түләргә мәҗбүр ителгәннәр. Ясаклы татарлар казнага оклад (салым) түләгәннәр.
    19 гасыр уртасына авылда хуҗалыклар һәм халык саны шактый арта. 1859 елны анда 213 хуҗалыкта 549 ир-ат һәм 554 хатын-кыз яши. Бу күрсәткечләр буенча төбәктә иң зур авылларның берсе ул. Анда элеккечә бер мәчет була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: