Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гасырлар төпкелендә

    1885 ел ахыры - 1886 ел башында зурлыгы ягыннан авыл Азнакай вулысында беренче урында тора, вулыс үзәге санала. Анда барлыгы 293 хуҗалык булып, аларда 746 ир-ат һәм 765 хатын-кыз яши. Сословиеләр буенча авыл халкы типтәрләрдән (638 ир-ат һәм 638 хатын-кыз), элеккеге ясаклы татарлар­дан, ягъни дәүләт крестьяннарыннан (67 һәм 74) һәм...

    1885 ел ахыры - 1886 ел башында зурлыгы ягыннан авыл Азнакай вулысында беренче урында тора, вулыс үзәге санала. Анда барлыгы 293 хуҗалык булып, аларда 746 ир-ат һәм 765 хатын-кыз яши. Сословиеләр буенча авыл халкы типтәрләрдән (638 ир-ат һәм 638 хатын-кыз), элеккеге ясаклы татарлар­дан, ягъни дәүләт крестьяннарыннан (67 һәм 74) һәм «башкорт»лардан (41 һәм 53) тора.
    Азнакай вулысына тагын алты татар һәм бер рус авылы (Холмовка) керә. Ул чорда Әсәйдә 238, Сәпәйдә 219, Уразайда 193, Балтачта 167, Әгерҗедә 132, Туйкәдә 122 һәм Холмовкада 17 хуҗалык исәпләнә.
    Авыл җәмгыятенең җире шактый була. Әмма аның күләме хуҗалыкларга карап шактый аерыла. Җире аз хуҗалыклар гадәттә аны авылдашларыннан яисә читтән арендага алганнар. Азнакай авыл җәмгыятендә барлыгы 553,5 дисәтинә җир 227 хуҗалык өчен аренда объектына әйләнә. Моннан тыш, 10 хуҗалык 10 дисәтинә җирне башка авыл кешеләреннән арендага ала. Бер дисәтинә җирне бер елга арендага алу 2-2,3 сум торган.
    Игенчелектән тыш, терлекчелек тә Азнакайда зур урын тоткан. Авыл халкы күп санда эш атлары (591 баш), мөгезле эре терлек (482), сарык (986) һәм кәҗә (390) асраган.
    Шунысы күзгә ташлана, Азнакайда 45 хуҗалыкның ни эш аты, ни сыеры булмый. Өстәвенә, 9 хуҗалык йортсыз. Андыйларга авылда тормыш итү шактый авырга туры килгәндер, дип уйларга кирәк.
    Имана җире аз яисә бөтенләй булмаган һәм мал-туарсыз хуҗалыкларның күпчелеге үз авылдаш­ларына һәм якын-тирә алпавыт имениеләренә я булмаса авылларга төрле эшләргә ялланган, кай­берләре һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. Ә менә ерак җирләргә барып эшләүчеләр күп булмый.
    Әйләнә-тирәдәге бай табигать умартачылык өчен уңай шартлар тудырган. Авылда 32 хуҗалыкта барлыгы 122 оя умарта исәпләнә. Бу күрсәткечләр буенча ул вулыста шактый алда тора.
    Сәүдә эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Азнакай вулысында барлыгы 16 лавка булса, шуның бары берсе генә Азнакайга туры килә. Моны якындагы авылда - Сәпәйдә атна саен базарлар үткәрелеп тору белән аңлатырга кирәктер. Хуҗалык-көнкүреш өчен кирәк-яракны авыл кешеләре базардан сатып ала торган булганнар. Үзләре дә анда сатарга икмәк, мал-туар һәм хуҗалыкта җитештерелгән башка төр продуктларны алып чыкканнар.
    Гасыр ахырына Азнакай шактый зурая. Анда 1897 елны 371 хуҗалыкта 960 ир-ат һәм 972 хатын-кыз яши. Бу күрсәткечләр буенча ул вулыста беренче урында тора.
    Азнакай вулысындагы башка татар авылларында да ул чорга хуҗалыклар һәм халык саны күпкә арткан. Вулыстагы бердәнбер рус авылы Александровкада ул вакытта 15 хуҗалык булып, анда 50 ир-ат һәм 55 хатын-кыз яши.
    Югарыда телгә алынган Александровка хәзерге Холмовка авылы. Холмовка атамасы документ­ларда еш кулланыла. Әмма, авылга нигез салучы Александр исемле алпавыт булганлыктан, сирәк-мирәк Александровка атамасы да кулланылышта йөри. Авыл чама белән 1858-1860 елларда барлыкка килгән.
    Азнакай, Әгерҗе һәм Холмовка авыллары урнаш­кан Мәнәүс елгасы буенда тагын бер усадьба һәм хутор була. «Шкаповка» дип аталган усадьба хуҗасы - дворян Ильин. Монда 32 ир-ат һәм 26 хатын-кыз яши. «Шкаповка» атамасы Азнакай төбәгендә яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр өчен яхшы таныш. Әмма аның ничек барлыкка килүен күпләр, мөгаен, белми торг­андыр. Шуңа күрә ачыклык кертеп үтик.
    Бер китапта А.Шкапский телгә алына. Бөгелмә өязендә өч урында җир биләмәләре була. Әлеге биләмәләр еш кына аның исеме белән йөртелгән. Азнакай тирәсендәге «Шкаповка» усадьбасы аныкы булып, ул аны дворян Ильинга саткан булуы мөмкин.
    Азнакай вулысының хуторлар исемлеген тагын да тулыландырыйк.
    Пискунов хуторы (311 дисәтинә) да Стәрле елгасында урнашкан. Әмма башкалардан аермалы буларак, җир аның үз милке түгел, ул аны казнадан арендага алган. Пискунов шул җирләрнең бер өлешен тирә-як авыл кешеләренә арендага биргәләгән, калган өлешендә, эшчеләр яллап, иген иккән. Ул чорда Азнакай вулысында 17 тегермән була. Алар вулыс аша агучы өч елгада (Стәрле, Мәнәүс һәм Тегермән Елга) урнашканнар. Авыллар буенча алганда, Азнакай һәм Балтачка - дүртешәр, Уразай һәм Әсәйгә - өчешәр, Туйкә һәм Әгерҗегә икешәр тегермән туры килә.
    Азнакайда элеккечә ике мәчет. Ике мәчетле авыллар исемлегенә тагын Әсәй һәм Уразай керә. Калган авылларда исә алар берешәр. Әгерҗедән башка, барлык татар авылларында мәктәпләр эшли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: