Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гасырлар төпкелендә

    Дәвамы. 19 гасырның соңгы дистәсе игенчелекне әледән-әле авыр сынаулар алдына куя. 1891-1892 елларда корылык аркасында игеннәр уңмый, халык һәм мал-туар ачлыктан интегә. Ул еллардагы ачлык турында хәзерге тарихи әдәбиятта ни өчендер аз язалар. Аның масштабын һәм фаҗигасен күз алдына китерү өчен, шул чорда яшәгән һәм иҗат иткән язучыларның әсәрләренә мөрәҗәгать...

    Дәвамы.
    19 гасырның соңгы дистәсе игенчелекне әледән-әле авыр сынаулар алдына куя. 1891-1892 елларда корылык аркасында игеннәр уңмый, халык һәм мал-туар ачлыктан интегә. Ул еллардагы ачлык турында хәзерге тарихи әдәбиятта ни өчендер аз язалар. Аның масштабын һәм фаҗигасен күз алдына китерү өчен, шул чорда яшәгән һәм иҗат иткән язучыларның әсәрләренә мөрәҗәгать итү зарур. Алар, билгеле булганча, бу бәлага битараф калмыйча, ачтан ин­тегүчеләргә мөмкин кадәр ярдәм иткәннәр һәм кайберләре ишеткән-күргәннәрен тарих өчен теркәп калдырган. Шундыйларның берсе - А.С.Пругавин. Аның 1906 елда «Голодающее крестьянство. Очерки голодовки 1898-99 года» исемле китабы дөнья күрә.
    А.С.Пругавин - төбәктә булып, рәхимсез ачлык­ны үз күзләре белән күргән кешеләрнең берсе. Шуңа күрә аның китабы зур кызыксыну белән укыла.
    Китабының 155 һәм 156 нчы битләрендә автор түбәндәгеләрне яза: «А вот копия телеграммы, отправленной 23-го ноября (1898 ел. -Т.К.) из села Альметьева Бугульминского уезда: «По случаю неурожая умираем с голоду. Скот проели. Ближайшее начальство без обязательства ссуды не разрешает. Семян для посева озимой не дали. голодовки становятся все чаще и чаще, поражая крестьянство то в том, то в другом конце России. Через каждые два-три года непременно где-нибудь неурожай, а где неурожай, там и голодовка...»
    Автор фикерендә, һичшиксез, хаклык бар. 19 гасыр ахырына иген игү технологиясе шактый уңай үзгәреш кичерсә дә, тормыш таләпләреннән әле күпкә калыша. Яңа яисә камилләштерелгән эш кораллары (тимер сабан, чәчкеч, ургыч, суктыргыч, җилгәргеч һ.б.) авылларда берән-сәрән генә була. Мондый коралларны бик аз хуҗалыклар гына сатып ала алган.
    Уңыш түбән булуның тагын бер җитди сәбәбен күрсәтергә кирәк. Иген басуларына ашлама (тирес) кертү бары 19 гасыр ахырыннан гына киң кулланыла башлый. Монысы да әле мал-туарны күп тоткан хуҗалыкларның гына көченнән килгән.
    Азнакайда игенчелекнең торышын тасвирлаучы мәгълүматларга тукталып үтик. 1900 елның 28 сентябрендә төзелгән документтан күренгәнчә, авыл­да арыш, солы, карабодай, бодай һәм тары иккәннәр.
    Калган культуралар, арыш һәм солы белән чагыштырганда, шактый аз игелә.
    Азнакай игенчеләренең бөртеклеләрдән уңыш алуда яхшы гына күрсәткечләргә ирешүен билгеләп үтәргә кирәк. Уңыш мул булган елны икмәк гаиләне туйдыруга да, сатарга да җиткән. Әлбәттә, табигатьнең вакыт-вакыт көй­сезләнүе аларны да зур сынаулар алдына куйган. Мондый елларны җитәрлек икмәк запасы булмаганнарга аеруча авырга туры килгән. Игенчелек кораллары гадилеге белән аерылып тора. Җирне гадәттә сукалаганнар. Яткын җирләр булса, аны сабан белән сөргәннәр.
    1900 елны Азнакайда 348 хуҗалык исәпләнә. 19 гасыр ахырында Азнакайда ике мәчет барлыгы хакында әйтелгән иде. 1900 елны авылның указлы муллалары Мөхәммәтшакир Фәттахетдинов һәм Мөхәммәтфатыйх Шакировлар була. Беренчесе - иң өлкәне. Ул Уфа губернасы Бәләбәй өязе Сарсаз авылыннан күчеп килгән. Мөхәммәтшакир хәзрәтнең шактый гына имана һәм арендага алган җирләре була. Ул аларда 20 дисәтинәгә якын мәйданда иген игә. Хәзрәтнең умарталыгы шактый зур (28 оя).
    Мөхәммәтфатыйх Шакиров - төп Азнакай кешесе. Аның да имана һәм арендага алган җирләре зур. Монда иген мәйданы 15,67 дисәтинә тәшкил итә. Мөхәммәтшакир һәм Мөхәммәтфатыйх хәзрәтләрнең исеме Зәкиҗан Шаһгәрәевнең «Төрмәләр хатирәсе» исемле автобиографик китабында телгә алына.

    Дәвамы бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: