Азнакаево
  • Рус Тат
  • Гаҗәеп тылсымчы

    Әбисенең сихри әкиятләрен тыңлап үскән Илсөяр Сәлахова, ике дә уйлап тормыйча, Лениногорск педучилищесының сәнгать графикасы бүлегенә укырга керә. Шул вакытта ук үз гомерен педагогика һәм иҗатка багышлыйсына шикләнми ул. Әби-бабаларыбызның рухына җан өрү, үзебезнең милли сувенирыбызны булдыру өчен балачак хатирәләре генә җитми, ул эзләнә: театр, концертларга йөри, китапханәләрдә казына. Әйе,...

    Әбисенең сихри әкиятләрен тыңлап үскән Илсөяр Сәлахова, ике дә уйлап тормыйча, Лениногорск педучилищесының сәнгать графикасы бүлегенә укырга керә. Шул вакытта ук үз гомерен педагогика һәм иҗатка багышлыйсына шикләнми ул. Әби-бабаларыбызның рухына җан өрү, үзебезнең милли сувенирыбызны булдыру өчен балачак хатирәләре генә җитми, ул эзләнә: театр, концертларга йөри, китапханәләрдә казына. Әйе, иң гүзәл сәнгать әсәрләре әнә шулай туктаусыз эзләнү, газап, сынаулар аша туа.
    Даны Актүбәдән Американың Ак йортына - элеккеге Президенты Билл Клинтонга кадәр барып җиткән "Актүбә уенчыгы" - И. Сәлахованың 20 ел дәвамында эзләнүләр җимеше ул. Мавыгу аерылгысыз һөнәргә әйләнә. Иң беренче уенчыклар күргәзмәсенә дә әби-бабайлар чакырыла. "Бу бит безнең яшьлегебез", - дип соклануларын яшерә алмый алар. Иң зур бәя була ул.
    Тормыш иптәше Равил Нуруллин - Илсөярнең аерылгысыз ярдәмчесе була. Актүбә бистәсендә сәнгать мәктәбен ачу да аның идеясе. Кыю, үз фикерен өздереп әйтә белүче Илсөяр 1993 елда Актүбә бистәсендә сәнгать мәктәбен ача һәм аңа җитәкчелек итә. Ә 2000 елда "Актүбә уенчыгы" остаханәсе халык промыселы статусы ала. Моннан да зур шатлык, җиңүнең булуы мөмкинме? Ә бит республика күләмендә нибары берничә предприятие генә халык статусына ия. Аның бик күп укучылары остазлары кебек үк тормыш юлын сәнгать белән бәйли. Сәнгать бүлегенең хәзерге коллективы ул шушы мәктәптә башлангыч алучылар. Алар алга таба республика һәм халыкара конкурсларда лауреатлар, дипломантлар була.
    Билгеле, вакыт-вакыт күңел төшкән чаклар да була. Чимал юк, кадрлар, осталар җитми. Үзеңә үк менеджер, технолог, бухгалтер, рәссам... булырга туры килә. Кыскасы, зур предприятиегә ни кирәк, кечесенә дә шул кирәк була. Ләкин рәссам, сынчы, укытучы һәм остаз Илсөяр Фаил кызы ирешелгәннәр белән генә чикләнеп кала торганнардан түгел, гаҗәеп тылсымчы үзенең игелекле эшен дәвам итә, яңадан-яңа хыяллар белән яна. Ә кул җылысы белән күз нуры кушып эшләнгән, утта чыныктырылган, төсле буяулар белән бизәлгән эчкерсез сыннар аңа илһам бирә, дәрт өсти.
    Бүгенге көндә Актүбә уенчыгы 500 сюжет композициясеннән артып киткән. Алар арасында ниндиләре генә юк: "Әбием сандыгы", "Сәкедә чәй эчү", "Яучылар"... Сувенирлар Россия Федерациясендә генә түгел, чит илләрдә: Америка, Югославия, Англиядә дә киң таралыш алды. Алар Татарстан Президенты Р.Миңнехановның, республика сәнгать эшлеклеләренең югары бәясенә лаек. Төрле диплом, приз һәм премияләр белән бүләкләнгән. Ләкин "Актүбә уенчыгы" өчен иң төп җиңү - ул Татар конгрессы игълан иткән сувенирлар бәйгесендә гран-прига ия булу. Казан шәһәрендә узган Бөтендөнья нефть һәм газ сәнәгате конгрессы делегатларына тапшыру өчен Россия дәүләте заказы алулары да зур куаныч. ТРның иң яхшы товарлары бәйгесендә дә алар берничә тапкыр лауреат булдылар.
    Ә шулай да Илсөяр Фаил кызы нефтьчеләрдән булган иң беренче зур заказны онытмый. Ул чоргы "Татнефть" ЯАҖ генераль директоры Ринат Галиев шәхсән үзе килеп сувенирлар белән таныша һәм килешү төзи.
    - Нефтьчеләр безнең иң актив заказчылар гына түгел, ә бәлки төп таянычыбыз да, - ди И.Сәлахова. -Үзвакытында ныклы ярдәм кулы сузган район һәм предприятиеләрнең элекке җитәкчеләре Ә.Исхаков, Р.Ишкәев, Н.Нәгыймов, Р.Хәнипов, Р.Чанышевка һәм башкаларга бик рәхмәтлемен. Бүгенге көндә "Азнакайнефть" идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов ярдәме белән Татарстан һәм Россия декоратив-кулланма сәнгать музее ачу проектына керешәбез. Әлмәттән «Благодаров-Ойл» ҖЧҖ директоры Ринат Хуҗин «Актүбә уенчыгы»н чын күңеленнән үз иткән, иң актив заказчыбыз.
    Район башлыгы Марсель Шәйдуллин рухи җәүһәрләребезне саклауга зур игътибар бирә. Бу ел башында Азнакайда "Актүбә уенчыгы"ның филиалы нәкъ менә аның ярдәме белән ачылды. Финанс һәм кадрлар мәсьәләсендә исә район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Надежда Юдина һәм башкаларның ярдәменә таянабыз. Остаханәдә башлыча инвалидлар, аларның әти-әниләре һәм күп балалы аналарга эш урыны булдырылды. Үз эшенә бар җаны белән гашыйк осталарым белән горурлана алам. Әлфия Исмәгыйлова, Марина Коноваленко һәм башкаларның куллары белән тудырылган уенчыклар бик күп кешеләрне куандырыр әле.
    ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, ТР халык промыселы остасы, Актүбә сәнгать мәктәбе директоры, Актүбә бистәсе депутаты... Илсөяр Сәлахова турында тагын бик күп язарга мөмкин булыр иде. Массакүләм мәгълүмат чараларында халкыбызның бу тырыш кызы, тылсым иясе хакында бихисап мәкаләләр язылды, фильмнар күрсәтелде.
    Илсөяр гаиләсендә уңган хуҗабикә. Иренең сөекле тормыш иптәше. Бүгенге көндә Украинада яшәүче улы Руслан һәм кызы Розалинаның яраткан әнисе. Балчык эчендә кайнап үскән Розалинаның киләчәктә архитектор буласы килсә дә әлегә күңелен спортка бирә - стендка ату буенча җыелма команда әгъзасы, олимпия резервы училищесында укый.
    Илсөяр Фаил кызы шөһрәт казануга омтылмый. Бүтәннәргә матурлык бүләк итү, укучыларда зәвык тәрбияләү, кеше рухын саклап калу - максаты әнә шулар. Уңышлар юлдаш булсын аңа.
    Н. РӘСИМОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: