Азнакаево
  • Рус Тат
  • Фоат Гайсин: “Минем язмышымда – Азнакай”

    Аны районыбызда белмәгән кеше юктыр да. Инде ничә еллар төбәгебезнең тормыш сулышын республика телевидениесе аша чагылдырып килгән Фоат Гайсинны Азнакаебызда гадәти көндә дә, куанычлы вакыйгалар вакытында да, бәйрәм чорларында да күрергә була. Кулында һәрчак микрофон булыр. Җор сүзле, ачык йөзле, һәр нәрсә белән кызыксынучан журналист һәркем белән тиз арада уртак...

    Аны районыбызда белмәгән кеше юктыр да. Инде ничә еллар төбәгебезнең тормыш сулышын республика телевидениесе аша чагылдырып килгән Фоат Гайсинны Азнакаебызда гадәти көндә дә, куанычлы вакыйгалар вакытында да, бәйрәм чорларында да күрергә була.

    Кулында һәрчак микрофон булыр. Җор сүзле, ачык йөзле, һәр нәрсә белән кызыксынучан журналист һәркем белән тиз арада уртак тел таба, аның белән бер очрашып сөйләшсәң, инде башка оныта алмыйсың, күңел төпкелеңдә әнә шулай "җайлы" гына урнашып кала белә. Ә тапшыруларын әйткән дә юк. Азнакайны дөнья зәңгәр экран аша әүвәл әнә шулай Фоат Гайсин күзлеге аша күрә.

    Фоат Гайсинның хезмәт кенәгәсендә нибары бер язма - Татарстан телевидениесе. Бирегә ул 1977 елда Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлап килә. Ул күпкырлы иҗат гомеренең 30 елдан артыгын безнең нефть төбәгенә багышлый. Бүгенге көндә дә "Татарстан -Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең шушы төбәк буенча үз хәбәрчесе.

    Атказанган мәдәният хезмәткәре исемен йөрткән журналистның бай иҗади эшчәнлегенә Азнакай районының да кара алтын үзләштерүче данлы кешеләренә, районыбызның хезмәт коллективлары тормышына багышланган күпсанлы телетапшырулар, актуаль репортажлары сыйган.

    - Азнакайның үзенә генә хас матур йола-традицияләре инде 35 ел дәвамында минем өчен иң яратып һәм теләп материаллар эшләүгә төп этәргеч булды һәм булып кала. Муниципаль районның бүгенге сәләтле җитәкчесе Марсель Шәйдуллин белән тыгыз элемтәләребез дә зур тарихлы, мин бу хезмәттәшлекне дә буыннар дәвамлыгы дип атар идем. Аның әтисе, төбәктәге һәм Әлмәттәге танылган авыл хуҗалыгы җитәкчесе Зөфәр Газизович, миңа аграр тармакка ишек ачкан остазларымның берсе иде, - дип сөйли Фоат Гайсин. - Ул җитәкләгән Токарликов исемендәге совхоз турында күп тапшырулар эшләргә туры килде. Аның белән аралашып яшәвем һәм эшләвем журналистлык хезмәтемдә Ходай китергән олы бүләк булгандыр кебек. Язмышлар кабатлана, дигәндәй, бүген улы Марсельнең күркәм гамәлләре белән дә хозурлана алу насыйп булды.


    Мин аның кешеләр белән эчкерсез мөнәсәбәтендә, олыны - олы, кечене - кече итә белүендә, шәфкатькә манчылган күңелендә, гаять җаваплылык хисендә, тырышлыгы һәм көчле энергиясендә, хәтта, гәүдә-йөреш чалымнарында да хөрмәтле Зөфәр ага холык-сыйфатларын күрәм. Әтиләр эшенә, өлкәннәр хәтеренә тугры калу үрнәге нәкь шундый буладыр инде ул.


    Журналистикадагы иң якты истәлекләремнең күбесе ни өчен нәкь менә Азнакайга бәйле соң? Бу хакта еш уйланганым бар. Хәер, моңа да билгеле бер җавап бар кебек. Минем карашыма тәңгәл килгән, дөньяны танып-белү, җитлегү-формалашу чорында янәшәмдә булган шактый коллегаларым да бу төбәктән икән ич. Студент чактан башлап иҗади аралашып яшәүче дусларым - Ясир Хөснетдинов, Наил Абдуллин, соңрак төп киңәшчеләремә әверелгән Ирек Бәдретдинов, Әсгать Сәгытдинов, Гөлгенә Кәримова аша да бу җиргә тартылам кебек.

    Азнакай минем өчен иҗатыма иң тыгыз бәйле районнарның берсе булып кала. Төбәктәге хезмәттәшлек районны Әнвәр Баһаветдинов, Октябрь Мөхетдинов, Әнәс Исхаков кебек танылган шәхесләр җитәкләгән чорлардан ук башланды.


    Минем өчен нәкь Азнакай ягы нефть төбәгенең авыл хуҗалыгы, кара алтын чыгару, социаль-көнкүреш, мәдәни һәм рухи өлкәдәге иң күркәм традицияләрне саклавы ягыннан һәрчак олы хөрмәт һәм ихтирам уятып килде.


    Хезмәт коллективлары арасыннан Азнакай бораулау эшләре идарәсе белән аеруча ныклы элемтәдә яшәдек. Атаклы бораулаучылар - Социалистик Хезмәт геройлары Михаил Гринь, вышка төзү остасы Гәрәй Баһманов, СССР Дәуләт премиясе лауреаты Матвей Гринь, Василий Шинкин кебек шәхесләр минем күп кенә телевидение материалларымның төп геройлары иде. Алар белән шәхсән аралашу, тәжрибә уртаклашу миңа, журналист буларак, нефть темасын тирән аңларга ярдәм итте дип саныйм.


    Мин тагын бер нәрсәгә чиксез куанам: бу танылган шәхесләр турында төшергән кинокадрлар әле дә архивымда саклана. Алай гына да түгел, Татарстанда өч миллиард тонна кара алтын чыгару, республика нефтенең 70 еллыгына багышланган тапшыруларда әлеге материалларны кабат эфирга чыгарып тарих битләрен яңарту, геройлар истәлеген мәңгеләштерү мөмкинлеге туды.


    Авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә минем иң кадерле иҗади истәлекләрем, төп геройларым Азнакайга бәйле, дип авыз тутырып әйтә алам. Шикәр чөгендере игү, карабодай үстеру, уңдырышлы сортлар белән шөгыльләнү, кече авыл көннәре үткәрү... - әлеге матур эшләр турында республика тамашачыларын һәрдаим таныштырып бардык.


    Районда һәр хуҗалыкның үзенә хас юнәлеше, үтемле эш формалары бар иде. Элеккеге Вахитов исемендәге совхоз директоры, өлкән дустым һәм киңәшчем Термус ага Рахманкулов белән кызу урак, чәчү вакытларында бөтен Чәкән басуларын аркылыга-буйга иңләп, биредә каерылып үскән уңышларга чиксез сөенеп йөрдек.

    Термус ага ул чакта ук табышлы эшләү, агробизнес кебек төшенчәләрне гамәлгә ашыручы шәхес иде. Илдәге тоташ дефицит шартларында сарыклар үрчетеп, Казан мех фабрикасы белән хезмәттәшлек итеп, халыкны зәвыклы киемнәр белән тәэмин итү мөмкинлеген таба иде. Хуҗалыктагы комбайннар парады, беренче ашлык олауларын озатулар иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе булып истә калган.


    Әйтик, «Авангард» колхозыннан җитәкчеләр - Сәгыйрь абый Харрасов, аннан сон Рудис ага Сәлаховның күркәм эшләре дә телеобъективта еш чагыла иде. Уңдырышлы сортлар белән эшләү тәҗрибәсе, авылның социаль өлкәдәге казанышлары, хәтта биредә бөтен республика күләмендә хоккей турнирлары үткәрүләр нык исемдә калган.


    Илдус ага Гыйләҗевның Чалпыда рәислек иткән чорлары да безгә, телевидение журналистларына, менә дигән кызыклы материаллар оештыру мөмкинлеге бирде. Нигәдер ул елларда мин Чалпыны төзеклеге ягыннан авыл дип түгел, бистә яки кече кала дәрәҗәсендә күзаллый идем.


    Биредә чыгарылыш сыйныф укучыларының бөтен класс белән авылда эшкә калуы турындагы башлангычын республика күләмендә тәүге тапкыр үземнең җиткерә алуым белән горурланам.


    Шундый ук тыгыз иҗади хезмәттәшлеккә бәйле матур истәлекләрне мин «Азнакай», «Урманай», «Янтарь» совхозлары буенча да күпләп китерә алыр идем. Районның авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлешен керткән, бу төбәкнең һәр үзенчәлеген, кешеләрен яхшы белгән, бүгенге көндә ветераннарның зур "армиясен" җитәкләгән Миргасим ага Кәримов белән дә дуслыгыбыз гомерлек. Азнакай фидакарьләре хакында аның ярдәмендә никадәр тапшырулар дөнья күрде!


    Социаль өлкәгә бәйле матур хатирәләр дә байтак. Райондагы кече авыл көннәре хакында тулы бер телевизион цикл оештыра идек, шулай ук «Тәрәзәләрдә-нурлар» дип аталган район үзешчәннәренең Казан телевидениесендәге концерт-очрашуларын оештыру да иҗади рух һәм күңел күтәренкелеге китерә иде. Ул чактагы танылган «Ләйсән» балалар җыр ансамбленең данын республика, илгә җиткерүдә шәхси өлешем керүенә дә куанам.

    Тумышы белән Балык Бистәсе якларыннан булса да, үзенең бөтен хезмәт биографиясен диярлек нефть төбәге белән бәйләп, тамырларын шушы якларда тирән җибәреп, Азнакаебызны да үз итеп, яратып яшәүче, аның матур данын, уңышларын, тоткан урынын, кешеләренең эшчәнлеген һәрчак объектив яктыртучы коллегабызга зур уңышлар теләп калабыз.


    Лиза НУР

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: