Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чәй эчәбез бал белән...

    Гүзәл табигать кочагында район умартачыларының җыелып, бер киңәшләшеп алуы матур традициягә әйләнде. Узган атнада алар "Азнакай" агрофирмасының "1 Май" бүлекчәсе Рамил Шәфыйгуллин умарталыгында очраштылар. Семинар эшендә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиулин һәм районның әлеге өлкә белгечләре катнашты. Умартачылык буенча район инспекторы Әдип Һадиев тармакка кыскача анализ ясады. Умартачылык буенча...

    Гүзәл табигать кочагында район умартачыларының җыелып, бер киңәшләшеп алуы матур традициягә әйләнде. Узган атнада алар "Азнакай" агрофирмасының "1 Май" бүлекчәсе Рамил Шәфыйгуллин умарталыгында очраштылар. Семинар эшендә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиулин һәм районның әлеге өлкә белгечләре катнашты.
    Умартачылык буенча район инспекторы Әдип Һадиев тармакка кыскача анализ ясады. Умартачылык буенча безнең район элек-электән республика күләмендә алдынгы урыннарның берсен алып килде. Бал беркайчан да үз кыйммәтен югалтмый. Ул элек-электән иң файдалы ризык һәм дәва чарасы да булган. Ләкин сайлый белеп сайламасаң, тиешсез урыннан белмәгән кешедән алсаң, бал шифа урынына зарар да салырга мөмкин. Умартачылар халыкның арзанга кызыгып, әнә шундый ялган һәм авыру кортлар җыйган бал сатып алу очраклары хакында да сөйләштеләр. "Бер кашык дегет бер мичкә балны боза", - диләрме әле. Әнә шундый алдакчыларга эләккәч, халык чын умартачыларга да шикләнеп карый башлый. "Балның бит аның төрлесе: чәчәкнеке, юкәнеке, карабодай, көнбагыш, рапсныкы... була. Һәркайсының үз үзенчәлеге, сыйфаты, дәвасы бар. Шуңа карап бәясендә дә аерма килеп чыга. Чегәннәрдән бөтенләй дә бал алмаска кирәк, өстенә яхшысын, астына ? (нәрсә салалардыр, әмма бал түгел) салып, алдап йөрү очраклары күп. Яхшы,сыйфатлы балга көч тә күп түгелә һәм, әлбәттә, кыйммәтрәк тә була инде ул", - диләр алар. Быел бал күп, әмма аны сату авыр икән. Бу - бүгенге көндә умартачыларны борчыган төп мәсьәлә.
    Бал кортларының төп серкәләндерүче булуларын да онытмаска кирәк. Кортлар серкәләндергән урыннарда уңыш 45 әр процентка арта икән. Элекке елларда умартачыларга моның өчен хәтта акча да түләгәннәр.
    - Авылларның тирә-юнендә ап-ак чәчәккә күмелеп карабодай һәм башка баллы үсемлекләр, юкә агачлары үсеп утырса, яшәгән җиребезгә ямь бирер, бал кортлары да үрчер, уңыш та артыр иде, - дип Илдар Латыйпов авыл хуҗалыгы белгечләренә бу мәсьәләгә игътибарны көчәйтүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
    Семинарда умартачылар үзләрен борчыган башка бик күп мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар. Аларны шулай ук бал кортлары авырулары профилактикасы, кимерүчеләрдән (ә быел алар бик нык үрчегәннәр) куркынычсызлык чаралары да кызыксындырды. Һәвәскәр умартачы Нәфис Фәйзуллин, Октябрь Бүләктән Фәндәс Биков, Уразайдан Илдар Латыйпов, Чемодурдан әтиле-уллы Гусевлар үзләренең алдынгы эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
    Умартачыларның һәммәсенең бу өлкәдә үз эш алымы бар. Әнә, Нәфис ага сакланышка куелган умарталар янына торма, киндер ише үсемлекләр элеп куям, ди. Көянең эзе дә булмый икән. И.Латыйпов кеп-кечкенә умарта оялары ясап куйган, мәшәкате дә аз, җиңел дә ди.
    Болында әзерләнгән табында бал белән тәмләп чәй эчүгә ни җитә! Бер күрешү - бер гомер, диләр бит. Бер-берсе белән кызып-кызып тәҗрәбә уртаклашучы умартачылар үзләре дә бу көнне умарта күчен хәтерләтә иде.
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: