Азнакаево
  • Рус Тат
  • Чүплибез дә... Кем җыяр соң?

    Табигатьне саклау - мөһим бурычларыбызның берсе. Бу мәсьәлә бигрәк тә киләчәк буын өчен мөһим, чөнки бүгеннән тирә-як мохиткә сакчыл караш булмаса, яшь буынга ни калыры билгесез. Бигрәк тә шәһәр җирлегендә хәл үтә кискен. Азнакайда бу җәһәттән хәлләр ничек, экологик хәвеф булдырмау өчен ниләр эшләнә? Әлеге мәсьәләне ачыклау өчен без ТР...

    Табигатьне саклау - мөһим бурычларыбызның берсе. Бу мәсьәлә бигрәк тә киләчәк буын өчен мөһим, чөнки бүгеннән тирә-як мохиткә сакчыл караш булмаса, яшь буынга ни калыры билгесез. Бигрәк тә шәһәр җирлегендә хәл үтә кискен. Азнакайда бу җәһәттән хәлләр ничек, экологик хәвеф булдырмау өчен ниләр эшләнә? Әлеге мәсьәләне ачыклау өчен без ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймовка мөрәҗәгать иттек. Сүз - аңа:
    - Ни генә дисәк тә, кешене табигатьтән аерып карап булмый. Күңеле шатлык-куаныч кичерергә, иркенлеккә атлыкса да, адәмнең фигыле һәм акылы табигый байлыкны товар итеп кабул итәргә күнеккән. Төрле куәтле техника, синтетик материаллар һәм башкалар белән "коралланган" хәзерге заман кешесе табигый мохит алдына куркыныч дошман булып баса. Кешедә табигатьтән өстен булу тойгысы балачактан тәрбияләнә, "табигать баласы" инстинкты кечкенәдән югала. Шуңа да ял иткәндә үзләрен ничек тотарга кирәклеген белмиләр. Күпләр табигатьтә рәхәтләнеп ял итәләр, саф һава сулыйлар, әмма үзләреннән соң калган чүп-чарга беркем дә игътибар итми. Мондый мисалларны күпләп китереп булыр иде. Салган штрафлар белән генә хәлне төзәтәм димә.
    Шулай да экология, табигатьне саклау буенча безнең идарә һәм шәһәр-район хакимияте тарафыннан бик күп чаралар тормышка ашырыла. Хакимият башлангычы белән иртә яздан башланган экологик өмәләр ел дәвамында бара, чисталыкның сакланышын тикшереп, рейдлар үткәрелә. Эчә торган суның анализы һәрдаим алынып тора.
    Расланган план нигезендә предприятие һәм территорияләр экологик контрольдә тотыла. "Язгы ташу", "Санитар ике айлык", "Чиста һава" һ.б. акцияләр уздырыла. Агымдагы елның беренче кварталында Ык буе территориаль идарәсе дәүләт инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау закончалыгы үтәлү буенча 116 тикшерү уздырылган, административ хокук бозулар турында 91 беркетмә төзелеп, алар буенча 536 мең сумга 45 карар чыгарылган.
    Санитар ике айлык барышында районда барлыгы 14 санкцияләнмәгән чүплек барлыгы ачыкланды. Бүген бигрәк тә "Спутник", "Автомобильче" гараж ширкәтләрендәге чүплекләр хафага сала. Бирегә чүпне икенче шәһәрдә яшәүчеләр китереп ташламый. Үзебез үк пычратабыз. Бу өемнәрнең табигатькә, җәмгыятькә китергән зыяны турында уйлаучылар бар микән?
    Идарә су объектлары, һава чисталыгын да һәрдаим контрольдә тота. Азнакайда 15 су объекты буенча 1053 анализ ясалып, Ык, Мәллә, Стәрле, Пчельник елгаларында пычраткыч матдәләр микъдары нормадан күпкә югары булуы теркәлде.
    - Экология закончалыкларын бозу очрагына тап булганда кая мөрәҗәгать итәргә була?
    - Татарстанда муниципаль һәм дәүләт хезмәтләре порталы кысаларында "Халык контроле" проекты эшләп килә. Монда экология закончалыкларын бозу күренешләре турында һәркем хәбәр итә ала. Табигатьне саклау закончалыкларын бозу очрагына тап булучылар инспекторларга 7-78-78 телефоны аша да мөрәҗәгать итсәләр, без һәр мәсьәләне бергәләп хәл итәргә әзер.
    Үзебез кылган эшкә һәрвакыт анализ ясарга кирәк. Хәзерге вакытта бик күп чишмәләр корый, коеларда сулар югала, елгалар саега башлады. Киләсе буыннарга бездән нәрсә кала? Глобаль катастрофаны үзебез якынайтмыйбызмы? Без бүген шулар хакында уйланырга тиеш. Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә яши алмый. Аңа су, һава, азык-төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә мөнәсәбәт, кешеләргә мөнәсәбәт кебек үк, гуманлы, шәфкатьле булырга тиеш.
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
    Әңгәмәдәш: Таңсылу САНИЕВА
    Тиздән машина йөртүченең тәрәзәдән чүп ыргытканын күреп алсалар, шунда ук штраф чәпәп куярга мөмкиннәр. РФ Дәүләт Думасы депутатлары шундый закон проекты әзерлиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: