Азнакаево
  • Рус Тат
  • Читләр Азнакайга эш эзләп килә

    Илдәге миграция ситуациясе дәүләт структураларының да, җәмәгатьчелекнең, төрле социаль институтлар вәкилләренең һәм инде массакүләм мәгълүмат чараларының да һәрчак күз уңында тора. Әлеге тема газетабыз битләрендә дә чагылып килә. Бүгенге көндә бу өлкәдә җирлегебездәге хәл торышы белән кызыксынып, Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең (УФМС) ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы, эчке...

    Илдәге миграция ситуациясе дәүләт структураларының да, җәмәгатьчелекнең, төрле социаль институтлар вәкилләренең һәм инде массакүләм мәгълүмат чараларының да һәрчак күз уңында тора. Әлеге тема газетабыз битләрендә дә чагылып килә. Бүгенге көндә бу өлкәдә җирлегебездәге хәл торышы белән кызыксынып, Россия федераль миграция хезмәте идарәсенең (УФМС) ТР буенча бүлеге Азнакай бүлекчәсе начальнигы, эчке хезмәт капитаны Эльвира Газизова белән чираттагы әңгәмәне корып алдык.


    -Эльвира Ринатовна, быелның ун аена күзәтү ясап нәрсә әйтә аласыз: безнең җирлеккә чит илләрдән, республикалардан килүчеләр арта торамы, әллә бу сан кимүгә барамы?
    -Соңгы вакытта миграция исәбенә куелучы гражданлыгы булмаган чит ил гражданнарының саны кимүгә баруын (6 процентка) әйтергә кирәк. Быелның 10 аенда районыбызга вакытлыча килгән 802 чит ил гражданы килү урыны буенча миграция исәбенә куелды, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 14 процентка кимрәк. Ә инде тору урыны буенча миграция исәбенә куелучылар саны 92 кеше тәшкил итә, ансы 24,3 процентка күбрәк.


    -Безнең якларны бигрәк тә кайсы ил кешеләре үз итә, ягъни күбрәк кайлардан киләләр?
    -Күпчелекне Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә яшәүчеләр, аеруча үзбәкләр (537) һәм таҗиклар (131), әрмәннәр (108) тәшкил итә. Ә инде ерак чит илләрдән килүчеләр әллә ни күп түгел. Әйтик, быел Германиядән - 6, Төркиядән - 7, Төрекмәнстаннан -5, Сербия һәм Грузиядән 4әр граждан килгән.

    -Алар районга нинди максат белән килә?
    -476 кеше эшкә килгән, бу гомуми санның 59,4 проценты. Азнакай районы эш бирүчеләре тарафыннан югары квалификацияле чит ил белгечләрен эшкә тарту фактлары теркәлмәде. Миграция исәбенә алынган чит ил гражданнарына 351 патент рәсмиләштерелгән. 289 кешенең (36 процент) килү сәбәбе шәхси максатларда булса, 2,5 проценты - туристлар, аларның узган елдан күбрәк булуын да әйтергә кирәк. Әлбәттә, арада эш визиты ясаучылар да бар.

    -Килүчеләр арасында яшәргә калучылар да бармы?
    -Бүгенге көндә Азнакай районында яшәүгә йөз тоткан 126 чит ил кешесе бар. Вакытлыча яшәргә рөхсәт алучылар - 127 кеше. Шушы ун айда 10 чит ил кешесе Россия Федерациясе гражданлыгы алды.

    -Мигрантлар бездәге кануннарга буйсынамы, алар тарафыннан хокук бозу очраклары юкмы?
    -Җирлегебезгә чит илләр, республикалардан кешеләр килү районның оператив хәл торышына тулаем алганда, йогынты ясамый дип әйтергә кирәк. Быел алар тарафыннан 1 хокук бозу очрагы теркәлгән. Ә инде аларның үзләренә карата бернинди җинаять тә кылынмаган. Гомумән, безнең район бу яклап иминнәрнең берсе санала, халык бездә толерантлы, кешелекле. Әлбәттә, монда профилактик эшчәнлек тә үз ролен уйный. Бүлекчә хезмәткәрләре мигрантлар белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бара, законнарның барсы да бик тәфсилләп бәян ителә. Һәр авыл биләмәсе башлыгы, ТСЖ һәм тиешле оешма җитәкчеләренә бу нәүбәттән конкрет бурычлар йөкләнде. Алар үзләрендәге чит кешеләрнең һәркайсы турында белеп тора, мәгълүматлар тупланып бара. Ә инде безгә килү, монда яшәү, эшчәнлек алып бару кагыйдәләрен бозуларга килгәндә, андый очраклар бар. Миграция закончалыгын бозу фактларын ачыклау максатында эчке эшләр бүлеге, прокуратура, федераль куркынычсызлык хезмәте белән берлектә шушы ун ай эчендә 99 чара, 92 объектка (яшәү урынына, төзелешләргә, сәүдә нокталарына, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һ.б.) тикшерү үткәрелде. Миграция өлкәсендә закон бозу очраклары турында 147 административ беркетмә төзелде. Аларның 59ы Россия Федерациясе территориясенә керү яки анда булу (яшәү) таләп-кагыйдәләрен сакламау белән бәйле. 40 беркетмә законсыз эшчәнлек алып барган, 32се торак бирүдәге кагыйдәләрне бозган өчен төзелде. Чит ил кешеләре көченнән законсыз файдаланган өчен 16 эш бирүчегә карата чара күрелде.

    Азнакай шәһәр судына җибәрелгән 10 материал буенча 6 чит ил гражданына карата аларны Россия Федерациясеннән чыгарып җибәрү турында карар чыгарылды.


    Азнакайга илебезнең төрле почмакларыннан да ватандашларыбыз килеп тора. Ел башыннан 202 кеше килгән, 180е кире киткән.


    Әңгәмәдәш-Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: