Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бәйрәмнәрдә тигезлек бар

    Күп дистә еллар буена Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне дип билгеләп үтелгән көнне, СССР таралып, Россия Федерациясендә яши башлагач, Ватан сакчысы көне дип бәйрәм итәбез. Бу көн хәзер асылында Ир-егетләр көне кебек бәйрәм ителә. Тарихчылар әлеге көнне билгеләп үтү өчен этәргеч булган вакыйганың үзен - 1918 елның 23...

    Реклама

    Күп дистә еллар буена Совет Армиясе һәм Хәрби диңгез флоты көне дип билгеләп үтелгән көнне, СССР таралып, Россия Федерациясендә яши башлагач, Ватан сакчысы көне дип бәйрәм итәбез.
    Бу көн хәзер асылында Ир-егетләр көне кебек бәйрәм ителә. Тарихчылар әлеге көнне билгеләп үтү өчен этәргеч булган вакыйганың үзен - 1918 елның 23 февралендә Псков һәм Нарва шәһәрләре янында немец гаскәрләрен беренче тапкыр җиңүне шик астына алдылар. Вакыйгасы булгандырмы, юктырмы - ул хакта хәзер бәхәс кенә бара, ә менә бәйрәме бар. Бәйрәм калды һәм ул элеккечә үк 23 февральдә үткәрелә.
    Хәзер бездә бәйрәм көннәре бик ишәеп китте. Кайчан нәрсә бәйрәм иткәнне үзебез дә белеп бетермибез. Ә менә Ир-егетләр көне (хәзергә шулай дип атап торыйк әле) белән Халыкара хатын-кызлар көнен, ай-һай, белмәгән кеше табылыр микән.
    Тагын якындагы тарихка чак кына күз салыйк. Кайчандыр бит бу ике бәйрәмнең берсе дә ял түгел, эш көне иде. 8 мартны безгә Леонид Брежнев "бүләк итте", ягъни ил башында ул торган чакта бу көнне эшләми торган чын бәйрәм итү турында указ чыкты. Ә Ир-егетләр көне тагын 38 елдан соң гына, 2002 елда чын бәйрәмгә әйләнде, хәзерге рәсми исемен алды. Бу бәйрәмне безгә Русиянең икенче президенты Владимир Путин "бүләк итте" дип әйтергә була. Ниһаять, ир-атлар белән хатын-кызларны "тигезләделәр", һәр җенеснең үз бәйрәме булды.
    Аларның календарьда бер-берсеннән ерак тормавы да бик әйбәт бит әле. Ул яктан караганда, без, ир-атлар, күпмедер дәрәҗәдә отабыз да икән. Үзебезнең бәйрәм үткәнгә ике генә атна, бөтенесе хәтердә: кем безне ничек котлаган, кайсысы ныграк якын иткән һ.б.. Инде Хатын-кызлар көне килеп җитүгә шартын китереп җавап ясарга була: кемгә телефоннан шалтыратырга, кемне кереп котлап чыгарга, кемгә чәчәк бүләк итәргә, кемгә кунакка барырга... Хәер, соңгысы бераз арттырып җибәрү булды бугай, без, ир-егетләр, алай ук әрсез халык түгел, бик кыстасалар гына инде. Шунысы шәп: монда инде сөекле хатын-кызларыбыз "мине искә дә алмады" дип безгә үпкәли алмый. Моннан ике атна элек кенә үзем ни эшләдем соң, игътибар күрсәттемме, җылы сүз әйттемме, тәбрикләдемме, дип уйларга тиеш була гүзәл затларыбыз.
    Шулай булгач, акыллы гамәлләре, ягъни ир-атларны да, еллар үткәч булса да, хатын-кызлар кебек тулы хокуклы иткәннәре өчен ил башлыкларына рәхмәт диясе генә кала безгә.
    Автор җитди бәйрәм турында шаяру тонында яза, бу бер дә дөрес эш түгел, дип гаепләүчеләр булыр. Анысы да хак, Ватан сакчысы көнендә без илне саклап утка кергәннәр, яу кырында ятып калганнар турында искә алырга тиешбездер. Истә, һаман да истә анысы, җырдагы кебек.
    Әмма, үз гомерләрен корбан итеп, илебезнең азатлыгын саклап калган, илгә Җиңү китергән батырларны олылап искә алу өчен тагын бер бәйрәм - Җиңү көне бар бит әле. Җырда җырланганча, яшь аралаш бәйрәм ителә торган көн.
    Ә бу юлы шат күңел белән, моңсулыкка бирелмичә, уйнап-көлеп бәйрәм итсәк тә гөнаһ булмастыр. Ватан сакчысы көнен унберенче тапкыр гына эшкә бармыйча бәйрәм итәбез бит. Дөньялар тиз үзгәрүчән, алга килгән бәйрәмнең кадерен белеп калыйк. Үзебезнең бәйрәм: Ватан сакчысы көне, Ир-егетләр бәйрәме!

    Ирек Бәдретдинов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: