Азнакаево
  • Рус Тат
  • Бәяне халык бирде

    Азнакай муниципаль район башкарма комитеты идарәләре, бүлекләре баш белгечләренең халык белән очрашуыннан һәм мәдәният йортында тәрбияләнүче балаларның искиткеч осталык белән башкарылган җыр-биюләреннән соң, Актүбә муниципаль берәмлегенең еллык эшенә йомгак ясау җыелышы бистә үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне тәбрикләү тантанасы белән башланып китте. Бүләкләрне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән...

    Реклама

    Азнакай муниципаль район башкарма комитеты идарәләре, бүлекләре баш белгечләренең халык белән очрашуыннан һәм мәдәният йортында тәрбияләнүче балаларның искиткеч осталык белән башкарылган җыр-биюләреннән соң, Актүбә муниципаль берәмлегенең еллык эшенә йомгак ясау җыелышы бистә үсешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләрне тәбрикләү тантанасы белән башланып китте.
    Бүләкләрне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, Актүбә вәкаләтле органыныкын Актүбә муниципаль берәмлеге башлыгы Роза Галеева тапшырды.
    Көн тәртибенә дүрт мөһим мәсьәлә куелган иде. Беренчесе - җирле Совет һәм бистә башкарма комитетының 2012 елдагы эшчәнлеге буенча, Роза Галеева тәфсилле доклад ясады. Аннан күренгәнчә, II чакырылыш депутатлары тарафыннан 15 утырыш уздырылган һәм аларда бистә яшәешенә кагылышлы 44 мөһим мәсьәлә каралган.
    Сайлаучыларны биредә айның соңгы җомгасында депутатлар, һәр атнаның сишәмбесендә берәмлек башлыгы кабул итә. Бер ел эчендә гражданнардан телдән 150 һәм язмача 168 мөрәҗәгать кергән. Аларның күпчелегендә фатирларны, торак йортларны капиталь ремонтлау, ишек алларын, урамнарны төзекләндерү, күршеләренә шикаять, коммуналь түләү проблемалары күтәрелә.
    Соңгы елларда районда яшәү шартларының сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә проектлар, программалар тормышка ашырыла. Алар нигезендә 2011-2012 елларда Актүбәдә 10 күпфатирлы торак йортка 30 млн.нан артык сумлык капиталь ремонт уздырылган, 1нче урта мәктәптә 17 млн. сумлык эш башкарылган. Бистә оешканнан бирле яңарту күрмәгән 8 квартал эчендәге юл ремонтланган. Әмма бу проблема һаман да актуаль булып кала.
    Муниципаль берәмлек башлыгы үз чыгышында тузган торак фондыннан гражданнарны күчерү программасына аерым тукталды. 2011 ел башында Актүбәдә 42 тузган торак исәпләнгән. Төп һәм өстәмә программалар нигезендә шул ук елны 30ар фатирлы ике йорт төзелгән. Ә 2012 елда районга бу максаттан 23 млн. сум гына акча бүленгән. Ул 16 фатирлы йорт төзү, димәк, 2 тузган йортта яшәүчеләрне генә күчерү өчен җитә. Шуңа да карамастан, муниципаль район башлыгының төзүчеләр белән аңлашуы нәтиҗәсендә, 30 фатирлы йорт төзүгә ирешкәннәр.
    - Билгеле, әлеге программаны тормышка ашыру барышында су линияләре, канализация, җылылык челтәрләре, газ үткәрү, иске йортны сүтү үзе өстәмә проблемалар китереп чыгара. Әмма, болары инде куанычлы мәшәкатьләр генә. Тузган торакларда яшәүчеләр әлеге программаның дәвам итәчәгенә зур өмет баглый, - диде Роза Алмас кызы, район җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп.
    Бистә җитәкчелеге үз эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе дип халык белән очрашуны, якыннан аралашуны мәслихәт күрә. Шул очракта гына аның гозерен, проблемалы мәсьәләләрен ачыклап була, дип саный. Шул максаттан хезмәт коллективларында очрашулар, халык җыеннары уздырыла. Бу юнәлештә ишек алды бәйрәмнәрен оештыру да уңай нәтиҗәләр биргән. Халыкта бу үзе яшәгән йорт, ишек алды, бистәнең чисталыгы, төзеклеге өчен җаваплылык хисен арттыра.
    Актүбә биләмәсен, аның чишмә-суларын санитар-экология таләпләренә туры китерү буенча язгы чистарыну ике айлыгы, әледән-әле өмәләр уздырылып тора. Аларда мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары гына түгел, ветераннар да актив катнаша. Әмма шәхси секторда яшәүчеләрнең барысы үз ихаталары янын тулы тәртиптә тота дип әйтеп булмый әле. Полиция хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган рейдлар вакытында андыйлар ачыклана һәм кисәтелә, тагын да кабатланган очракта, административ беркетмәләр төзелә.
    Актүбәдә заманында үзләрен яхшы яктан күрсәткән, әмма вакыт узудан онытыла башлаган җәмәгатьчелек берләшмәләренең кабаттан торгызылуы да мактауга лаек күренеш. Узган ел азагында бистәдә хатын-кызлар советы төзелгән. Ирекле янгын дружинасы һәм ирекле халык дружинасы актив эшли. Алар янгын куркынычсызлыгын булдыруда һәм җәмәгать тәртибен саклауда хакимият органнарына зур ярдәм күрсәтә. Җәмәгатьчелек берләшмәләре үз эшчәнлекләрен тагын да нәтиҗәлерәк алып барсын өчен, бистә башкарма комитеты бинасында аерым бүлмә, эш тәртибе булдырылган.
    Саный китсәң, Актүбә вәкаләтле органы һәм бистә башкарма комитетының соңгы бер елда башкарган эшләрен тәфсилле бәян итү бик озынга сузылыр иде. Аларның барысы да Роза Галеева ясаган хисап докладында чагылыш тапты.
    Көн тәртибендә каралган башка мәсьәләләр буенча Актүбә идарә итү компаниясе директоры Александр Киселев, Азнакай эчке эшләр бүлегенең Актүбә полиция бүлекчәсе начальнигы Радик Шәрәфиев, Актүбә амбулаториясе баш табибы Руслан Шәрәпов хисап тотты. ФСБ бүлекчәсе җитәкчесе Илгиз Хәкимов террорчылык куркынычы һәм аны кисәтү юллары турында сөйләде.
    Еллык йомгак җыелышында "Бердәм Россия" партиясе рәисе Дмитрий Медведевның ТРдагы региональ җәмәгатьчелек кабул итүе җитәкчесе, партиянең региональ сәяси советы секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисенең социаль сәясәт буенча урынбасары Василий Логинов, Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов катнашты һәм чыгыш ясады.
    Актүбә муниципаль берәмлеге Советының еллык эшчәнлеге бертавыштан канәгатьләнерлек дип табылды.
    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: