Азнакаево
  • Рус Тат
  • Беренче китабы «Маяк»та эшләгәндә чыкты

    25 декабрьдә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Мөсәгыйт Хәбибуллинга 85 яшь тулды. Танылган язучының 1966-1968 елларда "Маяк" газетасы редакциясендә эшләвен хәтерләүчеләр Азнакайда аз калгандыр инде. Якташларыбыз Мөсәгыйт абыйны күреп түгел, нигездә ишле тарихи романнары аркылы беләдер. ...1968 ел башы. Яңа гына армиядән...

    Реклама

    25 декабрьдә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Мөсәгыйт Хәбибуллинга 85 яшь тулды. Танылган язучының 1966-1968 елларда "Маяк" газетасы редакциясендә эшләвен хәтерләүчеләр Азнакайда аз калгандыр инде. Якташларыбыз Мөсәгыйт абыйны күреп түгел, нигездә ишле тарихи романнары аркылы беләдер.
    ...1968 ел башы. Яңа гына армиядән кайткан егет, мин эш белешергә дип редакциягә бардым. Язу эшенә тартылам, армиядә язган берничә шигырем "Маяк"та да чыккан иде. Дөрес, башта елга якын типографиядә эшләргә туры килде. Редакциядә урын да юк, көчле команда эшли, аннары сәләт дәрәҗәсен белмәгән килеш алырга да уйламаганнардыр.
    Ул вакыттагы редакция коллективын сагынып искә алырга гына калды инде. Журналистика әле хатын-кызлар кулына калмаган, бүлек мөдирләре, әдәби хезмәткәрләр барысы да ир-егетләр. Мөхәрриребез җыйнак кына гәүдәле, партиячә таләпчән Ибраһим Дәүләтшин. Аның урынбасары, партия-совет темасын тартып баручы Ибраһим Вәлиев. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә колач җәеп йөзүче Әхәт Мөхәммәтшин. Алыптай гәүдәле әдип, нефтьчеләр, төзүчеләр, транспортчылар турында озын-озын очерклар язучы Мәхмүт Хәсәнов. Орчык кадәр генә гәүдәле фотограф Рифкат Садриев аның янында бигрәк тә бәләкәй күренә. Җаваплы секретаребыз, чәче вакытсыз агарган Мөгамбәр Шәрифуллинның эшеннән бушап торганын да күрмисең, урындыгына ябышкан кебек. Бүген аларның һәммәсен дә сагынып искә алырга гына калды инде. Газетаның русча вариантын чыгару өчен җаваплы мөхәррир урынбасары, журналистлардан бердәнбер хатын-кыз, изге күңелле Антонина Таланова да бу дөньядан бакыйлыкка күчте. Хатлар бүлеге мөдире Хәрәви Басыйров бар иде тагын, аның язмышы миңа мәгълүм түгел. Бераз гаеп-кыегы булып, бүлек мөдирлегеннән әдәби хезмәткәр дәрәҗәсенә төшерелгәч, ул бөтенләй китеп барды. Редакциябез авыл хәбәрчесе итеп үзен таныткан Әсгат Сәгытдинов белән тулыланды.
    Мөсәгыйт абыйны күргән чакларда шул күңелле вакытлар искә төшә, күңелләр нечкәреп ала. Ул үзе әдәби хезмәткәр статусында, сәнәгать, транспорт, төзелеш темаларына яза иде. Тумышы белән районыбыз кешесе түгел, Оренбург өлкәсенең Абдуллин районыннан. Җидееллык мәктәпне Баулы районының Яңа Шалты авылында тәмамлаган. Сугыш елларында уку белән бергә колхоз эшенә дә җигелгән. "Әдипләребез" белешмәлегеннән Мөсәгыйт абыйның биографиясе белән танышканда "дөньяны күреп тә куйган икән бу язучы" дигән уй килә. Тормышның төрледән төрле сукмакларын үткән, язган чакта тормыш материалын бармагыннан суырып утырышлы түгел.
    1944 елда авыл егетен мәҗбүриләп Магнитогорск шәһәренә ФЗОга (фабрика-завод эшенә өйрәнү мәктәбе) җибәрәләр. Ике ел эшләп-укып чыкканан соң егет металлургия комбинатында токарь булып эшли, шунда ук металлургия техникумын да тәмамлый. Аннары туган якларга кайтып Октябрьский шәһәрендәге бораулау оешмасында мастер булып эшли, 1953 елда туган авылына кайта, инженер-механик хезмәтен башкара. Тагын биш елдан Баулыга күчеп килә, транспорт оешмасында шофер, автомеханик була. Баулыда район газетасында үзен беренче тапкыр әдәби хезмәткәр итеп сынап карый.
    "Маяк"та эшләп алганнан соң Мөсәгыйт абый Таҗикстанга китте (хатынына климат алыштырып торырга кирәк булды дип хәтердә калган), анда урта мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укыткан. 1971 елдан бирле ул Казанда яши, иҗат итә. Озак еллар Татарстан язучылар берлеге идарәсендә эшләде, оештыру эшләре буенча секретарь вазифаларын башкарды.
    Инде Азнакайга, "Маяк"ка әйләнеп кайтсак та буладыр. Әле Язучылар берлегенә алынмаган, башлап язучы исемен йөрткән Мөсәгыйт абый, билгеле инде, ул чакта танылган язучы, яшьтәше (4 көнгә генә алдарак туган) Мәхмүт Хәсәнов белән бергә күренә, аңардан язучылык сабаклары да алгандыр. Ул елларда әле яше утызга да җитмәгән Равил Фәйзуллин җитәкчелегендә Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге гөрләп эшли, даими рәвештә утырышлар үткәрелеп тора иде. Абзыйларга ияреп без, яшьләр - Марсель Галиев, Нур Әхмәдиев тә бара идек анда. Гамил Афзал, Рафаэль Төхфәтуллин, Саҗидә Сөләйманова, Әдип Маликов, Юныс Әминов, Клара Булатова һәм башка каләм осталары белән очраша, язганнарыбызга аларның бәясен ишетә, киңәшләр ала идек.
    Мөсәгыйт абый кешеләр белән бик җайлы аралаша, ара калдырып сөйләшми, шуңа күрәдер, газета материалларын да җиңел яза иде. Әмма, минем уемча, ул да Мәхмүт абый кебек газета эшен төп шөгыле итеп санамый, әдәби иҗатны беренче урынга куя иде. Мәхмүт абый үзара сөйләшкәндә яшереп тә тормый, "мин редакциягә ял итәргә генә киләм" ди торган иде. Эшкә килгәнче ул инде, таңнан торып, чираттагы романы өстендә 2-3 сәгать утырган булыр.
    Ә Мөсәгыйт абыйның таныласылары алда әле. Үзебезнең газетада дәвамлы-озын хикәяләре басылса да, аерым китабын күргән юк. 1969 елның җәендә 42 яшендә аның "Җиде юл чатында" дигән беренче җыентыгы басылып чыкты. Унсигезенче язын каршылаучы кызның мөстәкыйль тормыш юлына аяк басу кыенлыкларын шул чактагы катлаулы күңел кичерешләре аша сурәтләгән повесть укучылар тарафыннан җылы каршы алынды, райондаш язучының беренче китабы буенча китапханәләрдә укучылар конференцияләре дә булды. Авторның яшен аерып күрсәтүем шуның өчен: гомер уртасын кичкәннән соң гына да никадәр китаплар язган ул! 1970 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителде.
    Казанда яшәгән елларымда "маякташ"ның автограф язып бүләк иткән китаплары байтак булды. Шулай да "Ирек, каләмдәш дуслар булуга зур өмет баглап, автор - Мөсәгыйт Хәбибуллин" дип язып кулыма тоттырган беренче китабы кадерлерәк. Автор аны зур куаныч белән редакция-типографиядә эшләүчеләрнең һәммәсенә өләшеп чыкты. Техника белән яхшы таныш кеше буларак, Мөсәгыйт абый типорафиядә дә үз кеше, машиналары ватылган чакта теләп ярдәм итә иде.
    Үз районыбызда туып үскән булачак халык язучысы Марсель Галиев әле армиядән яңарак кына кайткан, төзү оешмасында бизәүче рәссам булып эшли иде. Аңа әдәбият-иҗат дәресләрен беренче бирүче Мөсәгыйт абыйсы булды дисәм ялгышмамдыр. Марсель редакциягә килеп йөри, беренче хикәяләрен, шигырьләрен китерә иде. Хәбәрләр язып вакланмады, "Маяк" өчен ул яклап файдалы кеше түгел иде. Әле шигырьләрен чыгарганда да, "минем шигырьне тирес арасына тыкмагыз" дип таләп куя . Ягъни, аның шигырьләре сыер саву, тирес чыгару, иген үстерү һ.б. шундый темаларга язылган хәбәрләр белән янәшә торырга тиеш түгел. Язган хикәяләрен (шигырьләренең язмышын Мөгамбәр абый хәл итә иде) Мөсәгыйт абый белән җебен-җепкә тикшереп чыгалар, остазының фикерләренә колак салып, Марсель хикәяләрен яңартып алып килә, кайберләре газетада урын ала. Хәзер менә уйлап куям, М.Галиевнең зур язучылыкка юлы әнә шул дәресләрдән башлангандыр.
    Ул елларда Мөсәгыйт абый читтән торып Казан университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укыды. Актүбәдә рәсем укытучысы булып эшләгән, соңрак күп еллар районыбызга җитәкчелек иткән Әнәс Исхаков белән группадашлар иде. (Шунда ук өч курс соңрак белем эстәгән мин фәкыйрегезгә, "ник мин дә алар белән түгел икән" дип, кызыгып йөрергә генә кала иде.) Сессияләргә Таҗикстаннан кайтып йөри, очрашканда "Маяк" хәлләрен сораша.
    Баштагы елларда язган әсәрләре ("Тау белән тау очрашмаса да", "Сулар үргә акса да", "Хәтер ярлары", "Унсигезенче яз", "Икмәк кадере" повестьлары, "Чоңгыллар" романы) замандашлар турында булса, алга таба М.Хәбибуллин тарихка кереп чумды.
    Язучының беренче тарихи романы "Кубрат хан" (1985) өчен авторга, байтак еллар үткәч, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. "Илчегә үлем юк", "Шайтан каласы", "Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный", "Хан оныгы Хансөяр", "Батый хан һәм Ләйлә" - Мөсәгыйт абый каләменнән төшкән тарихи романнар саны дистәдән ким түгелдер инде. Ә ул һаман да дәртләнеп иҗат итә, каләме кулдан төшми. Яңа иҗат уңышлары белән сөендерсен өчен тазалык телик аңа.
    Ирек Бәдретдинов

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: