Монолит микрорайонында узган урам бәйрәме гади күңел ачу чарасы булып калмады – ул күрешү, хәл-әхвәл белешү һәм бергәләп аралашу өчен матур сәбәпкә әйләнде.
Хәер, биредә яшәүчеләргә моның өчен аерым сәбәп тә кирәкми кебек: күршеләрне эш тә, уртак мәшәкатьләр дә, шатлыклар да берләштерә.
4 нче территориаль үзидарә рәисе Нурия Хаҗипованың бер "сызгыруы" да җитә: агач утырту өмәсеме, тирә-якны җыештырумы – монолитлылар тиз арада җыелып, эшне җиренә җиткереп куялар. Микрорайон халкы гуманитар ярдәм туплауда да актив катнаша: кирәк-яракны барлап, кулларыннан килгәнчә акчалата ярдәм күрсәтеп торалар.
Бәйрәм барышында Нурия Хаҗипова моңа аерым тукталып, аларга рәхмәтен җиткерде.
Район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин да үз чыгышында микрорайонда һәм районда башкарылган эшләргә тукталды. Ул җәмәгать тормышында, төрле башлангычларда актив катнашучы монолитлыларга рәхмәтен белдерде.
Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләренең берсе – бүләкләүләр булды. Микрорайонның иң өлкән кешеләре белән беррәттән иң кечкенә сабыйлар да хөрмәтләнде.
Бәйрәм кунаклары җирле үзешчәннәргә кушылып җырлады, биеде. Балалар исә аерым мәйданчыкта күңел ачты.
Нет комментариев